Төп менюны ачу

Владимир Короленко

Владимир Короленко, Владимир Галактион улы Короленко, укр. Володимир Галактионович Короленко, рус. Короленко Владимир Галактионович (1853 елның 27 июле, Волынь губернасы, Житомир1921 елның 25 декабре, Полтава) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.

Владимир Короленко
Vladimir Korolenko young.jpg
В.Г. Короленко (1853-1921)
Тугач бирелгән исеме: Владимир Галактион улы Короленко
Туу датасы: 27 июль 1853(1853-07-27)
Туу урыны: Житомир Волынь губернасы
Үлем датасы: 25 декабрь 1921(1921-12-25) (68 яшь)
Үлем урыны: Полтава
Милләт: украин-поляк
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина ССР
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1879-1921
Юнәлеш: тәнкыйди реализм
Жанр: хикәя, очерк
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: «Эпизоды из жизни “искателя”» (1879)
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
И.Е. Репин. «В.Г. Короленко портреты»

1853 елның 27 июлендә Волынь губернасы Житомир шәһәрендә казый гаиләсендә туган. Әтисе Галактион Афанасий улы Короленко (1810-1868) казый булып башта Житомир өяз судында, аннары Дубнода, соңыннан Ровнода — барысы 20 ел эшли. Намуслы, канун буенча эшләүче, дөреслек яклы казый була. Әлеге сыйфатларны улы Владимирда да тәрбияли алган. Язучының әнисе Эвелина Иосиф кызы милләте буенча поляк хатыны була.

В.Г. Короленко әтисе үрнәгендә хокук яклаучы булырга тели. Ләкин ул укыган Ровно гимназиясен тәмамлау, анда борынгы телләр укытылмаганлыктан, университетның юридик факультетына керү хокукы бирми. Экстерн тәртибендә хәзерләнү өчен гаиләсе матди ярдәм итә алмый. Гимназияне көмеш медаль белән тәмамлаган В.Г. Короленко Петербургта технология институтына укырга керә. Гаиләсенә авырлык китермәс өчен, уку елларында корректор, сызымчы булып эшли. Барыбер укуны ташларга туры килә. Соңрак Мәскәүдә Петр җир эшкәртү һәм урман академиясендә, Петербургта тау институтында укый башлый, ләкин народниклар хәрәкәтендә катнашуы өчен кулга алыну һәм Глазовка (1879), аннары Себергә (Тум, Якутия) сөргенгә сөрелү сәбәпле, әлеге уку йортларын тәмамлый алмый кала.
1885 елда Нижгарда төпләнергә рөхсәт ала. Биредә хикәя һәм очерклар яза, Мәскәү, Нижгар һ.б. шәһәрләрдә нәшер ителүче журналларда басыла башллый.

Волжский вестникҮзгәртү

1885 елның март аеннан «Волжский вестник» газетасы[1] (Казан, нәшире һәм рәсми мөхәррире — Н.П. Загоскин, Казан университетының юридик факультеты профессоры) хәбәрчесе булып эшли башлый. Анда үзенең мәкалә, хикәя, очерк, бәяләмәләрен бастыра. М. Горький билгеләп үткәнчә, В.Г. Короленко белән хезмәттәшлек иткәндә «Волжский вестник» газетасы Идел буеның тәэсир көче гаять зур булган басмасына әйләнә.
1895 елда газетага яңа мөхәррир булып басынкы либерал Рейнгардт килгәч, В.Г. Короленко «Волжский вестник» белән хезмәттәшлеген туктата.

Мултан эшеҮзгәртү

 
В.Г. Короленко гаиләсе белән. 1903

1892 елның язында Вятка губернасы Иске Мултан авылында[2] булган җинаятьне (ярлы крәстиянны мәҗүси йола буенча корбан итеп үтерүдә 11 удмурт кешесе гаепләнә) тикшерүдә һәм матбугатта яктыртуда катнаша. 1895 елның 29 сентябрендә Алабугада булган икенче утырышка язучы, газета хәбәрчесе буларак, үзе килә. Аның суд утырышыннан язган хисабы «Русские ведомости» (1895 ел, № 288-314) газетасында басылып бара, аннары аерым брошюра итеп таратыла. 1896 елның 28 маенда судның Мамадышта узган өченче утырышында катнаша. Ике мәртәбә яклаучы сыйфатында чыгыш ясый. Язучының һәм ул судка чакырган билгеле хокук яклаучылар тырышлыгы белән гаепләнүчеләр аклана[3], вотяк (удмурт) халкы өстеннән «кеше ашаучылар», «мәҗүси йола буенча кеше үтерүчеләр» дигән нахак гаепләү алып атыла. 29 майда язучы 9 айлык кызы Оляның вафат булуы турында телеграмма ала, ләкин процессны тәмамларга үзендә көч таба.

Кеше хокукларын яклаучыҮзгәртү

  • 1906 елда Сорочинцы авылы крәстияннарын яклап, «Сорочинская трагедия» мәкаләсен яза.
  • 1913 елда 13 яшьлек малайны дини йола буенча үтерүдә гаепләнүче Киев яһүдие Бейлисны яклап, матбугатта чыгыш ясый.
  • 1910 елда Мглин өязендә гаепсез хөкем ителгәннәрне яклап, матбугатта чыгыш ясый, асып үтерелгән гаепсез кешенең исемен аклауга ирешә.
  • Үлемгә хөкем ителгән М.В. Фрунзены яклавы билгеле.

Соңгы елларыҮзгәртү

ӘсәрләреҮзгәртү

  • 1883 «Макарның йокысы» (рус. Сон Макара)
  • 1885 «Начар җәмгыятьтә» (рус. В дурном обществе)
  • 1886 «Сукыр музыкант» (рус. Слепой музыкант)
  • 1895 «Телсез» (рус. Без языка) һ.б.

ХәтерҮзгәртү

 
ССРБ почта маркасы. 1953
  • 1961 елда Ижауда урыс драма театрына В.Г. Короленко исеме бирелә.
  • Язучының исеме мәктәпләргә, китапханәләргә, югары уку йортларына бирелгән.
  • РФ һәм Украинада музейлары ачылган.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ф.Н. Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010.ISBN 978-5-298-01883-8

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Казанда 1884-1904, 1905-1906 елларда урыс телендә чыккан көндәлек газета
  2. Авылның хәзерге исеме - В.Г. Короленко
  3. 1927 елда гына чын җинаятьчеләр табыла