Гамил Афзал

татар шагыйре

Гамил Гыймазетдин улы Афзалов (23 май 1921(1921-05-23), Такталачык, Такталачык вулысы, Минзәлә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР20 август 2003(2003-08-20) (82 яшь), Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан, Россия) — күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1996) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.

Гамил Афзал
Туган телдә исем Гамил Гыймазетдин улы Афзалов
Туган 23 май 1921(1921-05-23)
Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылы
Үлгән 20 август 2003(2003-08-20) (82 яшь)
Әлмәт
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, язучы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1977)

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туган. 1931 елның августында аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөрәләр.

Магнитогорск 35нче татар мәктәбендә укыганда ул әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда «Магнитогорск» исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган «Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.

Троицки педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була.

1940-1949нчы елларда Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләсә дә, шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра. 1949 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә. 1954 елда икенче группа инвалидлык ала һәм Башкортстанга, апасы янына китә.

Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый.

Биредә ул ныклап торып иҗатка кереп китә. Озакламый аның балалар өчен язган бер цикл шигырьләре Татарстан конкурсында премия ала, ә 1955 елда «Совет әдәбияты» журналының 11нче санында кыска гына кереш сүз белән аның берьюлы тугыз шигыре басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендәге яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь жыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында киң таныла. 1958 елдан Гамил Афзал ССРБ Язучылар берлегенә алына. 1965 елда ул Татарстан язучылар берлеге чакыруы белән Әлмәткә күчеп килә.

Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Илленче-алтмышынчы елларда Гамил Афзал күбрәк юмор-сатира жанрына игътибарын юнәлтә, җитмешенче еллардан башлап аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган күп санлы хикәяләре белән дә таныла. Шагыйрьнең "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан таңнары", "Гөлмәрьям", "Газинур", "Әлли-бәлли", "Очрашу" һәм башка күп шигырьләре, музыкага салынып, профессиональ һәм үзешчән җырчылар тарафыннан даими җырланып киләләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Шәҗәрәсе

үзгәртү

Коңгырчыби → Яңгырчыби → Ирмәмәт → Ишбулды → Ишәле → Хисаметдин → Афзалетдин → Гыймазетдин → Гамил.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Нәфисә. Кызлары Раушания, Рауза, Галиябану [1].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Гамил Афзал. Юл башы. «Мәйдан», 2017 ел, май, 16-35нче бит

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү
 
Викиөзек эчендә Гамил Афзал темасы буенча бит бар