Альберт Нурмиев (1973)

Татнефть ГАҖ генераль директоры урынбасары

Альберт Нурмиев, Альберт Әнвәр улы Нурмиев (рус. Альберт Анварович Нурмиев, 1973 ел, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск) ― Татарстанның нефть сәнәгате эшлеклесе, 2023 елдан В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары.

Альберт Нурмиев
Туган телдә исем Альберт Әнвәр улы Нурмиев
Туган 1973(1973)
СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елда Магнитогорск шәһәрендә туган. 1997 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (КАИ) «машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәт юлын «Татнефть»тә башлаган:
2006 елдан – «Татнефть» нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы (рус. КНПиНХЗ) төзелеш проектын координацияләү бүлегенең I категорияле инженеры.

2010 елдан ― Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының (КНПиНХЗ) катнаш гидрокрекинг җайланмасын төзү проектын гамәлгә ашыру идарәсенең әйдәп баручы инженеры, 2011 елдан ― финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе.

2012―2016 елларда ― «Татнефть» ГАҖ Төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсенең (рус. УРПС) финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе, 2016―2017 елларда ― идарә башлыгы урынбасары.

2017 елда «Татнефть» УРПС башлыгы итеп билгеләнә.

2023 елдан ― В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары[1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2019 ― РФ Президентының Мактау грамотасы ― хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен[3] [4]
  • 2021 ― «Ел җитәкчесе» республика конкурсының 2021 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчесе ― «кадрлар потенциалын актив үстергән өчен» номинациясендә[5][6][7]
  • 2024 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар» өчен ордены[8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Альберт Нурмиев назначен заместителем генерального директора «Татнефти» по промышленному строительству. ПАО «Татнефть»
  2. Замгендиректора «Татнефти» по промстроительству стал Альберт Нурмиев. ИА «Девон», 19.04.2023
  3. Признание заслуг. «Республика Татарстан», 19.12.2019
  4. Нурмиев Альберт Анварович. Награды России, 16.12.2019
  5. Рустам Минниханов: Конкурс «Руководитель года» - это хорошая возможность поблагодарить трудовые коллективы и их руководителей за вклад в экономику Татарстана. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан, 28.12.2021
  6. Людмила Филиппова. «Не только профессионализм, но и душу вкладываем». «Нефтяные вести», № 20 (2918), 18.05.2022, стр.4
  7. Церемония награждения лауреатов Республиканского общественного конкурса «Руководитель года-2021». Ассоциация предприятий и промышленников Республики Татарстан, 28.12.2021
  8. Путин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 03.04.2024

Сылтамалар үзгәртү