Глазов
Глазов (Кала, рус. Глазов, арча Глаз, Глазкар) — Удмуртиянең төньягында урнашкан шәһәр, Глазов районының административ үзәге.
Глазов | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Удмуртия |
Координатлар | 58°8'N, 52°39'E |
Эчке бүленеш | юк |
Башлык | Александр Вершинин |
Нигезләнгән | 1780 |
Беренче телгә алу | 1678 |
Мәйдан | 69 км² |
Халык саны | 95 835 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | 34141 |
почта индекслары | 427620 - 427649 |
Рәсми сайт | glazov-gov.ru |
Халык саны — 95 835 кеше (2010)[1].
ГеографияҮзгәртү
Глазов Чүпченең сул ярында, Ижаудан 180 километрдан көнчыгышка таба урнаша.
Шәһәрнең мәйданы — 6916 га (69 км²).
КлиматҮзгәртү
Глазова климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,0 | 5,6 | 9,2 | 25,3 | 30,4 | 34,2 | 37,8 | 37,1 | 32,7 | 20,9 | 9,6 | 3,2 | 37,8 |
Уртача максимум, °C | −10 | −9 | −1 | 7 | 16 | 21 | 24 | 20 | 14 | 5 | −4 | −9 | 6 |
Уртача температура, °C | −13,5 | −12,1 | −5,4 | 3,7 | 11,6 | 17 | 18,7 | 15,6 | 9,8 | 2,5 | −5,6 | −10,3 | 2,7 |
Уртача минимум, °C | −16 | −16 | −10 | −2 | 5 | 10 | 12 | 10 | 6 | 0 | −8 | −14 | −2 |
Абсолют минимум, °C | −46,3 | −39,5 | −33,2 | −24 | −8,8 | −2,5 | 2,3 | −0,2 | −7,3 | −24,2 | −35,3 | −46,8 | −46,8 |
Явым-төшем нормасы, мм | 18,3 | 13,7 | 13,3 | 14,1 | 21,4 | 45,4 | 44,8 | 35,0 | 32,1 | 36,5 | 24,9 | 17,3 | 316,8 |
Чыганак: weather.msn.com |
ТарихҮзгәртү
Глазово авылы беренче тапкыр 1678 елда телгә алына.
1780 елда Екатерина II указы буенча, 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла; Глазово авылы Глазов өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.
1796—1818 елларда шәһәрнең башлыгы Пётр Фёдор улы Чайковский (Петр Илья улы Чайковскийның бабасы) булган.
1879 елда Владимир Короленко Глазов шәһәренә сөргенгә җибәрелгән.
1898 елда Глазов аша Себер аша магистрале узган.
1921 елның гыйнвар—июньдә Глазов Вәтәк автономияле өлкәсенең башкаласы булган.
Бөек Ватан сугышы вакытында Глазовка Ленинградтан тәмәке фабрикасы, 2нче Ленинград пехота училищесы, 544 номерлы патрон заводы эавкуацияләнәләр. Сугыштан соңгы елларда патрон заводы нигезендә уран җитештерү предприятиесы төзелә (киләчәктә — Чүпче механика заводы).
МәгарифҮзгәртү
- В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогик институты
- Глазов инженер-экономка институты (Ижау дәүләт техник университетының филиалы)
- УдДУның хокук, иҗтимагый идарә итү һәм иминлек институтының Глазовта филиалы
- Глазов техник колледжы
- Россия мәгариф академиясе университетының Глазовта филиалы
Шулай ук шәһәрдә медицина училищесы, техниум, 3 профессиональ-техник училищесы, 18 мәктәп, 3 гимназия, 1 лицей, сәнгать һәм музыкаль мәктәпләр бар.
ИкътисадҮзгәртү
ТранспортҮзгәртү
Глазов аша Горький тимер юлның тармагы уза, Глазов — Ижау трассасы Ижауга һәм Пермьгә чыгуны таэмин итә.
Шәһәр эчендә унөч автобус маршрут эшли.
СәнәгатьҮзгәртү
Шәһәрнең төп предприятиеләр:
- Чүпче механика заводы
- ААҖ «Глазовский завод „Металлист“»
- ОАО «Глазовский» ликёр-аракы заводы
һ.б.
Шәһәрдә туганнарҮзгәртү
- Виталий Абдуллов - кино артисты
- Татьяна Барамзина — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Вячеслав Наговицын — Бурятия президенты
- Дамир Сәлимҗанов (1968), театр режиссеры, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).
ФотогалереяҮзгәртү
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-03