Калкансыман биз — әһәмиятле эндокрин орган, кеше организмында матдәләр алмашы өчен җавап бирә, йөрәк, баш мие, мускуллар, терәк-хә- рәкәт аппараты һәм репродуктив (үрчү) системасының эшчәнлеген алып барырга булышлык итә.

Калкансыман биз
Җитештерә Тиреоидные гормоны[d] һәм desiccated thyroid extract[d]
Анатомик урнашуы муен[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие щитовидной железы[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/thyroid_gland_2[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C12400
 Калкансыман биз Викиҗыентыкта

Калкансыман биз — муенның алгы ягында, трахеялар янында урнашкан.

Әйтүләргә караганда, ул калканга бөтенләй охшамаган һәм күбәләкне хәтерләтә. Аның тышкы яктан саклау функцияләре дә юк. Мондый исем аңа калкансыман бугаз кимерчәге янына урнашканы өчен генә бирелгән.

Ул чиктән тыш зур, җаваплы вазыйфа башкара. Чөнки бу биз 3 төрле — тироксин, трийодтиронин һәм кальцитонин дигән гормоннарны эшләп чыгара. Алар безнең канга кереп, бөтен организмга күпкырлы тәэсир ясый. Кайвакыт ул начар эшли башлый—гормоннарны бик күп яки аз чыгара.

Күп чыгарганда (гипертиреоз, тиреотоксикоз), гормоннар аз эшләнеп чыкса (гипотиреоз) халәте булуы күзәтелә. Бизнең функциональ активлыгы — төрле авыруларның сәбәбе.

Беренче ике гормон организмның төрле тукымаларының һәм бүлекләренең җитлегүенә җавап бирә: алар белән теге яки бу органнарның функциональ активлыгы, аларның үсүе һәм матдәләр алмашы бәйләнгән. Өченче гормон безне кирәкле дәрәҗәдә кальций белән тәэмин итә. Без аңа никадәр җаваплы бурыч куелганын аңлап та бетерә алмыйбыз.

Билгеле булганча, бик күп физиологик процесслар, мәсәлән, нерв импульсларының баш миеннән органнарга күчүе, мускулларның кыскаруы, 1 күкәй күзәнәкләрнең ата җенес күзәнәкләре белән кушылуы, сөякләрнең ясалуы организмда кальций алмашы дөрес барганда гына булырга мөмкин.

Кальций сөяктә озак вакыт үзгәрешсез кала алмый, ул канга күчә, ә аннан тагын үз урынына кайта.

Бу алмаш даими рәвештә бара, шунлыктан «ял калкансыман бизнең төшенә генә керә» дип әйтергә була. Тик мондый нормаль эшчәнлек ул киреләнмәсә генә шулай бара ала. Әгәр дә ниндидер начар шартлар аңа ошамаса, ул «бунт» күтәрергә мөмкин. Кызганычка каршы, бизнең үч алу объекты булып еш кына хатын-кызлар тора. •, Калкансыман бизнең кеше организмы өчен, бик кирәкле биз икәнлеген, борынгы грек һәм кытай табиблары да белгәннәр.

Калкансыман биз үзенең функциясен киметсә, гормоннарны аз эшләп чыгара һәм алар организмга җитми башлый. Бу очракта кешеләрдә мик- седема дип аталган авыру барлыкка килә. Монда ниндидер травма яисә организмның йогышлы авыруларга һәм чит матдәләргә каршы торучанлыгы кимүе сәбәп булырга мөмкин. Нәтиҗәдә бизнең үз тукымалары җимерелә.

Сезне берничә җыелма симптомнар булуы сагайтырга тиеш, болар — сизелерлек тиз ару һәм гомуми хәлсезлек, тән температурасының һәм кан басымының түбән булуы, җылы вакытта туңу тойгысы, пульсның сирәк булуы, тән авырлыгы артуы, хәтер начарлану, даими рәвештә йокы килеп тору, җенси функцияләрнең кимүе һәм күрем циклларының бозылуы, еш кына сәбәпсез эч катулар, аякларның шешенүе, бармаклар белән басканда тәндә эз калмавы, бит кабарынкылыгы (бигрәк тә күз тирәләрендә), тиренең корылыгы һәм чәчләр коелу, тырнакларның чиктән тыш тиз сынучанлыгы.

Калкансыман биз эшчәнлегенә бик күп төрле инфекцияләр тәэсир итә һәм алар организмны эчтән җимерәләр. Кайвакыт мондый хәл гипофиз дип аталган бизнең эше бозылу аркасында да була.

Организмга тормыш өчен кирәкле гормоннар керми калса, матдәләр алмашы акрынаюы аркасында, бөтен организм газап чигә башлый.

Калкансыман биз авыруларын дәвалар өчен халык медицинасында бик күп чаралар кулланалар. Шуларның берничәсен күрсәтеп китәбез. * Организмга витаминнар күп керсен өчен, кычыткан ашы, карлыган, гөлҗимеш төнәтмәсе, яшелчә һәм җимеш салатлары, карлыган, чия, җир җиләге яфракларыннан пешерелгән чәйләр бик файдалы. * Йөрәк кызу типкәндә, сәбәпсез ярсып киткән очракларда 1 аш кашыгы дүләнәне 1 стакан кайнаган суга салып, 1 сәгать буе төнәтергә һәм сөзеп, иртән һәм йокы алдыннан кич 200 мл эчәргә. * Әстерхан чикләвегенең 1 стакан вакланган төшара бүлемнәрен 300 мл \ спиртка салып, 7 тәүлек буе караңгы урында тотарга кирәк. Сөзгәннән соң, төнәтмәне көнгә бер тапкыр 40 ар тамчы эчәргә.

Калкансыман биз өчен иң файдалы ризыклар: диңгез кәбестәсе, диңгез ; балыклары, кальмар, креветкалар. Яшелчәләрдән — кузаклы фасоль, шалкан, суган. Җиләк-җимешләрдән — киви, хөрмә, анар, виноградның кара сортлары, карлыгын, кара миләш.

Искәрмәләр үзгәртү