Фаиз Мөхәммәтшин

мөфти (Ижау, Удмуртия, Россия)

Фаиз Мөхәммәтшин, Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин (1969 елның 10 ноябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) – ислам дин әһеле, Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие.

Фаиз Мөхәммәтшин
Туган телдә исем Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин
Туган 10 ноябрь 1969(1969-11-10) (54 яшь)
СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле, мөфти
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2022
Сайт faiz1969

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1969 елның 11 ноябрендә ислам дин әһеле галәсендә туган. Әтисе Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Мөхәммәтша улы Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин (1929―2010) – 1989 елдан Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Удмуртия мөфтие [1]. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), Фаиз Габдулла улы 1987-1990 елларда СССР Хәрби-Диңгез флотында К-204 атом су асты көймәсендә хәрби хезмәт үткән [2].

Беренче дини белемнәрен гаиләдә әти-әнисеннән алган. Аннан Ижауда җирле имамда укый. Казанда, аннары Ташкентта имамнардан белем алуын дәвам итә, экстерн рәвештә Яр Чаллы «Йолдыз» мәдрәсәсен тәмамлаган, Мисырда Әл-Әзһәр университетында һәм Согуд Гарәбстанында мәдрәсәдә укыган. 2001-2002 елларда Мәккә шәһәре (Сәүд Гарәбстаны) имамнар һәм вәгазьчеләр институтын яхшы билгеләргә тәмамлый [3]

Хезмәт юлы үзгәртү

1990 елдан – 2нче санлы Ижау җәмигъ мәчетендә ислам дине нигезләре һәм гарәп теле укытучысы.

1994 елдан – Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы һәм Ижау шәһәре мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы рәисе.

1996-2008 елларда – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

2008 елдан – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе[4].

Иҗтимагый эше үзгәртү

Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Югары аттестация комиссиясе (Уфа шәһәре) әгъзасы, Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы.

«Удмуртиянең 100 күренекле (йогынтылы) шәхесе» исемлегендә (ТОП-100) 67нче урында тора[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2007 – Удмуртия Республикасы Президентының Рәхмәт хаты – Удмуртия Республикасында ярлыкауны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эше өчен
  • 2008 – Удмуртия Республикасы буенча Россия УФСИН идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты
  • 2009 – Удмуртия Республикасы эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты
  • 2011 – Удмуртия Республикасы буенча Россия Юстиция министрлыгы идарәсеннән Рәхмәт хаты
  • 2012 – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М. В. Бабичтан Рәхмәт хаты
  • 2022 – «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале [6]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, 8 бала тәрбияли (2019 елда олы улына 23 яшь, төпчек кызына 6 ай булган)[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В последний путь. О первом муфтии республики Габдулле-хазрате. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России г. Ижевск
  2. Фаиз Мухамедшин ВКонтакте
  3. Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. // Хайретдинов Д. (ред.) Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Серия Ислам в Российской Федерации. Москва-Нижний Новгород. ИД "Медина". 2009. - 479 с.
  4. Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. ММО Махалля Центральная мечеть г.Ижевска Удмуртской Республики
  5. ТОП-100 Влиятельных персон Удмуртии
  6. Мусульмане Удмуртии приняли участие во Всероссийском форуме татарских религиозных деятелей. Министерство национальной политики УР(рус.)
  7. Фаиз-хазрат: «Сейчас – лучший в истории России период для развития ислама».(үле сылтама) Удмуртская правда, 17.01.2019

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү