Фәрдетдин Сәхәбетдинов

хәрби очучы

Фәрдетдин Сәхәбетдинов, Фәрдетдин Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов (1919 елның 29 октябре, РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Югары Табын1943 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, Ленинград өлкәсе, Мга районы, Карбусель) ― Бөек Ватан сугышында Николай Гастелло(рус.) (1907―1941) батырлыгын кабатлап, һәлак булган хәрби очучы.

Фәрдетдин Сәхәбетдинов
Туган телдә исем Фәрдетдин Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов
Туган 29 октябрь 1919(1919-10-29)
РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе , Югары Табын
Үлгән 1 апрель 1943(1943-04-01) (23 яшь)
СССР, РСФСР, Киров районы (Ленинград өлкәсе), Карбусель
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре хәрби очучы
Ата-ана
  • Сәхәбетдин (әти)
  • Таҗилбанат (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1919 елның 29 октябрендә Минзәлә өязе (хәзерге Мөслим районы Түбән Табын авыл җирлеге) Югары Табын авылында унбер балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Югары Табын мәктәбенең өч классын тәмамлагач (1929), Фәрдетдиннең гаиләсен, «кулак гаиләсе» дип гаепләп, сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән гаилә Ижау шәһәренә кайтып төпләнә, әтисе хәрби заводка эшкә керә, гаилә башта ярымҗимерек баракта урнаша, соңыннан Комсомол урамында аерым йорт җиткерәләр. Фәрдетдин шәһәрнең 5нче мәктәбендә укый, 1940 елда шәһәр аэроклубын тәмамлый. Әтисе Сәхәбетдин Совет-фин сугышында бер кулын өздереп кайта, яңадан заводка урнашып, эшли башлый. 1940 елның 18 сентябрендә Кызыл гаскәргә алынган Фәрдетдин Сарытау өлкәсе Балашов шәһәрендә хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. 1943 ел башыннан кече лейтенант Ф. С. Сәхәбетдинов мөстәкыйль оча башлый. Ил-2 штурмовигында Волхов фронтының 14нче Һава көчләре армиясе 281нче штурм авиадивизиясенең 703нче штурмавиаполкы составында хәрби операцияләрдә катнаша. Полкташларыннан беренчеләрдән булып, аңа 14нче Һава көчләре армиясе командующие, Советлар Берлеге Каһарманы генерал-лейтенант И. П. Журавлевның(рус.) рәхмәт хаты һәм кул сәгате тапшырыла.

Һәлак булуы үзгәртү

1943 елның 1 апрелендә[1]) Ил-2 штурмовигы (завод номеры 301358; АМ-38 № 458411 моторы белән) очучысы кече лейтенант Ф. С. Сәхәбетдиновка һәм радист-укчы сержант Егор Васильевич Кретовка (1921 елда Курск өлкәсендә туган) Ленинград өлкәсе Мга районы(рус.) Карбусель авылы һәм Малукса бистәсе арасындагы дошманның ныгытмаларын, тере көчен һәм хәрби техникасын юк итәргә приказ бирелә. Ил-2 штурмовигы очып килеп, бомбалар яудыра. Дошман очкычны ут боҗрасына ала, снаряд тиеп, штурмовик фюзеляжы яна башлый. Очучылар яна торган очкычны дошман өстенә юнәлтергә карар кыла. Якын килеп, дошман ныгытмаларына бомбаларын ташлыйлар, аннары штурмовик Белое күле янындагы 5 м тирәнлектәге сазлыкка төшеп чума [2].

2002 елда, 59 елдан соң, балыкчылар һәм аучылар сазлыкта яткан штурмовикны күреп ала. 22 июньдә штурмовикны сазлыктан чыгару эшенә керешләләр. Эш 2 атнага сузыла.

2002 елның 10 октябрендә Ленинград өлкәсе Киров районының «Яңа Малукса» хәрби-мемориаль комплексының «Батырлык» мәйданында мәрмәр плитәгә тагын ике исем өстәлә. Егор Кретов җәсәде шунда җирләнә. Фәрхетдин Сәхәбетдиновның җәсәде, туганнары соравы буенча, Ижауга кайтарылып, 15 октябрьдә шәһәрнең иске татар зиратында җирләнә[3].

Хәтер үзгәртү

  • 2009 елның 9 декабрендә ТР Министрлар Кабинеты соравы буенча Горький тимер юллар дирекциясе карары белән Казан―Ижевск―Казан маршруты буенча йөрүче тимер юл экспрессына (электропоезд) гастеллочы Фәрдетдин Сәхәбетдинов хөрмәтенә «Батыр Фәрдетдин» исеме бирелә[4].
  • Ленинград өлкәсе Киров районының Яңа Малукса(рус.) хәрби мемориалында экипажга истәлек ташы куелган.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү