Мәрзия Фәйзуллина

балалар язучысы, шагыйрә

Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗемәнова) (1930 елның 11 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Шушмабаш2021 елның 23 сентябре, РФ, ТР, Казан) — балалар язучысы, шагыйрә. 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе (2004).

Мәрзия Фәйзуллина
Туган телдә исем Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗемәнова)
Туган 11 июнь 1930(1930-06-11)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Шушмабаш
Үлгән 23 сентябрь 2021(2021-09-23) (91 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре балалар язучысы
Бүләк һәм премияләре А. Алиш премиясе
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

Ул 1930 елның 11 июнендә Татарстанның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946-1956 елларда Казанда төрле оешмаларда – халык судында сәркатип, милисә бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли.

1956–1962 елларда әүвәл балалар бакчасында тәрбияче, аннан Казан Укытучылар йортының балалар тәрбиясе бүлеге мөдире булып эшли.

Иҗат эшчәнлеге үзгәртү

50нче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы – “Салават күпере” дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956-1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер атлы "Чәчәкләр сәгате", "Ике йөрәк", "Зур дулкыннар", "Гөлнар мәктәпкә бара" дигән шигырь китаплары дөнья күрә.

1958-1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М.Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп “Балалар өчен шигырләрь” кулъязмасын тәкъдим итә. Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963-1965 еллар арасында М.Фәйзуллинаның Детгиз, “Малыш” нәшриятларында рус телендә “Цветочные часы”, “Стихи”, “Пропала кошка” исемле өч китабы басылып чыга.

Мәрзия Фәйзуллина – татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

"Гаилә әлифбасы" исемле китабы өчен М.Фәйзуллина 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.

Мактаулы исеме үзгәртү

Вафаты үзгәртү

2021 елның 23 сентябрендә, Казанда, озакка сузылган каты авырудан соң, вафат. 24 сентябрьдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында (Пригородная, 1) җирләнгән [1]

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. – 15 б. – 20000 д.
  • Чәчәкләр сәгате: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 20 б. – 20000 д.
  • Ике көрәк: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 17 б. – 30000 д.
  • Зур дулкыннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 14 б. – 20000 д.
  • Гөлнар мәктәпкә бара: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 12 б. – 30000 д.
  • Шаян ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 29 б. – 25000 д.
  • Саф мәхәббәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 55 б. – 9000 д.
  • Нәни булышчы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 16 б. – 18000 д.
  • Энҗе чәчәк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 103 б. – 9000 д.
  • Уенчыклар иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д.
  • Болытсыз яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 126 б. – 5000 д.
  • Сугыш юлларының тузаны: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 110 б. – 2000 д. Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 24 б. – 50000 д.
  • Чиккән яулык: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 192 б. –10000 д.
  • Мияубикә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 31 б. – 10000 д.
  • Гаилә әлифбасы: әниләр һәм балалар өчен тәрбия китабы. – Казан: Мәгариф, 1999. – 55 б. – 2000 д.
  • Тик сиңа гына: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 224 б. – 1000 д.
  • Цветочные часы: стихи / пер. с татар. – М.: Детгиз, 1963. – 19 с. – 360000 экз.
  • Стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1964. – 13 с. – 110000 экз.
  • Пропала кошка: стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1965. – 20 с. – 150000 экз.
  • Два утенка: стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1972. – 16 с. – 100000 экз.
  • Только для тебя: стихи и поэма / пер. с татар. – М.: Современник, 1978. – 64 с. – 10000 экз.
  • Радуга: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 24 с. – 10000 экз.
  • Спрячься, ветер, в траве: стихи, поэма / пер. с татар. – Казань (?), 2000. – 81 с. – 200 экз.
  • Чебиләр зарядкасы : шигырьләр / Мәрзия Фәйзуллина ; [рәссамы Ольга Ярикова]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 8 б., тышл. б-н. – 12000 экз.

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • Ахунов Г. Кояш гомере һәм балалар // Азат хатын. – 1990. – № 6. – 18–19 б.
  • Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 149–152 б.
  • Ихсанова Л. Мәрзиянең тормыш әлифбасы // Заман-Татарстан. – 2000. – 9 июнь.
  • Баруздин С. Доброе начало // Лит. Россия. – 1963. – 30 авг.
  • Баруздин С. Об Эсфири Цурюпе. Об Иване Василенко. О Марзии Файзуллиной // Дет. лит. – 1978. – № 1. – С. 15–20.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү