Удмуртлар

(Арлар битеннән юнәлтелде)

Арлар, Удму́ртлар (удм. удмурт, удморт, күп. удмуртъёс) — Удмурт Республикасында һәм күрше регионнарда яшәүче фин-угыр халкы. Рус һәм удмурт телләрендә сөйләшәләр, диннәре – православие һәм җирле ышанулар.

Удмуртлар
Үз аталышы

Удмуртъёс

гомуми сан

570 000

яшәү җире

Удмурт, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл республикалары, Киров өлкәсе, Пермь төбәге

Теле

удмурт, рус телләре

Дине

Православие

Кардәш халыклары:

коми, коми-пермякляр

 Удмуртлар Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Удмурт халкы төрки кабиләләрнең V гасырдан XIII гасырга кадәр экспансиясе һәм аларның җирле фин-угыр халыклары вәкилләре белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Көньяк удмуртларның борынгы бабалары Идел Болгары хакимияте астында булалар, соңрак - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы хакимлеге астында. Төньяк удмуртлар Россия составына Нократ җирләрен 1489 елда Мәскәү кенәзлегенә кушу белән керәләр. Удмурт җирләренең Россия составына тулысынча керүләре Казанның руслар тарафыннан алынуы белән була.

Удмуртларда дәүләтчелек барлыкка килү 1920 елда Вотская автономная область барлыкка китерелү белән бәйле (1932 елдан - Удмурт АО, 1934 елдан - Удмурт АССР, 1991 елдан - Удмурт Республикасы).

Бәйрәмнәр үзгәртү

  • Толсур — кышкы кояш торгынлыгы көне (вожодыр) бәйрәме, бу көнне туйлар үткәрелгән.
  • Гырон быдтон яки Гырыны потон яки акашка — Пасха, язгы урак өсте башы.
  • Гербер — язгы эшләр бетеп, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла.
  • Выль ӝук — яңа уңыштан ботка һәм икмәк пешерү.
  • Сӥзьыл юон — уңыш җыюның тәмамлануы.
  • Выль шуд, сӥль сиён — хайван суюның башлануы.

Шулай ук елгаларның боздан (йёкелян) һәм җирнең кардан ачыла башлавы (гуждор шыд) бәйрәм ителгән.