Яңавыл районы


Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЯңавыл шәһәре.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.

Яңавыл районы
Flag of Yanaulsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Yanaul rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Яңавыл
Халык исәбе 44 911 (2017, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 2,094 км²
Координатлар 56.2667°N 54.9333°E, 56.25°N 54.91667°E Edit this on Wikidata
Карта

1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ферма­лар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолм­нефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.

Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.

ГеографияҮзгәртү

Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.

Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.

Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).

ХалыкҮзгәртү

Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), руслар (5822), чирмешләр (3426) яши.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[10]2017[11]1 гый 2018[12]1 гый 2019[13]
66 20064 39963 55153 72248 57222 86148 13444 91144 36043 870

Район җирендә туган танылган кешеләрҮзгәртү

Язучылар:

ИкътисадҮзгәртү

Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.

Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.[14]

ТранспортҮзгәртү

Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.

МәгарифҮзгәртү

Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.[15]

МатбугатҮзгәртү

Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда русча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.

Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга[16].

1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе рус һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://www.yanaul.ru/?part_id=183,464
  2. Фамилия Бәзгетдин исеменнән ясалган булса кирәк
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  12. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  13. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  14. Социально-экономическое положение в январе-декабре 2009 года(үле сылтама)
  15. «“Туган тел-2007” конкурсына рәхим итегез!»
  16. http://yanzori-rb.narod.ru/