Калтасы районы
Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Калтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.
Байрак
| |
Башкала | Калтасы |
---|---|
Халык исәбе | 23 613 (2017, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 1,548.35 квадрат километр |
Координатлар | 55.9694°N 54.7992°E, 55.91667°N 54.75°E ![]() |
![]() |
Географик сыйфатламаҮзгәртү
Район урман-суарга бай. Урманнар мәйданның 33,6%ын биләп тора. Тере Танып елгасы, 119 елга, елгачык һәм чишмә. Урҗабаш, Борай, Кузбай, Калтасы, Краснохолм, Надеждино нефть ятмалары бар.
ТарихҮзгәртү
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Идарә башта Кызыл Түбә авылында урнаша. 1932 елда Кызыл Кама районы белән берләштерелә. Идарә Никулга күчә. 1935 елда район яңадан икегә бүленә. Бу юлы идарә Калтасыда яңа административ бина төзелгәнче Кәлтәй авылына утыртыла.
ХалыкҮзгәртү
Район 77 авылны һәм 8 меңнән артык кеше яшәгән Краснохолмский «моношәһәрен» берләштерә. Иң зур авыллар: Калтасы (2009 елда 4,6 мең кеше яши), Кутерем (1,19 мең), Зур Кәлтәй (0,92 мең).
Рәсми мәгълүматларга күрә районда чирмешләр ( 45,9%), руслар (19%), татарлар (14%), башкортлар (10,2%), арлар (10.1%) яши (2010).
ДемографияҮзгәртү
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2010[9] | 2017[10] | 1 гый 2018[11] | 1 гый 2019[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
47 011 | ↗47 044 | ↗71 494 | ↘32 743 | ↘27 705 | ↗28 881 | ↘26 268 | ↘23 613 | ↘23 063 | ↘22 634 |
Танылган кешеләрҮзгәртү
- Заболотское һәм Шәрип авылларында сөргеннән кайткан шагыйрь Гамил Афзал яшәгән.
- Биредә, Калегино исемле мари авылында Анна Петровна Сыропятова – Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужковның анасы туган.
- Хәзер бетерелгән «Таң» газетының баш редакторы булып 1967-71 елларда татар язучысы Фәнзаман Баттал эшләгән.
- Куян авылында танылган тарихчы Риф(кать) Рәимов (1904-53) туган.
- Николай Исәнбаев (Түбән Качмашта туган) - фән докторы, профессор, Мари Элның атказанган фән эшлеклесе (1999).
Мәгариф өлкәсеҮзгәртү
Урта белемҮзгәртү
2008-09 уку елында Калтасы районында 27 мәктәп: 15 урта, 12 төп эшләгәннәр. Укучылар саны – 3931. Милләтләре буенча беренче урында мари балалары – 1989 (50,6%), икенче урында татарлар – 819 (20,8%), өченче урында арлар – 368 (9,4%). Район мәктәпләрендә дүрт телдә (мари, татар, удмурт, рус телләрендә) укыту алып барыла.
Районда татар теленә мөнәсәбәт бер дә кешечә диярлек түгел. Бары 5 мәктәптә татар телен укыту оештырылган, дәресләргә 232 бала йөргән. Бу – укучы татар балаларының 27%ы.
Мари телендә 27 мәктәптә 451 укучы укый (мари баласының 23%ы). Мари телен предмет буларак 983 бала укый (49%). Гомумән 30 мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын 1432 бала укый (72%). 5 мәктәптә 78 бала удмуртча укый (22%), барлыгы 7 мәктәптә 235 бала удмурт телен укый,колачлау өлеше — 63 %.[13]
Һөнәри белемҮзгәртү
Уфа механика-технология колледжының Краснохолмский урындагы оешмасы 2003 елдан эшли. Әйләнә-тирә районнарны белгечләр белән тәэмин итә, 350 укучысы бар.
МәгарифҮзгәртү
Район газетасы «Заря» — «Ӱжара» рус һәм мари телләрендә чыгарыла.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Калып:Население/2016AA
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ http://adm-kaltasy.ru/up/files/221%20progr%20razv%20obrazov.rar
СылтамаларҮзгәртү
- Рәсми сайт (рус.)