Красноусол

(Красноусольский битеннән юнәлтелде)

Красноусол, Усолка – авыл, Гафури районының (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып) һәм Красноусол авыл советының үзәге.

Красноусол
баш. Красноусол
Илтамга
Нигезләнү датасы 1752
Сурәт
Рәсми исем Красноусол
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Гафури районы һәм Красноусольский сельсовет[d]
Административ-территориаль берәмлек Красноусольский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 11 991 (2010)
Почта индексы 453050
Җирле телефон коды 34740
Карта
 Красноусол Викиҗыентыкта

Уфадан көньяк-көнчыгыш таба 130 км һәм Аккүл тимер юл станциясеннән 26 км еракта Тозъелга буенда, Талбазы—Красноусол, Архангель—Красноусол, Стәрлетамак—Красноусол, Ишембай-Красноусол автомобиль юллары өстендә урнашкан.

Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,8; 1920 — 5,5; 1939 — 9,7; 1959 — 9,7; 1989 — 10,3; 2002 — 11,8; 2010 — 12,9. Руслар, башкортлар, татарлар яши (2002).

Социаль һәм мәдәни өлкәләр үзгәртү

ПУ, башкорт интернат-гимназиясе, 3 урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, балалар китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), тарих-туган якны өйрәнү музее, мәчет, чиркәү бар.

Тарихи белешмә үзгәртү

Авылга 18 гасыр уртасында Богоявленск заводы буларак нигез салына. 1770 елда авылда И.И.Лепёхин була. 1772 елда 788 ир-ат исәпкә алынган, 1865 елда 371 йортта — 2773 кеше. Игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1810 елда төзелгән), училище, 3 су тегермәне, 2 сәүдә кибете булган. 1896 елда Богоявленский (Усолка) исеме белән исәпкә алынган. 1906 елда чиркәү, ир һәм кыз балалар зимства мәктәпләре, уку бүлмәсе, Пашковның пыяла заводы, завод хастаханәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, аракы, 3 сыра һәм 13 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән; авылда волость идарасе урнашкан. 1920 елда Красноусол заводы (Усолка) исеме белән исәпкә алынган, 1928 елда хәзерге исемен һәм шәһәр төрендәге бистә статусын йөртә, 2005 елда хәзерге статусын ала. Авылдан төньяк-көнчыгышка таба 5 км еракта Красноусол минераль су чыганаклары бар.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү