Гафури районы

(Красноусол районы битеннән юнәлтелде)

Гафури районыБашкортстанның үзәк өлешендә, Урал тавының көнбатыш тау битләрендә урнашкан район. Район үзәге Красноусольский Уфадан 130 км ерак, Стәрлетамактан 60 км ераклыкта урнашкан. 2010 ел халык санын теркәү буенча 33780 кешенең яшәве мәгълүм.

Гафури райуны
Flag of Gafuriysky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Gafuri rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Красноусол
Халык исәбе 33 869 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 3,038.02 квадрат километр
Координатлар 53.8947°N 56.4686°E, 54°N 56.75°E Edit this on Wikidata


Тарихи мәгълүматҮзгәртү

1930 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Башкорт Автономияле Республиканың кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә. Район башта Красноусольский дип атала. 1940 елда Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури исеме кушыла.

Географик сыйфатламаҮзгәртү

Район шактый таулы урында урнашкан. Урманнар һәм таулар җәмгысе 65% җирне алып тора. Авыл хуҗалыгы максатында якынча 28% җир яраклы. Климат чак кына корырак. Җилем, Җикән, Күгеш, Мәндем елгалары — Агыйделнең уң кушылдыклары ага.

Таулар эчендә нефть, пыяла доломит, кварц комы, известняк, сапропель, ак балчык бар.

ИкътисадҮзгәртү

Районда барлыгы 70 игенче-фермер хуҗалыгы бар. Алар арасында шактый зурлар, эре хуҗалыклар белән ярышырлыклар да бар.

Эшкәртү сәнәгатендә Табын совхоз-заводы, Красноусольский сөт заводы, махсуслашалар. Аккүл элеваторында макарон, берничә төр ярма чыгарыла.

Красноусольск пыяла заводы төп сәнәгать предприятиесе булып санала. Ул үз тарихында күп тапкыр юнәлешен үзгәрткән: 1752 елдан биредә бакыр коелган, 150 елдан соң тәрәзә пыяласын чагарган. 1997 елдан башлап шешәләр ясауга күчкән. Красноусол пыяла комбинаты. Чимал районның үзеннән табыла. Кварц комы чыгарылучы «Каравыл-тау» һәм «Ташлы» доломит карьерлары.

Кече эшмәкәрлек шактый үсештә. Ул районда җитештерелгәннен 11%ын бирә.

Урман эшләре белән «Гафури авылхуҗ» шөгыльләнә. Умартачылык үсеш алган. 2004 елдан районда Гафури эксперименталь станциясе эшли.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2010[8]1 гый 2018[9]1 гый 2019[10]
64 56255 63454 32243 52635 69536 76133 86931 02630 653

Милли составҮзгәртү

Милли состав

Ел башкортлар урыслар татарлар
1970 20 322 / 37,0 % 13 042 / 23,8 %
1989 14 816 / 41,8 % / 8 448 / 23,7 %
2002 18 325 / 49,85 % 8 293 / 22,56 % 6 474 / 17,61 %
2010 15 474 /46,0% 7 650 /22,8% 7 281 / 21,7%

Чуашлар 2 621 (7,8%).

Татар авыллары — Ялгызкаен, Үтәк, Бажык, Җилем-Каран, Игенъелга һ.б., катнаш авыллар: Тугай. Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше таралган. Кормантау авылында — мишәр диалектында сөләшәләр.

Атаклы кешеләрҮзгәртү

Советлар берлеге каһарманнарыҮзгәртү

МәгарифҮзгәртү

Районда 58 мәктәп, ш.и. 28 урта, 23 башлангыч. Бер һөнәри уку йорты – 130нчы ПТУ һәм 27 балалар бакчасы. 2010-11 уку елында мәктәпләргә 4758 бала йөргән.

Социаль өлкәҮзгәртү

Районда үзәк район хастаханәсе, 3 авыл участок хастаханәсе, 4 авыл амбулаториясе, 46 ФАП эшли.

Районда 19 мәчет бар.

МатбугатҮзгәртү

Районда башкорт телендә «Табын» гәзите белән урыс телендә «Звезда» чыгарыла.

Шулай ук караҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү