Рәшит Зәйнетдинов

Рәшит Зәйнетдинов, Рәшит Сәйфетдин улы Зәйнетдинов (1938 елның 18 июне, БАССР, Кроасноусол районы, Яңа Кыварды2015 елның 18 декабре, Уфа) — рәссам, БР халык рәссамы (2008), БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), С. Юлаев премиясе лауреаты (1995). РСФСР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980 елдан).

Рәшит Зәйнетдинов
Туган телдә исем Рәшит Сәйфетдин улы Зәйнетдинов
Туган 18 июнь 1938(1938-06-18)
БАССР Красноусол районы Яңа Кыварды авылы
Үлгән 18 декабрь 2015(2015-12-18) (77 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Мостай Кәрим урамы[d], Уфа[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре рәссам, педагог
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1995)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1938 елның 18 июнендә БАССР Красноусол районы (хәзерге Гафури районы) Яңа Кыварды авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1978, Р. Нурмөхәммәтов сыйныфы).

Иҗаты үзгәртү

Күргәзмәләре үзгәртү

1972 елдан башлап республика, зона, регион, бөтенсоюз күргәзмәләрендә һәм декадаларда катнаша.

Төп хезмәтләре үзгәртү

«Терлекче Ярулла» (1988), «Савымчы Мөнирә» (1988), «Шагыйрь Гали Чокрый» (1992), «Ә-З. Вәлиди, Г. Таган, А. Инан» (1996), «Язучы Әнүр Вахитов» (1997), «Трасса салучылар. 720нче чакрым» (1978), «Әти истәлегенә» триптихы (1985), БДУ филология факультетының интерьеры өчен «Җир җаны» триптихы (1994), Гафури театры интерьеры өчен «Йолдызлык» төркем портреты (2002) һ.б.

Әсәрләре Уфада Нестеров музеенда, Җәлил Киекбаев, Шәһит Ходайбирдин, Әнүр Вахитов музейларында саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1993 БР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1996 С. Юлаев премиясе1994-1995 елларда иҗат ителгән «Кымыз», «Җир җаны», «Әманәт» картиналары өчен (Георгий Калитов белән берлектә бирелә)
  • 2008 БР халык рәссамы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү