Пластма́ссалар (пласти́к ма́сса) — полимерлар нигезендә ясалучы, җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклый торган органик материаллар. Синтетик полимерлар нигезендә ясалган пластмассалар аеруча киң таралган.

Пластмассалар
Сурәт
Материал төре казылма ягулык һәм күбөлеш
Нинди вики-проектка керә WikiProject Polymers[d], WikiProject Materials[d], Проект:Химия[d] һәм Проект:Природа[d]
 Пластмассалар Викиҗыентыкта
Полипропилен молекулалары чылбыры.
Пластмассадан тулысынча яки өлешчә ясалган көнкүреш әйберләре

Җитештерү масштаблары буенча алар полимер материаллар арасында беренче урында торалар. Механик ныклыгы зур, тыгызлыгы кечкенә, химик яктан бик тотрыклы булулары белән беррәттән, алар яхшы җылылык изоляторы, электр изоляторы үзлекләренә ия һ. б. Пластмассаларны арзан чималдан җитештерәләр, алар эшкәртүгә җиңел бирелә һәм алардан бик күп төрле әйберләр ясарга мөмкин. Болар барысы да халык хуҗалыгының барлык тармакларында һәм техникада, көндәлек тормышта аларның киң кулланылуын тәэмин итә.

Беренче пластмассаны инглиз металлургы Александр Паркс 1855 елда ясый. Паркс аны үзе хөрмәтенә «паркезин» дип атый, соңрак аны целлулоид атамасы кысрыклый. Паркезин азот әчелеге һәм эреткеч сыекча белән эшкәртелгән целлюлозадан эшләнгән булган.

Пластмассалар җитештерү үсеше табигый пластик материаллардан (сумаладан ясалган сагыз, шеллак) башланды, химик яктан модификацияләнгән табигый материаллар белән дәвам итте (резин, нитроцеллюлоза, коллаген, галалит), ахырдан тулысынча синтетик молекулаларга җитте (бакелит, эпоксид сумала, поливинилхлорид, полиэтилен һ.б.).

Пластмасса төрләре үзгәртү

Полимер сыйфатларына һәм үзле-агучан халәттән пыяласыман халәткә күчү характерына күрә пластмассаларны термопластларга һәм реактопластларга бүлеп йөртәләр.

  • Термопластик полимерлар (мәсәлән, полиэтилен) җылытканда йомшаралар һәм бу хәлдә формаларын бик җиңел үзгәртәләр. Суынганда алар яңадан каты хәлгә кайталар һәм бирелгән форманы саклыйлар. Яңадан җылытканда алар тагын йомшаралар, һәм аларны икенче төрле яңа формага кертеп була һ. б. Термопластик полимерлардан җылыту һәм басым ясау юлы белән төрле әйберләр ясарга һәм, әгәр кирәк булса, аларны яңадан шул ук юл белән эшкәртергә мөмкин.
  • Термореактив полимерлар җылытканда башта пластик булып китәләр, ләкин аннары пластиклык сыйфатын югалталар, җылытканда йомшармый һәм эреткечләрдә эреми торганга әвереләләр, чөнки аларның сызыкча макромолекулалары үзара химик тәэсир итешү аркасында (каучык резинга әверелгәндәге кебек) полимерның күләмле структурасы барлыкка килә. Мондый материалны яңадан эшкәртеп яңа әйбер ясарга мөмкин түгел: ул, пространстволы структура алганлыктан, яңадан эшкәртү өчен кирәкле пластиклык үзлеген югалта.[1]

Пластик тамгалау системасы үзгәртү

Пластик калдыкларны утилизацияләү максатлары өчен 1988 елда махсус тамгалар һәм идентификация кодлары системасы уйлап чыгарылган. Пластик тамгалары өчпочмак формадагы өч уктан һәм аның эчендәге пластик төрен күрсәтүче саннан тора.

Пластмассаны эшкәртү универсаль халыкара кодлары
Билге Инглиз атама Урысча/Татарча атама Искәрмә
  PET яки PETE ПЭТ, ПЭТФ
Полиэтилентерефталат
Гадәттә минераль сулар, алкогольсез эчемлекләр, җиләк-җимеш суларын салу өчен, төрү, тышлау материаллары өчен файдаланыла.
  PEHD яки HDPE ПЭНД
Югары тыгызлыклы полиэтилен,
Түбән басымлы полиэтилен
Шешә, флягалар, ярымкаты төрү материаллары өчен файдаланыла. Азык-төлек өчен хәвефсез санала.
  PVC ПВХ
Поливинилхлорид
торбалар, бакча өчен йорт җиһазы, идән түшәү материаллары, тәрәз профильләре, жалюзи, изолента, көнкүреш химиясе өчен төрү материалы һәм аш өстәле өчен җәймәләр ясаганда кулланыла. ПВХ азык-төлек продуктларын төрү яки саклау өчен куркыныч булырга мөмкин, чөнки составына диоксиннар, бисфенол А, терекөмеш, кадмий керергә мөмкин.
  LDPE и PELD ПЭВД
Түбән тыгызлыклы полиэтилен,
Югары басымлы полиэтилен
Брезент, чүп капчыклары, пакетлар, тасмалар һәм сыгылмалы савытлар. Азык-төлек өчен куркынычсыз санала.
  PP ПП
Полипропилен
автомобил җитештерү өчен (җиһазлар, бамперлар), уенчыклар, шулай ук азык-төлек сәнәгатендә. Суүткәргечләр өчен полипропилен торбалар кулланыла. Полипропилен савытларга кайнар аш салып ашарга ярый, ул куркыныч түгел.
  PS ПС
Полистирол
Йортларның җылылыгын саклаучы дивар плитәләре, азык-төлек төрү, кашык-чәнечкеләр, CD-диск тармалары һ.б. төрү материаллар ясау, уенчыклар, савыт-саба, каләмнәр һ.б. өчен файдаланыла. Бу материалның куркыныч булу ихтималы бар, чөнки янган очракта ул стирол бүлеп чыгара. Полистирол савытка кайнар аш яки чәй салырга ярамый. Ул тик салкын ризык өчен билгеләнгән.
  OTHER яки О Башкалар Бу төркемгә өстә күрсәтелмәгән пластмассалар керә. Бу күбесенчә поликарбонат. Поликарбонатта кеше өчен куркыныч бисфенол А булырга мөмкин[2]. Каты үтә күренмәле эшләнмәләр ясала..

Пластик җитештерү үзгәртү

Полиэтилен – ак төстәге термопластик каты материал. Ул кулга парафин кебек майлы булып тоела. Полиэтиленның янучанлыгы, аның реагентларга карата химик тотрыклылыгы турында алдан әйтергә мөмкин. Полиэтилен аз гына яктыра торган зәңгәрсу ялкын белән яна. әчелек, селте, оксидлаштыручы (калий перманганаты) эремәләр аңа тәэсир итми. Куертылган нитрат әчелеге полиэтиленны җимерә. Полиэтиленның химик яктан тотрыклы булуы, аны төрле торбалар, химик аппаратлар төзү эшендә детальләр эшләү, химик агрессив сыеклыкларны саклау һәм күчереп йөртү өчен савытлар ясауда кулланырга мөмкинлек бирә

Полипропилен тотып карауга майлысыман, ак төстәге термопластик материал. Ул үтә чыдамлы изоляция, торбалар, машина детальләре, химик аппаратуралар ясау өчен тотыла. Күп тапкырлар бөгелү-сыгылуларга һәм ышкылуларга шактый чыдам булуы аркасында аннан бик нык арканнар ишәргә, ятьмә ясарга, техника өчен тукымалар әзерләргә мөмкин. Полипропиленнан эшләнгән әйберләр, полиэтиленнан эшләнгәннәренә караганда, югарырак температураларда (120—140 °С ка кадәр) кулланыла ала.

Поливинилхлорид — сызыкча макромолекулалары «баштан — койрыкка» тибында төзелгән термопластик полимер (Mr 10000 нән 150000 гә кадәр). Аны табу, таркалганда чылбырны үстерә башлау өчен, ирекле радикаллар бирүче инициатор катнашында хлорвинилны (винилхлоридны) радикаллы полимерлаштыруга нигезләнгән.

Поливинилхлорид әчелекләр һәм селтеләр тәэсиренә бирешми, яхшы диэлектрик сыйфатларга, механик ныклыкка ия. Ул янмый, ләкин җылытканда чагыштырмача тиз таркала, бу вакытта хлороводород аерылып чыга. Поливинилхлорид нигезендә ике типтагы пластмасса: шактый каты винипласт һәм йомшаграк пластикат табыла. Полимерның таркалуын булдырмау өчен, пластмассага стабилизаторлар өстиләр, йомшак пластикат тапканда, моннан тыш, пластификаторлар да кушалар.

Винипласттан химик яктан тотрыклы торбалар, химик аппаратлар өчен детальләр, аккумулятор банкалары һ.б. күп нәрсәләр ясыйлар. Пластикат исә линолеум, ясалма күн, клеенка, су үткәрми торган плащлар әзерләү өчен тотыла, үткәргечләрне, шул исәптән су асты кабельләрен, изоляцияләү өчен файдаланыла.

Полистирол — сызыкча структуралы полимер. Аның молекуляр массасы 50 000 нән 300 000 гә кадәр җитә. Аны мономерны радикаллы полимерлаштыру юлы белән инициатор катнашында табалар. Полистирол — бик яхшы диэлектрик үзлекле термопластик материал, селтеләр тәэсиренә һәм нитрат әчелегеннән кала барлык әчелекләргә химик бирешмәүчән.

Үтә термопластик материал буларак, полистиролдан төрле формадагы бик күп төрле әйберләр ясыйлар. Яхшы диэлектрик буларак, аны электр- һәм радиоаппаратура детальләре, кабель изоляциясе җитештерү өчен тоталар. Аннан декоратив бизәү әйберләре, төрле панельләр, тышлагыч плиталар һәм бик күп башка нәрсәләр ясыйлар. Ул көнкүреш әйберләре — яктырту аппаратурасы, савыт-сабалар, галантерея әйберләре, балаларга уенчыклар һәм башка нәрсәләр эшләү өчен киң кулланыла. Полистиролның куллану мөмкинлекләрен чикләп килгән кимчелекләреннән берсе — бәрелгәндә чагыштырмача тиз уалучан булуы. Хәзерге вакытта полимерны синтезлау процессында каучык кулланып, бәрелүгә чыдамлы полистирол (бәрелү үзлеге зур булган) табалар. Хәзер күбрәк шундый полистирол кулланалар. Полистирол полимерга күбекләндерүче матдәләр өстәп пенополистирол табалар. Андый полистирол ябык күзәнәкле катып калган күбек структурасын ала. Бу материал бик җиңел. Пенополистирол, җылылык һәм тавыш изоляцияләүче материал буларак, төзелештә, суыткычлар техникасында, мебель җитештерү промышленностенда кулланыла. Аның белән үткәргеч торбаларны изоляциялиләр, транспортлана торган приборларны, азык продуктларын һ. б. төрәләр.

Полиметилметакрилат — төссез, үтә күренмәле һәм яктылыкка чыдамлы каты матдә. Ул бәрелгәндә уалмый, әчелек һәм селте эремәләренә бирешми. Үтә күренмәле булуы аркасында полимерны органик пыяла дип йөртәләр. Аны буярга да мөмкин. Гадәттәге силикат пыяладан аермалы буларак, органик пыяланы механик ысуллар белән теләгәнчә эшкәртергә, ябыштырырга мөмкин. Полиметилметакрилат очкыч, кораб, автомобил тәрәзәләренә кую, яктылык техникасы кирәк-яраклары эшләү, линзалар, зурайтып күрсәтүче пыялалар ясау өчен һәм лазер техникасы материалы буларак һ.б. файдаланыла.

Фенолформальдегид пластмассалар. Пластмассалар нигезен тәшкил итүче югары молекуляр фенолформальдегид сумаланы полимерлаштыру юлы белән түгел, бәлки поликонденсация реакциясе ярдәмендә синтезлыйлар. Сыйфатлары белән ул термопластик түгел, бәлки термореактив сыйфатлы санала. Башка пластмассалардан ул шушы ике билгесе белән аерыла. Сумала синтезлау өчен фенолны формальдегид белән, катализатор сыйфатында әчелек яки селте катнашында җылыталар. Фенолформальдегид сумалаларны төрле композиция материаллары белән бергә файдаланалар. Бәйләгеч ролен уйный торган полимер белән беррәттән, аларга тутырмалар, катыручы матдәләр, буягычлар һ. б. компонентлар өстиләр. Әйберләрне ясау процессында, мәсәлән, җылытып пресслаганда, башта — форманы тигез тутыра торган термопластик үзлекле пластмасса, соңрак җылыту һәм басым тәэсире астында пространстволы структура ала: каты монолит эшләнмәгә әверелә. Фенолформальдегид пластмасса нигезендә эшләнгән әйберләр механик яктан нык, җылытуга үтә чыдамлы, әчелекләргә бирешмәүчән булулары һәм диэлектрик сыйфатлары яхшы булу белән характерланалар.

Тутырма сыйфатларында җепселле материаллар, мәсәлән, киҗе-мамык чүбе, тукыма калдыгы файдаланып, волокнит дип атала торган пластмассалар табалар. Алардан күп кенә техник детальләр, рейкалар, втулкалар, фланецлар, электр ялгагычлары һ. б. ясыйлар.

Тутырма итеп агач онын файдаланып, фенолформальдегид пластмассалардан пресс-порошок әзерлиләр. Ә аны җылытып пресслау юлы белән, радио һәм электротехника кирәк-яракларының киң ассортиментын (штепсельләр, розеткалар, радиодетальләр, телефон трубкалары һ. б.) һәм шулай ук көнкүрештә кулланыла торган күп кенә приборлар ясыйлар.

Тутырма сыйфатында киҗе-мамык тукыма файдаланганда текстолит (текстиль таш) дип йөртелә торган нык пластмасса барлыкка килә. Аннан машиналарның аеруча җаваплы детальләрен: шестерня, подшипник вкладышлары, детальләр арасына кыстыру балдаклары, шкивлар һ. б. эшлиләр.

Агач-катламлы пластиклар киң таралган. Мондый пластикларны бик юка итеп ясалган агач табакларын — агач шпоннарны — фенолформальдегид сумала белән эшкәртеп (аннары пресслап) ясыйлар. Алар нык та, арзан да һәм шуңа күрә машиналар төзүдә конструкцияләү материалы буларак, транспортта, техниканың башка өлкәләрендә һәм шулай ук йорт җиһазы җитештерүдә уңышлы кулланылалар.

Тутырма сыйфатында пыяла тукыма кулланып эшләнгән пластиклар — пыяла текстолитлар (стеклотекстолитлар) бик киң кулланыла. Алар — аеруча нык, җылытуга бик чыдамлы, яхшы электр изоляцияләү материалы. Аларны автомобилләр, кораблар төзү эшендә, транспортта зур габаритлы һәм катлаулы конструкцияләр җитештерү өчен файдаланалар.[3]

Кеше сәламәтлегенә йогынтысы үзгәртү

АКШ галимнәре раслаганча, кеше организмында табылган «пластик» матдәләрнең 80 проценты пластик тәрәзәләр, җиһазлар, ә иң күбе савыт-саба аша кергән. Зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Полимерлар үзләре генә зыянлы түгел, аларны төрле технологик өстәмәләр, эретмәләр кушып ясыйлар, шулар кеше организмын агулый. Зарарлы матдәләр азыкны савытта саклаганда яки җылытканда бүленеп чыга. Әйтик, бер төрле пластикны микродулкынлы мичтә җылыту тыелса, икенче төрен юарга да ярамый. Мисал өчен: полихлорвинил – аның төп өлеше хлордан тора. Бу төр пластиктан эчемлекләр салу өчен шешәләр, косметика савытлары, бер тапкыр кулланылыштагы савыт-сабалар эшлиләр. Полимер берникадәр вакыттан соң зыянлы матдә бүлеп чыгара башлый. Ул шешәдән суга, тәлинкәдән ашамлыкка күчә һәм турыдан-туры организмга эләгә.

