Яз - елның дүрт фасылыннан берсе. Кыш һәм җәй арасында.

Язгы пейзаж

Сынамышлар үзгәртү

  • Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
  • Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
  • Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
  • Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
  • Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
  • Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

Моны да карагыз үзгәртү

Яз - ул кыштан алдагы һәм җәйгә кадәрге сезон. "Яз" төшенчәсе сезонга, шулай ук яңадан торгызу,яңарту һәм яңа үсеш төшенчәләренә карый. Яз вакытында мөһим бәйрәм - пасха якшәмбесе билгеләп үтелә. Аның датасы 22 март һәм 25 апрель арасында көнбатыш традицияләр буенча, 4 апрель һәм 8 май арасында көнчыгыш христианлыкта (православиядә) үзгәрә.

Яз - чәчәкләр чәчәк аткан, ә агачлар үскән һәм репродукцияләнә башлаган вакыт. Көннәр озыная, ә күп кенә төбәкләрдә температура уртача була башлый. Сез шулай ук бозның эреүн күрә аласыз. Бу чор дәвамында һава кояшлырак була,ә кышкы йокыга талган хайваннар йокыдан чыга башлыйлар.

(http://www.delo-angl.ru/anglijskie-teksty-i-stati/vesna/ сайтындагы “Spring” статьясының тәрҗемәсе.)