Полимерлар (юнан телендә: полимерес — күп өлешләрдән торган) — молекулалары (макромолекулалар) бер яки берничә төрле күп санлы кабатланучы төркемнәр (мономер звенолары)ннан тәшкил булган югары молекуляр массалы (берничә меңнән берничә миллионга кадәр) химик кушылмалар. Макромолекула составындагы атомнар бер-берсе белән нигез яки координацион валентлык көче ярдәмендә бәйләнгән була.
Полимерлар табигый — биополимерлар (нуклеин кислоталары, табигый сумалалар) һәм синтетик (полиэтилен, полипропилен, фенолформальдегид сумалалар) полимерларга бүленә. Полимерлар бер төр структуралы звенолар (мәсәлән, поливинилхлорид — CH2CHCl—) яки үзара чиратланышучы төрле хасияткә ия (сополимер)дан торган була; винилхлорид һәм винилацетат сополимеры моңа мисал була ала. Бер ничә кече гади молекулаларның берегүеннән хасил булган полимерлар олигомерлар дип атала. Мономерның 2 молекуласы кушылыуыннан хасил булган молекула димер дип атала. Мондый кушылмалар үзенең хасияте буенча түбән һәм югары молекулалы кушылмалар арасындагы урында тора.
Полимер молекулалары полимерлану һәм поликонденсатлану ысуллары белән хасил була. 20-гасырның 2-нче яртысыннан башлап полимерлар синтезының яңа ысулларын эшләп чыгарылган булган, мәсәлән: а) әзер полимерларга берәр яңа, кушымча мономерны химик "ябыштыру". Бу әзер полимерлар молекуласының ясалуына һәм иркен радикаллар хасил булуына ярдәм итә. Монда полимерларның сызыкча молекуласына полимерланучы қушымча мономер ян тармагы "ябыштырыла"; б) ике әзер полимер боҗрасын көчле механик тәэсир астында узып, макромолекула өлешләрен беректереп, яңа макромолекулалар, ягъни "блок полимерлар" хасил була. Бу ысуллар хасил булган полимер хасиятләрен (ныклыгы, химик тотрыклылыгы, электр үткәрүчәнлек һ.б.) үзгәрешен мөмкин итә.
Полимерларның составы һәм синтез ысулларына карап, алардан каты һәм эластик, нык һәм уалучан, эссе һәм суыкка чыдам, химик тәэсирләргә бирешмәү һ.б. хасиятләргә ия булган хасил булган кушылмалар табу мөмкин. Хасил итү өчен полимерларга тутыргычлар һәм башка матдәләр кушыла. Полимерларның мөһим хасияте шул, алардан штамповкалау, пресслау кебек гади ысуллар белән әйберләр ясау мөмкин.
Полимерларны табу башта катлаулы булмаган матдәләр, күмер һәм агачны эшкәрткәннән барлыкка килгәннән (мәсәлән, фенол, формалин һәм башкалар)га нигезләнгән иде. Хәзерге вакытта полимерларны табу өчен нефтьне эшкәртүдән, табигый газ, каты ягулыктан табылган матдәләр, агач һәм төрле үсемлектән килеп чыкканнардан эшләтелә. Хасиятнең җайлылыгы, халык хуҗалыгына китергән файдасының күп булуы һәм ясалган әйберләрнең күп булуы полимерларны киң күләмдә эшләп чыгаруга мөмкинчелек бирә.
Полимерлар хасиятенә күрә, түбәндәгеләргә бүленә: каучуклар — киң температура диапазонында эластиклык хасиятен югалтмаган полимерлар; пластмассалар — югары температурада йомшарган һәм киң температура диапазонында бик тә нык, каты, чагыштырмача эластик полимерлар; синтетик җепселләр — югары температурада (180—200°) йомшарган һәм шул температурада нык җеп булып сузылган полимерлар; лак һәм буяулар — тутыгуга бирешмәү хасиятенә ия, металл, агач һәм пыялага ябышучан, атмосфера һәм механик таэсирләргә чыдамлы полимерлар. Полимерларның хасияте төрлечә булганлыктан алар кара һәм төсле металлар, агач, таш, сөяк, пыяла һәм башка урында эшләтелә. Башка синтетик полимерлар ион алмашу сумалалары, кан плазмасы урынбасары сыйфатында, туфракны структуралауда һәм башкаларда куллана.

Әдәбият үзгәртү

  • Askarov M. A., Jalilov A. T., Sintez ionogennix polimerov, T., 1978; Ismoilov I. I., Jalilov A. T., Askarov M. A., Ximicheski aktivnie polimeri i oligomeri, T., 1993; Maxsumov A. S, Ismoilov I. I., Polimernie soli: sintez, svoystva, primeneniye, T., 2002.

Isroil Ismoilov.[1]

  1. OʻzME. Birinchi jild. Toshkent, 2000-yil