Мияс (елга)
Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Русиянең Азия өлешендә елга, Исәтнең иң эре уң кушылдыгы. Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләре аша ага.
Мияс | |
---|---|
![]() | |
Тасвир | |
Озынлыгы | 658 км |
Бассейн мәйданы | 21 800 км² |
Бассейны | Төньяк Боз океаны |
Елгалар бассейны | Исәт→Тубыл→Иртеш→Об |
Су чыгымы күләме | 15,4 м³/с (тамагыннан 24 км) |
Елга башы | Нурәле сырты (Көньяк Урал) |
Елга тамагы | Исәт елгасы |
Урнашкан урыны | |
Ил | Русия |
Төбәк | Башкортстан, Чиләбе өлкәсе, Курган өлкәсе |
ХарактеристикаҮзгәртү
Елганың озынлыгы 658 км, бассейн мәйданы — 21 800 км². Күбесенчә карлар белән туклана. Октябрь ахырында — ноябрь башында туңа, апрельдә ачыла.[1] Урал тауларында башланып китә, анна соң Урал арты һәм Көнбатыш Себер тигезлекләре аша ага.
Елгада берничә зур булмаган сусаклагыч бар (иң эресе — Аргужа сусаклагычы).
Су реестры мәгълүматларыҮзгәртү
Русия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Иртеш су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Мияс елгасы (башыннан Аргазы сусаклагычына кадәр). Кече елга бассейны — Тубыл елгасының Русиядә урнашкан өлеше, елга бассейны — Иртеш бассейны.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Русия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 14010500812111200003411
- Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111200341
- Бассейн коды — 14.01.05.008
- ГӨ буенча томы — 11
- ГӨ буенча чыгарылыш — 2