Җилем (рус. Зилим) — елга, Агыйдел елгасының уң кушылдыгы. Җилмәрзәк сыртының көнчыгыш битләвендә башлана. Белорет районы буйлап төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка, Җегәзе елгасы тамагыннан төньяк-көнбатышка таба Белорет, Гафури һәм Архангел районннары буйлап агып, Агыйдел елгасы (тамагыннан 585 км еракта) коя. Озынлыгы 215 км, бассейн мәйданы 3280 кмm, тулай түбәнәюе 607 м. Башлыча кар сулары белән туена. Еллык агымның 65—85% ы язгы (апр.—май), 10—15% ы җәйге-көзге (июнь—окт.), 5—10% ы кышкы (нояб.—март) чорларга туры килә. Тамагында уртача еллык су чыгымы 38,7 м³/с. Бассейнының рельефы тәпәш таулы, территориясе күпсанлы кушылдык үзәннәре белән ергаланган. Бассейны әүҗән свитасы, җилмәрзәк свитасы тау токымнарыннан, вендның әшә сериясеннән тора. Карст убылмалар күп. Ландшафтлары башлыча урман соры туфрагында һәм кәсле көлсу туфракта үскән киң яфраклы урманнардан тора. Бассейнының 84% ын урман, 1% ын сазлык тәшкил итә. Кушылдыклары: уң — Манайлы, Олы Рәвәт һ.б., сул — Җегәзе, Олы Шешенәк һәм Кече Шешенәк, Такаты, Мәндем һ.б.

Зилим
География
АТБ Башкортстан
Ил Россия
Координатлар 54°28'тн, 56°28'кнч, 54°23'33.029"тн, 56°28'2.878"кнч
РДСР 10010200712111100018678
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 3280 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 215 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн бүᴫгеында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[1]Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010200712111100018678
  • Гидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111101867
  • Бассейн коды — 10.01.02.007
  • ҺӨ буенча саны — 11
  • ҺӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Агыйдел елгасы Салаваттан Ɵфəга кадәр