Радик Гәрәев — Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле башкорт эстрада һәм опера җырчысы (баритон). БАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1983, 1988). Опера һәм балет театры директоры (1990―1994).

Радик Гәрәев
Тулы исеме

Радик Гәрәев

Туу көне

23 март 1956(1956-03-23)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Яңавыл районы, Яңавыл

Үлү көне

29 октябрь 1996(1996-10-29)

Үлү урыны

РФ, БР, Уфа

Җирләнгән:

Уфа мөселман зираты

Эшчәнлек еллары

1981―1996

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

баритон

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр
РСФСР халык артисты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1956 елның 23 мартында Яңавылда туган. Музыкаль сәләте бала чагында ук күренә башлый. Өйләрендә һәрвакыт музыка яңгырый: әти—әнисе, бертуганнары популяр совет җырларын, башкорт, татар, рус халык җырларын җырлыйлар. Радик көйне эләктереп ала, телдән телгә җиңел күчә, хәтта милли башкару алымын — ике тавышлы бугаз җырлавын да үзләштерә («Урал»ны башкарганда кулланган)[1]

3нче урта мәктәптә укыган, унбиш яшендә музыка училищесына, аннары Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал факультетына укырга кергән[1].

1978 елда Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсында 1нче урынны яулаган. 1980 елда, Сочида Бөтенроссия совет җыры конкурсында лауреат исемен һәм 2нче урынны, 1981 елда Днепропетровскида узган Бөтенсоюз конкурсында яңадан лауреат исемен һәм 2нче урынны алган[1].

Матур тавышы, сәхнә кыяфәте, эшкә сәләте игътибарны җәлеп иткән, 1980 елда 2нче курс студенты Радик Гәрәев Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына солист булып эшкә чакырыла. И. Кальманның «Королева Чардаш» опереттасында Эдвин партиясе белән дебют ясый[1]. 1983 елда Радик Гәрәев Сочида 40 ил вәкиле катнашкан халыкара сәяси җыр фестивалендә Гран-при яулаган[1]

Җырчы академик җырлауны, халык җырларын һәм эстрада көйләрен башкару манерасын бертигез дәрәҗәдә яхшы белгән. Концерт репертуарына чит ил, рус һәм милли классика әсәрләре, рус һәм башкорт халык җырлары, хәзерге авторларның эстрада җырлары кергән. Аның опера репертуарында Онегин («Евгений Онегин» Чайковский), Жермон («Травиата» Верди), Фигаро («Севилья чәчтарашы» Россини), Аксәсән («Урал илчеләре» Заһир Исмәгыйлев), Моралес («Кармен» Бизе) партияләре булган. Радик Гәрәев зур концерт эшчәнлеге алып бара: тугандаш республикаларда «БАССР мәдәнияте декадалары»нда һәм көннәрендә, шулай ук чит илләрдә: Франция, Италия, Финляндия, Төркия, Америка, Германия, Африка һәм Якын Көнчыгыш илләрендә җырлаган. Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналы залында, Үзәк телевидениедә дәрәҗәле концертларда чыгыш ясаган, «Мәскәү көзе», «Ленинград язы», «Май йолдызлары», «Кырымның бәрхет сезоны» фестивальләрендә, «Товарищ кино» кино бәйрәмнәрендә даими катнашкан[1].

1987―1990 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә эшләгән[1].

1990 елның маеннан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры җитәкчесе, бер үк вакытта опера солисты да була. Аның җитәкчелегендә «Уфада Шаляпин кичәләре», «Рудольф Нуриев истәлегенә балет сәнгате фестивале», «Ирина Архипова тәкъдим итә» фестивальләре туган. Нәкъ шул елларда Башкорт театрында хореография даһие Юрий Григорович[d] иҗат иткән[1]

1996 елның 29 октябрендә вафат булган/

  Гәрәевнең йомшак, обертоннарга бай баритоны, яхшы вокаль культурасы, тумыштан сыгылмалылыгы, сәхнәдә үзен лаеклы тота белүе искиткеч. Аңа сүзгә сакчыл караш, шигъри фикернең барлык төсмерләрен тапшырырга омтылу хас; башкаруның ихласлыгы әсәрләрнең образлы асылына тирәнтен үтеп керү белән бергә кушыла[1]
 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре

үзгәртү

БАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1983, 1988). Бөтенрусия (1980), бөтенсоюз (1981) конкурслары лауреаты, «Кызыл канәфер» 8 нче халыкара фестивалендә (Сочи, 1983) «Гран-при» яулый.

Гаиләсе

үзгәртү

Улы Эльнар Гәрәев (1986―2022), Уфа сәнгать училищесының концерт залы мөдире, администратор һәм укытучы, дүрт бала атасы. 2022 елның 30 ноябрендә инфаркттан вафат. [2]

  • 2012 елдан Яңавыл шәһәрендә Радик Гәрәев исемендәге республика конкурсы уздырыла[3]
  • 2016 елда Яңавылда һәйкәл ачылган (авторы — скульптор Халит Галиуллин).
  • Уфада җырчы яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү