Магнитогорск

Чиләбе өлкәсендә эре шәһәр
(Магнитогорски битеннән юнәлтелде)

МагнитогорскЧиләбе өлкәсенең зурлыгы буенча икенче шәһәре. Кара металлургия үзәге, биредә Россиядәге иң зур металлургия заводы урнашкан.

Магнитогорск
рус. Магнитогорск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1929
Сурәт
Рәсми исем Магнитный
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Магнитогорский городской округ[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе өлкәсе һәм Урал өлкәсе
Сәгать поясы UTC+05:00
Хөкүмәт башлыгы Сергей Николаевич Бердников[d][2][3]
Халык саны 64 100 (1931)[4],
146 000 (1939)[5],
284 000 (1956)[6],
311 101 (1959)[7],
333 000 (1962)[4],
357 000 (1967)[4],
364 209 (1970)[8],
379 000 (1973)[4],
393 000 (1975)[9],
393 000 (1976)[10],
406 074 (1979)[11],
416 000 (1982)[12],
426 000 (1985)[13],
424 000 (1986)[10],
430 000 (1987)[14],
440 321 (1989)[15],
429 000 (1990)[16],
444 000 (1991)[10],
441 000 (1992)[10],
440 000 (1993)[10],
439 000 (1994)[10],
426 000 (1995)[13],
424 000 (1996)[13],
424 000 (1997)[17],
425 000 (1998)[13],
428 100 (1999)[18],
427 900 (2000)[19],
427 100 (2001)[13],
418 545 (2002)[20],
418 500 (2003)[4],
415 900 (2004)[21],
416 700 (2005)[22],
413 200 (2006)[23],
410 500 (2007)[24],
409 000 (2008)[25],
409 397 (2009)[26],
407 775 (2010)[27],
407 895 (2011)[28],
409 593 (2012)[29],
411 880 (2013)[30],
414 897 (2014)[31],
417 039 (2015)[32],
417 563 (2016)[33],
418 241 (2017)[34],
416 521 (2018)[35],
413 267 (2019)[36],
413 253 (2020)[37],
410 594 (2021)[38],
409 255 (2023)[39]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 370 метр
Кардәш шәһәр Бранденбург-ам-ден-Һафел, Гомель, Хуайань[d] һәм Даугавпилс[40]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 392,35 км²
Почта индексы 455000–455999
Рәсми веб-сайт magnitogorsk.ru(рус.)(ингл.)
Феноменның икътисады экономика Магнитогорска[d]
Беренче язма телгә алу 1743
Җирле телефон коды 3519
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Магнитогорск Викиҗыентыкта

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[41].

Сыйфатлама үзгәртү

Магнитогорск бүген – кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия предприятиеләре белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чыгаручы заманча шәһәр. Аның металлургия комбинаты иң мөһим стратегик объект та булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында биредә һәр өченче снәрәт һәм һәр дүртенче танк җитештерелгән. Металлургия промышленностеннан тыш, монда азык-төлек, химик, аграр тармаклар да актив рәвештә үсә.[42]

Тарихи белешмә үзгәртү

1745 елда Җаек елгасы ярында Әтәчтау янында Магнит ныгытмасы корыла. Ырынбур казак гаскәренең казаклары чик саклау хезмәтен үти. Якындагы Магнит тавыннан тимер рудасы чыгарыла һәм Белорет заводына олаулар белән озатыла. 1920 елдан Белореттан Магнит тавына тимер юл сузу башлана. 1929 елны СССР Совнархозы урындагы металлургия заводын төзергә карар чыгара.

Төзелеш меңәрләгән брезент палаткалардан, дистәләгән такта бараклардан, җир асты куышларыннан, тирән котлованнардан, булачак домна мичләренең һәм завод корпусларының төзелеп яткан биналарыннан тора. Боларны «спецпереселенец» дип атап йөртелгән тоткыннар, коллар төзи, соңыннан шәһәрне исә әсир алманнар да төзеячәк.[43] Яңа төзелүче комбинатны эшче көч белән тәэмин итү максатыннан 1930 елның 30 гыйнварында ЦК ВКП(б) «О мероприятиях по ликвидации кулацких хозяйств в районах сплошной коллективизации» дип аталган карар кабул итә, соңыннан ул закон буларак рәсмиләштерелә. Татарстандагы татар авылларында “сыйнфый дошман” дип аталган катлам барлыкка килә, аңа элеккеге байлар, берничә ат-сыер тоткан хәлле кешеләр, укымышлы муллалар, җирле зыялылар керә, алар совет власты тарафыннан “ышанычсызлар” дип игълан ителә һәм эзәрлекләнә башлый.

1931-1932 елларда Магнит төзелешенә Татарстаннан поезд белән һәр айны 10-12 мең тоткынны китереп торалар, әйткәнебезчә, аларның абсолют күпчелеге татарлар була һәм күпчелеге шул елларда ук үлеп бетә. Бер Татарстаннан гына да Магнитогорскга 60 меңнән артык татар сөрелә, башка төбәкләрдән сөрелгән татарларны да исәпкә алсаң, әлеге сан йөз меңгә якынлаша.

Халык үзгәртү

1931[44] 1939[44] 1959[45] 1970[46] 1979[47] 1989[48] 2002[49] 2010[50]
~64 100 ~145 900 311 101 364 209 440 321 440 321 418 545 408 401

Милли состав (2010): руслар — 84,75%, татарлар — 5,22%, башкортлар — 3,88%, украиннар — 2,6%.[51]

Магнитогорск татарлары үзгәртү

Бүгенге көндә биредә 400 меңнән артык кеше яши. Аларның 24,5 меңе – татарлар. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябыла һәм яңадан ачылмый.

Сугыштан соң 40 ел буе татар халык театры[52] эшләп килгән – 1993 елны аны шәһәр хакимияте карары белән ябалар. Узган гасырның туксанынчы еллар башында татарлар үз тырышлыклары белән милли һәм дини хәрәкәтне башлап җибәрәләр, “Төп Йорт”, “Татар Рухы” дип аталган оешмалар төзелә, шул исемдәге газеталар чыгарыла башлый, “Иман” фонды оештырыла, милли ансамбльләр эшләп китә, җирле радио-телевидениедән татарча тапшырулар яңгырый башлый, татар китапларыннан торган зур китапханә барлыкка килә. Әмма бүгенгесе көндә боларның күбесе юк инде, матбугатның бер өлеше ябылды, татарча телевидение бетте, милли хәрәкәтне озак еллар буе утырган подвалыннан да куып чыгардылар, ул хәзер бинасыз хәлдә урамда торып калды. Бүген биредә берничә милли ансамбль, татар теленә өйрәтү курслары эшләп килә, «Татар Рухы» дип аталган газета чыга, ике мәчет эшли.[53]

Танылган шәхесләр үзгәртү

Татарлар

Магнит шәһәренә гаиләләре белән булачак шагыйрьләр Гамил Афзал, Басыйр Рафиков, композитор Рафаил Бакировның, хор дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаеваның ата-аналары сөрелә.


Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. https://www.magnitogorsk.ru/index.php?option=com_k2&view=item&layout=item&id=13&Itemid=15
  3. http://ura.ru/news/1052175609
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Народная энциклопедия «Мой город». Магнитогорск
  5. Города с численностью населения 100 тысяч и более человек. 2013-08-17 тикшерелгән.
  6. Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. 2013-10-26 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. 2013-09-25 тикшерелгән.
  8. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. 2013-09-25 тикшерелгән.
  9. Российский статистический ежегодник, 1998 год
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 Российский статистический ежегодник. 1994. 2016-05-18 тикшерелгән.
  11. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. 2013-09-25 тикшерелгән.
  12. Народное хозяйство СССР 1922-1982 (Юбилейный статистический ежегодник)
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 Российский статистический ежегодник. Госкомстат, Москва, 2001. 2015-05-12 тикшерелгән.
  14. Народное хозяйство СССР за 70 лет : [арх. 28 июнь 2016] : юбилейный статистический ежегодник / Государственный комитет СССР по статистике. — Москва : Финансы и статистика, 1987. — 766 с.
  15. Всесоюзная перепись населения 1989 г. Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.
  16. Российский статистический ежегодник.2002 : Стат.сб. / Госкомстат России. – М. : Госкомстат России, 2002. – 690 с. – На рус. яз. – ISBN 5-89476-123-9 : 539.00.
  17. Российский статистический ежегодник. 1997 год. 2016-05-22 тикшерелгән.
  18. Российский статистический ежегодник. 1999 год. 2016-06-14 тикшерелгән.
  19. Российский статистический ежегодник. 2000 год. 2016-06-13 тикшерелгән.
  20. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более.
  21. Российский статистический ежегодник. 2004 год. 2016-06-09 тикшерелгән.
  22. Российский статистический ежегодник, 2005 год. 2016-05-09 тикшерелгән.
  23. Российский статистический ежегодник, 2006 год. 2016-05-10 тикшерелгән.
  24. Российский статистический ежегодник, 2007 год. 2016-05-11 тикшерелгән.
  25. Российский статистический ежегодник, 2008 год. 2016-05-12 тикшерелгән.
  26. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2014-01-02 тикшерелгән.
  27. Тома официальной публикации итогов Всероссийской переписи населения 2010 года по Челябинской области. Том 1. «Численность и размещение населения Челябинской области». Таблица 11. Челябинскстат. әлеге чыганактан 2014-02-22 архивланды. 2014-02-13 тикшерелгән.
  28. Численность постоянного населения Челябинской области в разрезе муниципальных образований на 1 января 2012 года. 2014-04-12 тикшерелгән.
  29. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 2014-05-31 тикшерелгән.
  30. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 2013-11-16 тикшерелгән.
  31. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2014-08-02 тикшерелгән.
  32. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 2015-08-06 тикшерелгән.
  33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года (2018-10-05). әлеге чыганактан 2021-05-08 архивланды. 2021-05-15 тикшерелгән.
  34. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года (2017-07-31). әлеге чыганактан 2017-07-31 архивланды. 2017-07-31 тикшерелгән.
  35. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года. әлеге чыганактан 2018-07-26 архивланды. 2018-07-25 тикшерелгән.
  36. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года.
  37. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года.
  38. Таблица 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, муниципальных округов, городских и сельских поселений, городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов с населением 3000 человек и более (XLSX). 2022-09-01 тикшерелгән.
  39. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2023 года и в среднем за 2022 год и компоненты её изменения (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) (2023-03-17). 2023-05-20 тикшерелгән.
  40. https://www.daugavpils.lv/en/assets/upload/Daugavpils_majas_lapai_EN_18.pdf
  41. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  42. Урал тауда – кабат "Сарман" җыры, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2012-06-24 
  43. Ф. Бәйрәмова. Уралтауның аръягында
  44. 44,0 44,1 http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/magnitgorsk/index.html
  45. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  46. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  47. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  48. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  49. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  50. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-25 
  51. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-02-25 
  52. Сердце театра. Магнитогорскй металл (газ.), 30.12.08
  53. Ф. Бәйрәмова. Уралтауның аръягында(үле сылтама)