Эрот Зарипов, Эрот Якуп улы Зарипов (Эрот Якубович Зарипов, 20 июль 1938(1938-07-20), Иштирәк[d], Өя районы, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР12 май 2009(2009-05-12) (70 яшь), ) — рәссам, СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).

Эрот Зарипов
Туган телдә исем Эрот Якуп улы Зарипов
Туган 20 июль 1938(1938-07-20)
Иштирәк[d], Өя районы, Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 12 май 2009(2009-05-12) (70 яшь)
Яшәгән урын 2 нче Көньяк-Көнбатыш урам[d], Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Украина матбугат академиясе[d]
Һөнәре рәссам

 Эрот Зарипов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1938 елның 20 июлендә хәзерге Пермь крае Өя районы Иштирәк[d] авылында укытучылар гаиләсендә туган[2]. Яңавыл районының Ямады авылында үскән[3]. Әтисе Якуп, әнисе Рәмисә. Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Башта пейзажлар ясаган, мәктәптә стена газеталарын бизәгән. Сәнгать белән мавыккан әти-әнисе укытучылар белән бергә аның сәләтен үстерергә тырышканнар[4].

Урта мәктәпне тәмамлагач, Эрот Якуп улы Пермь шәһәрендә Я. М. Свердлов исемендәге мәдәният сараеның изостудиясендә курс уза (остазы Виктор Кузин[d])[5] [6]. Армиядә хезмәт иткән вакытта Хабаровск шәһәре Рәссамнар берлеге каршындагы студиядә шөгыльләнүен дәвам итә. 1965 елда Львов шәһәрендә И. Федоров исемендәге полиграфия институтын (1994 елдан академия[d]) тәмамлаган. Казанда Татарстан китап нәшриятында техник һәм сәнгать редакторы булып эшләгән[4].

1973―1978 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укыган[4].

Күп еллар Казан нәшриятларында штаттан тыш рәссам булып эшләгән. Бу вакыт эчендә төрле әдәбият төрләре буенча 200 гә якын китап бизәгән. Бу эшләр арасында Илдар Юзеевның «Пони малае нәни Җирәнкәй» балалар китабы аерым урын алып тора. Бу китапны иллюстрацияләгәндә рәссам пейзаж, архитектура, анимистик мотивлар сайлауда бай фантазия күрсәтә. Рәссам, күк йөзен, җирне, предметлар өслеген каплап, декоратив штрихлауга зур әһәмият бирә. Шуның аркасында сурәтләрнең төсе тонык түгел, бәлки җемелдәгәндәй була[4].

Мәрзия Фәйзуллинаның «Шаян ай» (Казан: ТКН, 1966), Җәүдәт Фәйзинең «Халык җәүһәрләре» (Казан: ТКН, 1971) китапларын, «Мы строим КАМАЗ», «Татар академия театры», «Габдулла Тукай» фотоальбомнарын һәм башка дистәләгән басмаларны бизәгән. Китап графикасы өлкәсендәге эшләре өчен Э. Я. Зарипов күп тапкырлар Бөтенроссия китап сәнгате конкурсларының дипломнары белән бүләкләнгән[4].

Китап графикасы белән беррәттән рәссам музейларны оештыру буенча зур иҗтимагый эш алып бара, тематик эстамп, линогравюралар техникасы өстендә эшли. Иҗатында төп урынны туган як кешеләре ― авыл халкы, нефтьчеләр, төзүчеләр алып тора[4].

Авыл хезмәтчәннәре рәссамга аеруча якын һәм кадерле. «Туган авыл» график сериясе аларның авыр хезмәтенә хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган. «Минем замандашларым» портретлар сериясе үз эченә Совет Татарстанының мәдәният эшлеклеләрен, районда гына түгел, аннан читтә дә танылган якташлары портретларын ала[4].

2009 елның 12 маенда вафат булган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://jyteli.info/kazan
  2. Зарипов Эрот Якубович. Татарская энциклопедия «Милләттәшләр». 2019-11-25 тикшерелгән.
  3. Зарипов Эрот Якубович (1938—2009). Историко-краеведческий музей городского поселения город Янаул. 2019-11-25 тикшерелгән.(үле сылтама)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 Зарипов Эрот Якубович. Земляки – знаменитости.(үле сылтама) Янаульский историко – краеведческий музей (рус.)
  5. Неистовый Эрот Зарипов. 16 июль 2017 тикшерелде.
  6. Кузин Виктор Федорович — Лауреаты — Премия в 2016 — Строгановская премия. Пермское землячество. әлеге чыганактан 2017-07-26 архивланды. 2017-07-16 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү