Белорет районы
Белорет районы – Башкортстан Республикасының көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Төньякта Чиләбе өлкәсе, көнчыгышта — Учалы, көньяк-көнчыгышта — Әбҗәлил, көньякта — Бөрҗән, көнбатышта Ишембай, Гафури һәм Архангель районнары белән чиктәш.
Белорет районы | |
Байрак[d] | |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Белорет |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Хөкүмәт башлыгы | Иванюта, Андрей Иванович[d] |
Халык саны | 38 442 (2010)[1][2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 691 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Архангель районы, Гафури районы, Ишембай районы, Бөрҗән районы, Әбҗәлил районы, Кытау-Ивановск районы һәм Чаткы районы |
Мәйдан | 11 302,58 км² |
Рәсми веб-сайт | beladmin.ru |
![]() | |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
![]() |
1930 елның 20 августында оештырыла, район составына Тамъян-Катай кантоны волостьлары керә. 1963—65 елларда Белорет районы составына Бөрҗән, Учалы районнары территориясе һәм Әбҗәлил районының бер өлеше кергән. Мәйданы — 11346 км²; респ. иң зур район. Административ үзәге — Белорет шәһәре, Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 250 км еракта урнашкан. Халкы (мең кеше): 1939 елда — 52,1; 1959 — 59,1; 1989 — 32,0; 2002 — 29,1; 2010 — 38,4. Милли составы (2002): башкортлар — 62,9%, руслар — 32,1%, татарлар — 3,6%. Халыкның уртача тыгызлыгы — 2,6 кеше/км², респ. иң түбән тыгызлык. Районда 19 авыл советы, 96 авыл торама пункты, иң зурлары: Тирлән (4,4 мең кеше), Инҗәр (4,3 мең), Железнодорожный (3,0 мең), Ломовка (2,6 мең), Югары Әүҗән (2,0 мең) авыллары һ.б.
Географик сыйфатлама үзгәртү
Районның көнчыгыш өлеше Уралтау сыртында урнашкан, унан көнбатышка таба Бакты, Баштау, Җилмәрдәк, Машак, Нәре, Әвәләк, Юрматау сыртлары сузылган. Район мәйданының 30% тан артыгы диңгез кимәленнән 700 м биеклектә ята. Белорет районы Башкорт мегантиклинорие чикләрендә урнашкан. Районда флюорит (Соран), агрономик мәгъдәннәр (Боганак), акшар (Александровка, Пугачёв), ком кырчын катнашмасы (Ломовка, Новобельский, Рязев), балчык һәм кирпечле комлы балчык (Ломовка), доломит (Катай), түбә сәверташлары (Лысогорка), төзелеш һәм тышлау ташлары (Арский ташы, Кадыш, Инҗәр), җир асты сулары (Катай) яткылыклары ачылган. Климаты континенталь. Уртача еллык температура 0,3—1°С, гыйн. уртача температура –16°С, июлдә 17°С. Абс. макс. температура 39°С, абс. миним. –49°С. Явым-төшөмдөң уртача еллык микдары 500—600 мм, көнбатышта — 700 мм күберәк; җылы чорда 400 мм. Гидрографик челтәрне Агыйдел, Җилем, Инҗәр, Юрүзән, Нөгеш елгалары барлыкка китерә. Район мәйданының 85,1% ын урман каплаган. Районның иң биек үзәк өлешен тау туфрагындагы ылыслы урман били. Көнбатышта киң яфраклы, көнчыгышта соры тау урман туфрагында нарат-каен-карагач урманнары таралган; елга үзәннәрендә кара тау туфрагы очрый. Хайваннар дөньясы урман төрләреннән тора. Әрвәк-Рәз, Ямантау һәм Ирәмәл таулары, Арский ташы һәм Коткор төбәкләре, Асы минераль су чыганаклары, Атыш шарлавыгы, Кызылъяр тау тишеге, Олы Шатак тавындагы карагач урманы, Белорет урманчылыгындагы себер кедры культурасы һ.б. — табигать һәйкәлләре. Районда Көньяк Урал тыюлыгы, Ирәмәл табигый паркы оештырылган.
Демография үзгәртү
1939[3][2] | 1959[4][2] | 1970[5][2] | 1979[6][2] | 1989[7][2] | 2002[8][2] | 2010[1][2] | 2017[9] | 1 гый 2018[10] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
64 557 | ↘56 760 | ↘47 497 | ↘35 248 | ↘32 968 | ↘29 087 | ↗38 442 | ↗102 143 | ↘101 345 | ↘100 356 |
Икътисад үзгәртү
Белорет районы Урал икътисади төбәгенә керә. 2012 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 77,3 мең га (гомуми мәйданның 6,8% ы) тәшкил иткән, шул исәптән һөренте җирләр — 13,9, сабынлыклар — 48,8, көтүлекләр — 14,4; урманнар мәйданы — 964,6, җир өсте сулары — 4,4. Белорет районы тау-урман зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре [күмәк хуҗалык, 4 ҖЧҖ, 2 производство игенче берлеге, АХПК, 281 игенче (фермер) хуҗалыгы] иген культуралары һәм мал азыгы культуралары үстерүгә, ит-һөт юнәлешле сыер малы үрчетүгә, елкычылыкка махсуслаша. Районда “Белорет урманы”, “Әүҗән урманы” ДУП лары, Белорет, Инҗәр, Тирлән, Әүҗән урманчылыклары һ.б. эшли.
Транспорт үзгәртү
Район территориясеннән Куйбышев тимер юлы (Карлыман—Белорет участогы), Көньяк Урал тимер юлы (Магнитогорски—Белорет участогы), Белорет—Учалы—Мияс (Чиләбе өлк.), Уфа-Инҗәр-Белорет, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорски (Чиләбе өлк.) (Р316 (автомобиль юлы)), Сермән-Амангилде-Баймак автомобиль юллары үтә.
Социаль һәм мәдәни өлкәләр үзгәртү
Районда 45 гомуми белем бирү мәктәбе, Сермән балалар йорты, 34 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, үзәк район һәм 9 авыл амбулаториясе, 43 фельдшер акушерлык пункты, “Асы” шифаханәсе, “Арский ташы”, “Агыйдел” ял базалары; 42 клуб учреждениесе, 34 китапханә, Мөбәрәков А. музее, З.Г.Исмәгыйлев йорт-музее бар. 8 халык һәм үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы эшли. “Урал” һәм “Белорецкий рабочий” гәзитләре чыга.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Тайфур Сәгыйтов - рус телендә иҗат итүче язучы.
- Сабир Шәрипов (1948, Бакый) — язучы, Яныбай Хамматов премиясе лауреаты (2008), БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
- Яныбай Хамматов (1925, Исмакай — 2000, Уфа) — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1993).
- Гали Хәмзин (1950, Козгын-Әхмәр — 2009, Уфа) — җырчы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1997).
- Заһир Исмәгыйлев (1917, Сәрмән — 2003, Уфа), композитор, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).
- Зәки Әлибаев (1967, Зөяк), әдәбият галиме, БР язучылар берлеге рәисе (2017 елдан).
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
Чыганаклар үзгәртү
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)