Төп менюны ачу

Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең дүртенче шәһәр.

Мияс
Flag of Miass (Chelyabinsk oblast).png
Coat of Arms of Miass (Chelyabinsk oblast) (2002).png
Ил Русия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Мияс шәһәр бүлгесе
Координатлар 55°3'N, 60°6'E
Эчке бүленеш юк
Нигезләнгән 1773
Мәйдан 111,9 км²
Халык саны 151 812 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 3513
почта индекслары 456300
Рәсми сайт miass.ru
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Халык саны — 151 812 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 166 676 кеше.[1]

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Мияс елгасы өстендә, Чиләбедән 96 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Миасс стансасы.

КлиматҮзгәртү

  • Уртача еллык температура — 2,5 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 68,0 %
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,5 м/с
Мияс климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,6 −12,9 −7 3,0 12,3 18,2 19,4 16,5 10,3 2,6 −7,5 −12,9 2,5
Чыганак: NASA. RETScreen базасы

ТарихҮзгәртү

Мияс 1773 елда бакыр эретү заводы төзелүе сәбәпле оешты.

1820-елларда Мияс тирәсендә алтын чыганакларны тапканнар.

1891 елда, бер үк вакытта Миястан һәм Владивостоктан, Транссебер магистрале төзелеше башлана. 1892 елдан Чиләбе ягына тимер юл хәрәкәте башлана, 1903 елда Мияс аша беренче ПитырбурМәскәүВладивосток поезды үтә.

1919 елдан1922 елга хәтле Башкорт АССР составында, 19221923 елларда — Чиләбе губернасы составында, 19231934 елларда — Урал өлкәсе составында; 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе составында.

1926 елда Мияс шәһәр статусын ала.

1941 елда Мияска Мәскәүдән Сталин исемле заводы (хәзерге Урал автобомиль заводы) эвакуацияләнә.

1982 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

ХалыкҮзгәртү

1897[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
16 100 ~20 000 ~20 100 ~28 500 99 043 131 331 150 179 167 839 158 420 151 812

Милли составҮзгәртү

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 89,0% 89,5%
башкортлар 3,2% 3,5%
татарлар 3,5% 3,3%
украиннар 1,4% 1,3%

ИкътисадҮзгәртү

Шәһәрнең иң эре предприятиесе — Урал автобомиль заводы (УралАЗ).

"Миассэлектроаппарат", инструментлар ясый торган, "Уралрезина" заводлары Тальк комбинаты, Торгаяк рудаидарәсе.

В.П. Макеев исемле дәүләт ракеталар үзәге.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы
  • Чиләбе дәүләт университетының филиалы

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү