Гипофиз төрек ияре дип аталган — чөйсыман сөякнең алгы өслегендә тирән иярсыман уемтыгында урнаша (рәс. 21.23). Ияр түбәсе каты тышча җыерчыгыннан ясала, ул чөйсыман үсентенең алгы үсентесеннән арткысына кадәр сузыла (ияр диафрагмасы). Күрү нервлары һәм хиазма диафрагма өстендә урнаша; гипофиз шеше белән авыруда күрү кыры кимчелеге супраселляр таралыш турында аңлата. Диаметры 10 мм кимрәк шешләр (микроаденомалар) еш ияр чигеннән чыкмый, ә 10 мм күбрәк (макроаденомалар) — аның чигеннән чыга. Артка таба хиазма күрү трактлары булып дәвам итә һәм өченче карынчыкның алгы диварын ясый.

Гипофиз
Сурәт
Әүвәлгесе эктодерма[d] һәм Rathke's pouch[d]
Артериаль чыганак Верхняя гипофизарная артерия[d] һәм Нижняя гипофизарная артерия[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие гипофиза[d]
Моңа бәйле сурәт
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/pituitary_gland_2[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C12399
 Гипофиз Викиҗыентыкта

Гипофиз гормоннары үзгәртү

Гипофизның алгы өлеше өлешчәләре алты төрдәге күзәнәкләрдән тора. Аларның бишесе гормоннар бүлеп чыгара, ә алтынчы төре (фолликуляр күзәнәкләр) бүлеп чыгару мөмкинлегенә ия түгел. Гипофизның алгы өлешендә бүленеп чыгарылган гормоннарга фолликул этәргеч гормоны (ФЭГ), лютеинлаучы гормон (ЛГ), адренокортикотроп гормон (АКТГ), тиреотропин (ТТР) һәм ß-липотропин (элгәр АКТГ молекуласының С-терминаль өлеше).

Гипофиз аденомалары базофиль, ацидофиль һәм хромофоблыга аерыла, әмма катнаш күзәнәкле типтагы шешләр еш очрый һәм алты төрдәге һәр күзәнәкләр аденома ясап пролиферацияли ала. Гипофизның алгы өлеше төрле ингибиторлар һәм релизинг-факторлар идарәсендә тора, алар гипоталамуста эшләнеп чыга һәм гипоталамо-гипофизар порталь система аша гипофизның алгы өлешенә күчә. Гипофизның арткы өлеше антидиуретик гормон (АДГ) һәм окситоцин эшләп чыгара.

Гиперпитуитаризм сәбәпләре үзгәртү

Рәс. 21.26 гиперпитуитаризмның барлык сәбәпләре бирелгән.

1. Базофиль шешләр АКТГ эшләп чыгара һәм Кушинг чире сәбәбе була (24 бүлекне кара).

2. Ацидофиль шешләр үсү гормонын эшләп чыгара, бу балаларда гигантизм һәм өлкәннәрдә акромегалия сәбәбе була ала (24 бүлекне кара).

3. Хромофоб аденомалар пролактин эшләп чыгара ала, шуңа аларны пролактиномалар дип атыйлар. Хатын-кызларда пролактинның югары дәрәҗәсе кысырлык-аменорея-галакторея синдромына китерә (рәс. 21.27а), ә ир-атларда гипогонадизм, импотенция, кысырлык, кимегән либидо һәм кайвакыт гинекомастия (рәс. 21.27б) һәм хәтта галактореяга китерә. Кайбер хромофоб аденомалар гормон эшләп чыгармый.

Гипопитуитаризм сәбәпләре үзгәртү

1. Гипофизның алгы бүлегенең бүлеп чыгаручы күзәнәкләрнең шеш белән туры кысылуы. Гипофизда икенчел утырмалар еш очрый, әмма алар гормоннар бүлеп чыгаруына гадәттә йогынты ясамый.

2. Гипофизның тамырлы какшаулары (мәсәлән, тудырудан соң гипофиз апоплексиясе — Шиһан синдромы).

3. Ятроген сәбәпләр (гипофизда операцияләр һәм радиотерапия).

4. Гипоталамуста глиомалар яки порталь системада транспорт бозылу өчен ингибитор һәм релизинг-факторлар синтезы бозылу.

NB Клиник күренешләре гормоннар кимчелеге дәрәҗәсенә һәм чирнең башында авыруның үсеш чорына бәйле. Гадәттә башта гонадотропин бүленеп чыгуы бозыла, аннары үсү гормоны, соңрак башка гормоннар кимчелеге барлыкка килә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.