Пластик шешәләргә чәй яки исерткеч эчемлекләр салучылар да бар. Базарларда пластик шешәләрдә сөт яки май сатыла. Бакчачылар өчен биш литрлы шешәләр чиләк, канистр ролен үти. Ә кайберәүләр шул шешәләрне күтәреп, шифалы, изге су алырга йөри һәм суны айлар, еллар буе шунда саклый. Экспертлар фикеренчә, ул шешәләргә судан башка әйбер дә салырга ярамый һәм пластик савыт-саба бер тапкыр файдаланылганнан соң кабат кулланылырга тиеш түгел. Дөрес, шешә ябык вакытта, анда әче тудыргыч кергәнче, пластикның зыяны юк. Ачкач кына шешә тотрыклы үзлеген югалта. Изге суларны пластик шешәдә түгел, пыяла савытларда саклыйлар. Аңа чәй яки алкоголь эчемлекләр дә салмагыз.

Пластик тустаганнар чыдамрак булсын өчен стабилизатор кушалар, мондый савытка чәй яки аракы салуга зарарлы матдәләр бүленеп чыга башлый. Җәйге кафеларда шашлык салу өчен кулланылучы полистирол тәлинкәләрнең дә зыяны бар. Тәмле ит, китчүп белән бергә организмга агу да керәчәк. Пластмасса стаканнан аракы эчсәң, бөерләргә генә түгел, күзләргә дә тәэсире булачак. Пластик савытка майлы азык-төлек салып ашарга да киңәш ителми. Ул савытларны җылытканда зарарлы матдәләр бүленеп чыгу тагын да көчәя.[4]

Пластикка каршы һөҗүм үзгәртү

Пластик кисәкчәләрнең авырлыгы зоопланктонга охшаган, һәм морза яки балык аларны ризык өчен ялгышырга мөмкин. Озакка сузылган пластик (шешә капкалары һәм боҗралары, бер тапкыр кулланыла торган яктырткычлар) диңгез кошлары һәм хайваннарның ашказанында бетә.[5] Экологларның халыкара группасы, кулларына саннар тотып, пластикка каршы һөҗүмгә чыкты[6][7]. Бының үз гыйлләсе бар. Мәсәлән, дөньяда 8,3 миллиард тонна пластик җитештерелгән, шуның бөтен яртысы соңгы ун елда барлыкка килгән. Ташлап куелган барлык пластмассаның тугыз проценты кына кабаттан эшкәртелгән, 12 проценты яндырылган, калган 79 проценты чүп өемнәренә озатылган. Хәзер бу калдыктан Аргентина кебек зур бер илне каплап куярга мөмкин. Аурупада бүген пластик калдыкларның – 30, ә АКШ-та тугыз проценты эшкәртелә. Үкенечкә каршы, әле фән һәм сәнәгать пластиктан котылуның нәтиҗәле һәм арзан ысулын тапмаган. Технологияләр күп түгел. Аны пиролиз процесында җылылык алым белән яки яндырып кына юк итәргә мөмкин. Әлбәттә, соңгысы тирә-юнь мохит, кеше организмы өчен зарарлы. Белгечләр фикеренчә, кавырсын савытлар ары иләү исәбе белән җитештерелсә, аларны берничә тапкыр файдаланырга мөмкин булыр тору. Мәсәлән, пластик шешәне 20 тапкыр эшкәртергә була. Бу үз чиратында калдыклы җитди кәметүгә булышлык итер тору. Әлегә материалның сифатына бәйле мондый мөмкинлек чикләнгән. Бу эшләре алып барган авторларның берсе Роланд Гейер материалны мөмкин кадәр күбрәк кабаттан эшкәртү ысулы барлыгын белдерә: «Әммә бүген пластмассаның 90 проценты кына бер тапкыр эшкәртелә. Исәпләүләр күрсәтүенчә, алда дә шушылай дәвам итсә, ул сагында 2050 елга планетада 12 миллиард тонна пластик җитештереләчәк. Мәсьәләне ничек хәл итәргә соң? Бу проблеманы киләчәк буынга калдыруыбыз кызганыч».

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү