Нәфкать Нигъмәтуллин

Нәфкать Нигъмәтуллинтатар җырчысы, Татарстанның халык артисты (2012).

Нәфкать Нигъмәтуллин
Туган 16 ноябрь 1962(1962-11-16) (61 яшь)
Башкортстан, Яңавыл районы, Уракай авылы
Милләт татар
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында туа. Биш яшеннән ана назын тоюдан мәхрүм булып үсә. Интернатта тәрбияләнеп үсә. Армиядән соң язмыш җилләре аны Казанга китерә. Башта элемтә техникумын тәмамлый. 1984 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтында эшли. 1987 елда музыкаль белем алу максаты белән училищега керә. Бер үк вакытта «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләренә йөри торган була. Хәзер инде Нәфкать Нигъмәтуллин танылган җырчыларның берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясап йөри. Аның җырлавын җырчы Фидан Гаффаровка охшаталар. Шулай да Нәфкать Нигъмәтуллинның үз репертуары, үз тамашачысы бар. Ул күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны халык күңеленә җиткерергә тырыша.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү