Ижау

(Ижевск битеннән юнәлтелде)

Ижау (удм. Ижкар; рус. Ижевск)  – Россия шәhәре, Удмурт Республикасының башкаласы.

Ижау
удм. Иж
удм. Ижкар
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1760
Сурәт
Рәсми исем Ижевск
... хөрмәтенә аталган Иж елгасы
Демоним ижевчанин, ижевчанка һәм ижевчане
Рәсми тел ар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Удмуртия һәм Ижевский район[d]
Административ-территориаль берәмлек Удмуртия
Сәгать поясы UTC+04:00
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Глава Ижевска[d]
Хөкүмәт башлыгы Бекмеметьев, Олег Николаевич[d]
Канунбирү органы Городская дума Ижевска[d]
Әгъзалык Лига исторических городов[d][2]
Халык саны 620 591 (1 гыйнвар 2023)
Административ бүленеше Ленин районы, Индустриаль районы, Ижауның Октябрь районы, Беренче Май районы һәм Ижауның Устинов районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 140 метр
Кардәш шәһәр Татабанья[3], Кордоба[3], Лусака[d][3], Маракай[3], Синин[d][3], Ямбол[d][3], Солт-Лейк-Сити[4], Берәнск[3], Брест[5][3][6], Үһән[3], Партизанский район[d][3], Минск[3] һәм Каспийск[3]
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены
Мәйдан 315,15 км²
Почта индексы 426000–426999
Рәсми веб-сайт izh.ru(рус.)(ингл.)
Харита сурәте
Төнге күренеше
Феноменның икътисады экономика Ижевска[d]
Беренче язма телгә алу 1760
Җирле телефон коды 3412
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Ижау Викиҗыентыкта

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[7].

География

үзгәртү

Шәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Нократ елгалар арасында, Иж елгасы буенда урнашкан. Шәһәрнең төп сулыгы — XVIII гасырның икенче яртысында корылган Ижау буасы (мәйдан — 2 200 га).

Ижаудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[8]
Петербург ~ 1936 км
Киров ~ 404 км
Глазов ~ 177 км
Сыктывкар ~ 826 км
Түбән Тагил ~ 728 км
Пермь ~ 281 км
Казан ~ 377 км
Түбән Новгород ~ 779 км
Мәскәү ~ 1181 км
 
Роза ветров
Воткинск ~ 59 км
Чайковски ~ 96 км
Екатеринбург ~ 643 км
Мәжгә ~ 87 км
Сембер ~ 572 км
Самар ~ 587 км
Әгерҗе ~ 36 км
Яр Чаллы ~ 183 км
Ырынбур ~ 746 км
Сарапул ~ 66 км
Нефтекама ~ 130 км
Уфа ~ 398 км
Магнитогорски ~ 684 км

Горький тимер юлының Ижевск станциясе. Шәһәр аша Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — ИграСарапул), Р322 (Ижау — Сарапул) автоюллар баралар.

Ижау аэропорты.

Сәгать поясы

үзгәртү
Файл:Map of Russia — Moscow time zone.svg

Ижау халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

үзгәртү

Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −16,1 °C), иң җылысы — июль (уртача 13,4 °C). Елның урта җил тизлеге — 3,6 м/с, һава дымлылыгы — 76%.

Ижау климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,6 5,8 10,1 27,5 31,1 35,6 37,0 37,0 33 22,4 10,8 4,5 37,0
Уртача максимум, °C −8,9 −7,7 −0,7 8,8 18,2 23,2 25,1 21,9 15,2 6,9 −2,4 −7,5 7,7
Уртача температура, °C −12,4 −11,7 −5 3,7 11,7 17,0 19,0 16,0 10,2 3,4 −5,1 −10,6 3,0
Уртача минимум, °C −16,1 −15,5 −9,2 −0,6 5,9 11,2 13,4 11,1 6,2 0,4 −7,8 −14 −1,3
Абсолют минимум, °C −46,8 −40,4 −32,1 −23,9 −9,4 −2,4 4,3 −1,7 −5,5 −21,3 −33,5 −47,5 −47,5
Явым-төшем нормасы, мм 30 21 22 26 48 62 58 67 55 51 40 30 510
Чыганак: Погода һәм климат


Исем чыганагы

үзгәртү

Шәһәр исеме Иж елгасының исеменнән чыккан.

Күп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жир иң башта Алтын Урданыкы булган, аннары — Казан ханлыгына кергән.

1582 елда Иван IV указы буенча, Иж буендагы җирләре Яушев кенәзенә бүләкләнәләр. 1720-елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Котлымөхәммәт Тевкелевка саталар.

Ижау заводы

үзгәртү
 
 
Михайлов соборы

Ижау 1760 елда Тәфкилев морзаның җирләрендә аның белән алдан килешүсез тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.

1760 елда Ижауда тимер кою заводы. 1763 елда Ижау буасы булдырыла.

1774 елда шәһәрне пугачёвчылар алалар, завод талала һәм өлешчә яндырып бетерелә.

1807 елда Александр I указы буенча тимер ясау заводы урынында корал заводы төзелә.

1837 елда заводта Николай I улы — Александр һәм аның остазы Владимир Жуковский булганнар. 1865 елда Ижау корал заводы «Промышленниклар ширкәт»енә арендага бирелә.

Моны да карагыз: Ижау-Воткинск күтәрелеше

1917 елның мартында заводта Эшче депутатлар Советы оештырыла, сентябрьдә ул большевиклар тулы контроле астында күчә. 27 сентябрьдә шәһәрдә Совет хакимияте игълан ителә.

1918 елның 21 февралендә Ижау Эшче, Солдат һәм крестьян депутатлар Советы Ижау заводны шәһәр дип игълан итә.

1918 елның майда большевиклар Советны куып тараталар, аның лидерларны арестка салалар. 8 августта Ижауда һәм Воткинскда большевикларга каршы восстание күтәрелә, Ижау халык армиясе (рус. Ижевская народная армия) оештырыла. Кызыл армия шәһәрне 7 ноябрьдә басып ала.

1919 елның 13 апрельдә шәһәрне акгвардиячеләр алалар. 1919 елның 8 июньдә Кызыл армия шәһәрне штурм белән ала.

Совет чоры

үзгәртү

1921 елның июнендә Глазовтан Ижауга Вәтәк автономияле өлкәсе үзәге күчерелә. 1934 елданУдмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.

1929 елда Россиянең беренче мотоциклы Ижау машиналар төзү заводында җыела.

1935 елда шәһәрдә трамвай хәрәкәте ачыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында Ижауга берничә оборона предприятиеләре эвакуацияләнәләр.

1947 елда Ижау мотозаводында Калашников автоматы җыела башлана. 1966 елда Ижау автозаводы төзелә.

19841987 елларда шәһәр ССРБ оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исемен йөрткән.

1897[9] 1923[9] 1926[9] 1931[9] 1939[9] 1959[10] 1956[9] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2002[14] 2010[15]
~21 500 ~51 900 ~63 100 ~98 200 ~175 600 ~252 000 285 294 422 409 548 721 635 109 632 140 628 116

Милли состав

үзгәртү
Милләт 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
руслар 90,0 79,4 75,1 72,3 70,4 69,4 70,6 68,8
арлар 2,3 12,1 12,8 14,5 16,6 17,2 16,1 14,8
татарлар 5,6 7,3 9,9 9,9 9,6 9,6 9,7 8,9

Эчке бүленеш

үзгәртү
 

1934 елның 2 марттагы Удмурт өлкә башкарма комитетының карары буенча Ижауда өч район оештырыла: Азин районы, Жданов районы, Пастухов районы. 1945 елда бар булган районнарны кечерәйтү нәтҗәсендә шәһәрдә Беренче Май һәм Октябрь районнары барлыкка киләләр.

1960 елда барлык районнар бетереләләр, ләкин 1962 елда районнарга бүленеш кире кайтарыла: Ленин, Октябрь һәм Беренче Май районнары оештырылалар. 1963 елда Октябрь районы составыннан Индустриаль районы чыгарыла. 1987 елда Индустриаль районы өлешеннән Устинов районы оештырыла.

Хәзерге вакытта Ижау 5 районына бүленә:

Район Халык саны, кеше
1989[13] 2002[14] 2010
1. Ленин районы 102 760 115 222 121 786
2. Октябрь районы 121 316 142 994 135 754
3. Индустриаль районы 130 020 110 174 113 820
4. Устинов районы 154 053 136 944 132 093
5. Первомай районы 121 316 126 806 124 663

Икътисад

үзгәртү
 

Шәһәрнең төп ширкәтләре:

  • Ижау мотозаводы
  • Ижау машиналар төзү заводы
  • «Ижсталь» ААҖ
  • «ИжАвто» ААҖ
  • Ижау механика заводы
  • «Ижнефтемаш» ААҖ
  • Ижау радиозаводы
  • Пыласмас заводы

Югары уку йортлары

үзгәртү

һ. б. югары уку йортлары

Мәдәният

үзгәртү

Театрлар

үзгәртү

Ансамбльләр

үзгәртү

Кызыклы фактлар

үзгәртү

1984 елда шәһәр Ижауга оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исеме кушыла, ә 1982 елда Яр Чаллы шәһәренә Леонид Брежнев хөрмәтенә Брежнев исеме кушыла. Шул вакытта Устинов — Брежнев автобус маршруты бар булган.

Шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. archINFORM — 1994.
  2. https://web.archive.org/web/20240528114922/https://www.lhc-s.org/member_cities/
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 https://www.izh.ru/i/info/16265.html
  4. https://www.izh.ru/i/info/16293.html
  5. https://city-brest.gov.by/города-побратимы-партнеры-бреста/
  6. https://city-brest.gov.by/ru/pobratim-ru/
  7. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  8. Расчет расстояний между городами. АвтоТрансИнфо. 2010-02-05 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/izhevsk/
  10. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 13,0 13,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  14. 14,0 14,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-11-29 

Тышкы сылтамалар

үзгәртү