Гафури районы
һәм
Гафури районы | |
Байрак[d] | |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Красноусольский район |
Атама | Ғафури районы |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Красноусол |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Халык саны | 33 869 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Архангель районы, Белорет районы, Ишембай районы, Стәрлетамак райуны, Авыргазы районы һәм Кырмыскалы районы |
Мәйдан | 3038,02 км² |
Рәсми веб-сайт | gafury.ru |
![]() | |
![]() |
Гафури районы — Башкортстанның үзәк өлешендә, Урал тавының көнбатыш тау битләрендә урнашкан район. Район үзәге Красноусольский Уфадан 130 км ерак, Стәрлетамактан 60 км ераклыкта урнашкан. 2010 ел халык санын теркәү буенча 33780 кешенең яшәве мәгълүм.
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
1930 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Башкорт Автономияле Республиканың кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә. Район башта Красноусольский дип атала. 1940 елда Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури исеме кушыла.
Географик сыйфатлама үзгәртү
Район шактый таулы урында урнашкан. Урманнар һәм таулар җәмгысе 65% җирне алып тора. Авыл хуҗалыгы максатында якынча 28% җир яраклы. Климат чак кына корырак. Җилем, Җикән, Күгеш, Мәндем елгалары — Агыйделнең уң кушылдыклары ага.
Таулар эчендә нефть, пыяла доломит, кварц комы, известняк, сапропель, ак балчык бар.
Икътисад үзгәртү
Районда барлыгы 70 игенче-фермер хуҗалыгы бар. Алар арасында шактый зурлар, эре хуҗалыклар белән ярышырлыклар да бар.
Эшкәртү сәнәгатендә Табын совхоз-заводы, Красноусольский сөт заводы, махсуслашалар. Аккүл элеваторында макарон, берничә төр ярма чыгарыла.
Красноусольск пыяла заводы төп сәнәгать предприятиесе булып санала. Ул үз тарихында күп тапкыр юнәлешен үзгәрткән: 1752 елдан биредә бакыр коелган, 150 елдан соң тәрәзә пыяласын чагарган. 1997 елдан башлап шешәләр ясауга күчкән. Красноусол пыяла комбинаты. Чимал районның үзеннән табыла. Кварц комы чыгарылучы «Каравыл-тау» һәм «Ташлы» доломит карьерлары.
Кече эшмәкәрлек шактый үсештә. Ул районда җитештерелгәннен 11%ын бирә.
Урман эшләре белән «Гафури авылхуҗ» шөгыльләнә. Умартачылык үсеш алган. 2004 елдан районда Гафури эксперименталь станциясе эшли.
Демография үзгәртү
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2010[1] | 1 гый 2018[9] | 1 гый 2019[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
64 562 | ↘55 634 | ↘54 322 | ↘43 526 | ↘35 695 | ↗36 761 | ↘33 869 | ↘31 026 | ↘30 653 |
Милли состав үзгәртү
Милли состав
Ел | башкортлар | руслар | татарлар |
---|---|---|---|
1970 | 20 322 / 37,0 % | 13 042 / 23,8 % | |
1989 | 14 816 / 41,8 % | / | 8 448 / 23,7 % |
2002 | 18 325 / 49,85 % | 8 293 / 22,56 % | 6 474 / 17,61 % |
2010 | 15 474 /46,0% | 7 650 /22,8% | 7 281 / 21,7% |
Чуашлар 2 621 (7,8%).
Татар авыллары — Ялгызкаен, Үтәк, Бажык, Җилем-Каран, Игенъелга һ.б., катнаш авыллар: Тугай. Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше таралган. Кормантау авылында — мишәр диалектында сөләшәләр.
Атаклы кешеләр үзгәртү
- Мәҗит Гафури, татар әдәбияты классигы.
- Әхмәтзәки Вәлиди, башкорт милли хәрәкәте юлбашчысы.
- Җәлил Киекбаев, башкорт телчесе.
- Рәшит Сабитов, башкорт язучысы.
- Зәки Мәхмүтов, җырчы.
- Илфат Рәҗәпов, боксчы.
- Гайфулла Вәлиев, язучы.
- Әмир Әминов, язучы, «Агыйдел», «Шоңҡар» журналларының баш мөхәррире.
- Әнүр Вахитов (1932, Тугай — 1984, Уфа), язучы, әдәбият галиме, Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (2002).
- Мөнир Кунафин, «Шоңҡар» журналының баш мөхәррире.
- Рәшит Зәйнетдинов, рәссам, С. Юлаев бүләге иясе.
Советлар берлеге каһарманнары үзгәртү
- Зәйнетдин Әхмәтҗанов
- Закир Әсфәндияров
- Фәрват Якупов (1958-2008), Россия каһарманы
Мәгариф үзгәртү
Районда 58 мәктәп, ш.и. 28 урта, 23 башлангыч. Бер һөнәри уку йорты – 130нчы ПТУ һәм 27 балалар бакчасы. 2010-11 уку елында мәктәпләргә 4758 бала йөргән.
Социаль өлкә үзгәртү
Районда үзәк район хастаханәсе, 3 авыл участок хастаханәсе, 4 авыл амбулаториясе, 46 ФАП эшли.
Районда 19 мәчет бар.
Матбугат үзгәртү
Районда башкорт телендә «Табын» гәзите белән рус телендә «Звезда» чыгарыла.
Шулай ук кара үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.