Роман Вәлишин

удмурт язучысы (1937-1979)

Роман Вәлишин, Роман Галиәсгар улы Вәлишин (удм. Роман Григорьевич (Галяскарович[1]) Валишин, 1937 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Калтасы районы, Югары Тиктәм1979 елның 10 ноябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск) ― язучы-прозаик, редактор, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975), Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980, вафатыннан соң)[2] .

Роман Вәлишин

Тугач бирелгән исеме: удм. Роман Галяскарович Валишин
Туу датасы: 13 декабрь 1937(1937-12-13)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Калтасы районы, Югары Тиктәм
Үлем датасы: 10 ноябрь 1979(1979-11-10) (41 яшь)
Үлем урыны: СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск
Милләт: удмурт
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы, мөхәррир, журналист
Иҗат итү еллары: 1958 ― 1979
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя, повесть
Иҗат итү теле: удмурт теле
Дебют: 1958
Премияләр: Удмурт Республикасы Дәүләт премиясе (1980)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1937 елның 13 декабрендә Башкортстан АССР Калтасы районы Югары Тиктәм авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел үз авылларында колхозда эшли. Педагогия училищесын (1956), Удмурт педагогия институтының (1971 елдан Удмурт дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетын (1961) тәмамлаган. 1961 елда Удмурт АССР Грахово районы Лолошур-Возжи[d] урта мәктәбендә башта укытучы, аннары директор булып эшләгән. 1970 елга кадәр «Сельская новь» район газетасы мөхәррире урынбасары һәм мөхәррире, 1978 елга кадәр «Советской Удмуртия» республика газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән. 1978 елдан ― «Молот» журналында мөхәррир һәм Удмурт АССР Язучылар берлегенең әдәби консультанты. 1975 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы[2].

  Тышкы рәсемнәр
  Китаплары.

Студентларның «Беренче адымнар» исемле җыентыгында басылган беренче хикәясе 1958 елга карый. 1959 елда аның «Яңгырдан соң» (удм. Зор Бере) хикәясе республиканың яшьләр газетасы үткәргән әдәби конкурста икенче урынны алган.

«Вальс» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда «Удмуртия» нәшриятында басылып чыккан. Соңыннан, ике хикәя китабы ― «Саф кар» (удм. Выль лымы, 1971) һәм «Инешләр» (1973) басылган. Бер елдан соң «Инвожо төн уртасында да балкый» (удм. Инвожо уйшоре но пиштэ) повесте дөнья күргән. Әлеге повесть 1976 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында рус телендә дә басылып чыккан. Шул ук вакытта «Удмуртия» нәшрияты аның «Беренче көз» китабын бастыра, анда өч хикәясе һәм бер повесте кертелгән. 1978 елда исән вакыттагы соңгы китабы ― «Җилләр тавы» (удм. Тӧл гурезь) басылып чыккан, анда «Күз бәйләш» (удм. Чимали) повесте кергән, 1980 елда «Җилләр тавы» (рус. Гора ветров) рус теленә тәрҗемә ителгән[2].

Үзенең кыска иҗади тормышында Роман Вәлишин оригиналь фикер һәм эчтәлекле сүз язучысы буларак удмурт әдәбиятында әһәмиятле күренешкә әйләнгән әсәрләрне калдырып өлгерә. Психологик прозаның Красильников традициясен дәвам итеп, ул геройларының характерлары формалашкан шартларны аналитик рәвештә яңартуны хисләр поэзиясе һәм хикәяләү лиризмы белән берләштерергә омтыла [3].

Р. Вәлишинның «Инвожо уйшоре но пиштэ» (1974) һәм «Тӧл гурезь» (1978) повестьлары удмурт әдәбияты буенча мәктәп программасына (9-11 сыйныфлар өчен) кертелгән.

Китаплары

үзгәртү
  • Первая осень: повесть, рассказы. Ижевск, 1976;
  • Дедушкин родник: рассказы. М., 1981;
  • Незамерзшие цветы. Ижевск, 2004.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Туган авылында мәдәният йорты бинасында истәлек тактаташ куелган һәм музей ачылган[1].
  • 2004 елда, «Удмуртия истәлеге» республика программасы ярдәме белән, Роман Валишинның сайланма әсәрләре җыентыгы «Незамерзшие цветы» бастырып чыгарылган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Вәлишин Роман Григорьевич. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия»
  2. 2,0 2,1 2,2 Писатели Удмуртии. Библиографический справочник. стр. 71—73
  3. Лирик в прозе: к 80-летию со дня рождения Р. Г. Валишина. ДДН Ижевск(рус.)

Әдәбият

үзгәртү
  • Шкляев А. Г. Валишин Р. Г. // Удмуртская Реслублика: Энцикл. — Ижевск, 2000. — С. 218.
  • Белая Г. Вечное и преходящее // Лит. обозрение. — 1979. — № 2

Сылтамалар

үзгәртү