РСФСР халык артисты

РСФСР халык артисты (рус. Народный артист РСФСР) — РСФСРның 19311992 елларда гамәлдә булган мактаулы исеме. 1931 елның 10 августында РСФСР ҮБК фәрманы белән булдырылган.

РСФСР халык артисты
Мактаулы исемнең күкрәк билгесе
Ил ССБР байрагы ССРБ, РСФСР байрагы РСФСР
Төр мактаулы исем
Кемгә бирелә артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, башкаручыларга
Кем бирә РСФСР Югары шурасы президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк ССРБ халык артисты
Кечерәк бүләк РСФСР атказанган артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе

Мактаулы исемнең нигезләмәсе буенча, киң җәмәгатьчелектә хуплау тапкан һәм илнең мәдәниятенә зур өлеш керткән югары сәнгати образлар тудырган, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концертлар, эстрада һәм цирк программалары, музыкаль, телевизион, радиоәсәрләр иҗат иткән артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, башкаручыларга бирелгән.

Кагыйдә буларак, әлеге мактаулы исемне алу өчен кандидатның РСФСР атказанган артисты яки РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исемен алганнан соң ким дигәндә 5 ел үткән булуы шарт.

Мактаулы исемнең күкрәккә тага торган билгесе 1981 елның 30 гыйнварында РСФСР Югары шурасы президиумы указы белән расланган.

Мактаулы исем соңгы мәртәбә 1992 елның 4 февралендә хәрби дирижер Владимир Солодахинга бирелгән.

1991 елның 25 декабрендә кабул ителгән канун буенча мактаулы исемне булдырган дәүләтнең рәсми атамасы үзгәртелү сәбәпле[1], 1992 елның 4 февралендә соңгы тапкыр бирелгән [2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү