Удмуртиянең дәүләт рус драма театры

Ижауның драма театры

Удмуртиянең дәүләт рус драма театры (удм. Удмуртиысь ӟуч драмая кун театр; рус. Государственный русский драматический театр Удмуртии) ― Удмурт Республикасы башкаласы Ижевск шәһәренең Октябрь районы Максим Горький урамында урнашкан мәдәният учреждениесе.

Удмуртия дәүләт
рус драма театры
Удмуртиысь ӟуч
драмая кун театр

Элеккеге «Ижмаш» мәдәният сарае бинасы, 2011 елдан рус драма театры бинасы, 2011 ел.
Адрес Максим Горький урамы, 71
Ижевск, Удмуртия, Россия байрагы Россия Федерациясе
Нигезләнгән 1935
Ачылган 1935 ел
Директор Стелла Александровна Кудрявцева
Официальный сайт
Объект культурного наследия народов РФ регионального значенияОбъект культурного наследия России регионального значения
рег. № 181610681900005 (ЕГРОКН)
объект № 1800000023 (БД Викигида)
 
Бинаның төньяк диварында Удмуртиянең 1нче Конституциясен кабул итүгә багышланган истәлек тактасы
 
Театр бинасы 1960 елда СССР почта маркасында

1935 елның 11 июнендә Удмурт АССР Халык Комиссарлары Советының шул ук елның 1 сентябреннән даими эшләүче Дәүләт рус драма театры булдыру турында карары чыга. Театрның беренче коллективы Мәскәүнең сәнгать театры[d], провинциаль театрлар, шулай ук театр училищеларын тәмамлаучылардан төзелгән. 1935 елның 18 октябрендә узган беренче спектакль «Аристократлар» булган. Театрның беренче еллары репертуарына «Маскарад», «Три сестры», «Үле җаннар», «Иркутск тарихы» кебек әсәрләр керә.

1941 елның маенда берләшкән рус һәм удмурт драма театрының бинасы янгын вакытында янып бетә. Коллективның бер өлеше Сарапулга күченә, тиздән сугыш башлана. Бөтен реквизитларын диярлек югалткан театр труппасы госпитальләрдә, колхозларда, фабрикаларда һәм заводларда концертлар белән чыгыш ясый башлый, шулай ук яңа спектакльләр өйрәнә: «Русские люди», «Двенадцатая ночь», «Батальон идет на Запад», «Дама-невидимка», «Нашествие» һәм «Сирано де Бержерак».

Сугыштан соң, 1946 елда, театр Ижевскида яңа бина ала, труппа шунда җыела. Шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан театр бинасы архитектор В. Тишин проекты буенча төзелгән һәм 760 тамашачыны сыйдыра. Яңа бинада беренче спектакль удмурт драматургы И. Г. Гаврилов әсәре буенча куелган «Азин» спектакле була.

1961 елда театр В. Г. Короленко хөрмәтенә атала башлый. 1970―1980 елларда театр сәхнәсендә «Мария Стюарт», «Старомодная комедия», «Вечно живые», «Святая святых» һ. б. спектакльләр куела. 1980―1990 елларда М. Шатровның «Диктатура совести», «Самоубийца», «Звёзды на утреннем небе», «Черный человек, или Я бедный Сосо Джугашвили» спектакльләре күрсәтелә.. 2000-елларда «Гений и беспутство», «Театр», «Волки и овцы», «Медовый месяц длиною в жизнь», «Пока она умирала» һәм «Плачу вперед» спектакльләре куела.

2011 елда театрга Горький урамындагы элек «Ижмаш»[d] мәдәният сарае урнашкан, сугыш елларында атыш коралы ясау цехлары урнашкан бина (архитектор В. П. Орлов[d]) бирелә. 2010 елга кадәр бинаны эшче һәм солдат скульптуралары белән «Җиңү триумфы» композициясе бизәгән, ул 1948 елда аның түбәсендә урнаштырылган булган һәм мәдәният йорты реконструкцияләнгәннән соң югалган. Бинаның тарихи архитектура кыяфәтен торгызу өчен Ижевск скульпторлары иске фотосурәтләр һәм архив материаллары буенча скульптура композициясенең күчермәсен ясаганнар[1].

Театр бүген

үзгәртү
 
Театр төнлә (көнбатыш дивар күренеше). Уңда Михаил колоннасы.

Театрның хәзерге репертуары «Мария Стюарт», «Тёмные аллеи», «Игроки», «Барин, Полина и петух», «Дама с камелиями» кебек әсәрләрдән тора. Соңгы 10 елда театр җитәкчесе Россиянең атказанган артисты, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Сафонов була. 2010 елның көзеннән театрның баш режиссеры — Виктор Прокопов[2]. 2002 елдан театр директоры ― Стелла Александровна Кудрявцева, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре[3]. 2017 елдан театрның баш режиссеры – Яков Ломкин[4].

Театр Россиянең башка шәһәрләрендәге артистлар белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда театрда «Яшь режиссерларның иҗади лабораториясе» (рус. Творческая лаборатория молодых режиссёров) уздырылган[5]. Театр гастрольләргә еш чыга, Пермь, Уфа, Казан, Түбән Новгород, Төмән, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясый[6].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү