Тәтешле районы
һәм
Тәтешле районы | |
баш. Тәтешле районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Югары Тәтешле |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 22 918 (2017)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Аскын районы, Балтач районы, Борай районы, Яңавыл районы һәм Пермь крае |
Мәйдан | 1376,16 км² |
Почта индексы | 4528ХХ |
Рәсми веб-сайт | tatyshly.ru |
Җирле телефон коды | 34778 |
Тәтешле районы Викиҗыентыкта |
Тәтешле районы (рус. Татышлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Югары Тәтешле авылы.
Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25 163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә.
География
үзгәртүТәтешле муниципаль районы Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнары белән, Пермь краеның Чернушка һәм Көязе районнары белән чиктәш. Район “аю почмагында” урнашкан диярлек. Район үзәгеннән Уфага кадәр 250 км, Пермьгә – 270км, Ижауга – 220 км, Екатиринбурга – 360 км.
Мәйданы 1376 км² тәшкил итә.
Урманнар районның 52 405 га җирен каплый (38%), авыл хуҗалыгы җирләре – 76 387 га, шул исәптән 52 167 га игеннәр.
Район елгаларга бик бай. Тере Танып ага, аның иң зур кушылдыклары Әри һәм Йок.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.
Халык
үзгәртү2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре буенча башкортлар — 60,1%, арлар — 21,5%, татарлар — 14,9%, руслар — 1,9%, марилар — 1,3%, башка милләтләр — 0,3%.
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 62,8%, ар теле — 21,1%, башкорт теле — 11,5%, рус теле — 3,1%, мари теле — 1,2%.[2]
Хәзер мең кешегә исәпләгәндә, уртача 14,4 бала туа.
Демография
үзгәртү1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2008[10] | 2009[11] | 2010[12] | 2012[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
37 325 | ↘34 362 | ↗35 237 | ↘30 148 | ↘26 042 | ↗26 803 | ↘24 618 | ↘24 038 | ↗25 159 | ↘24 797 |
2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] | 2017[1] | 1 гый 2018[18] | 1 гый 2019[19] | 2021[20] | ||
↘24 443 | ↘24 152 | ↘23 649 | ↘23 215 | ↘22 918 | ↘22 703 | ↘22 365 | ↘21 718 |
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Әнгам Атнабаев — Г. Сәләм премиясе лауреаты, БР халык шагыйре.
- Зинирә Атнабаева — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы, РСФСР атказанган, БАССР халык артисты.
- Кәрим Әмири — язучы, укытучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
- Миңнулла Бәдретдинов — гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Казбек Баймөхәммәтов — Бөек Ватан сугышы елларында Тәтешле районы башкарма комитеты рәисе, «Башнефть» баш геологы (1967 елдан), БашНИПИнефть бүлек мөдире (1972 елдан).
- Николай Ведернирков — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Минсадыйк Гарипов — рәссам.
- Индус Дәүләтов — рәссам.
- Риза Ишморат — язучы, РСФСР, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Гарифулла Киеков — мулла, мөгаллим, мәгърифәтче, шагыйрь.
- Әдип Маликов — язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
- Федор Пункратов — язучы, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
- Габделхәй Сәетов — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Киеков) — мулла, мәгърифәтче, шагыйрь.
- Шәүкәт Исмәгыйлов — Башкорстанның атказанган укытучысы.
- Саҗидә Сөләйманова — шагыйрә.
- Шәйхулла Тульвинский — шагыйрь, педагог.
- Әмирҗан Хәйдәров — Советлар Берлеге Каһарманы.
- Салават Фәтхетдинов — РФ һәм БР атказанган, ТР халык артисты, Тукай, Җәлил премияләре лауреаты.
- Хәния Фәрхи — Татарстанның халык артисты.
- Наилә Яхина — шагыйрә, педагог, Татарстан телевидениесе алып баручысы[21].
- Ләйсән Кәшфи (1966, Югары Кодаш), шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты (1991), ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан), Саҗидә Сөләйманова (2011), Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Икътисад
үзгәртүАвыл хуҗалыгы
үзгәртүАвыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Иң табышлы тармак – терлекчелек. Районда 28 сөт-товар фермасы эшли. Шуларның 5есе – нәселле эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән шөгыльләнә. 18 ат фермасы, 12 ферма бозау һәм таналарны ит өчен үстерә.
Авыл хуҗалыгында 38% эчке продукт җитештерелә. 1,4 мең кеше эшли (эре хуҗалыклар). 2010 елда тулаем продукт 1473 млн сумга тиң булган. Продукциянең 51,6% шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Зур хуҗалыкларга 47% туры килә. Фермер хуҗалыкларыныкы 1%ка да тулмый.
Авыл хуҗалыгына субсидияләр күләме 2010 елда 100 млн сумнан ашып киткән.[22]
Сәнәгать
үзгәртүРайонда урнашкан сәнәгать предпприятиеләре 2010 елда 1 118,2 млн сумлык товар җитештергән. Иң зур өлеш нефть тармагына карый (70%), азык-төлек сәнәгатенә 26,6% туры килә.
Тәтешле май заводы үз продукциясен Уфада, Нефтекамада, Яңавылда сата.
Сәнәгатьтә 566 кеше эш белән тәэмин ителгән.
Транспорт
үзгәртүТәтешле районын Борай – Иске Балтач – Көязе автоюлы кисеп чыга. Юлларның 90%ы – каты өслекле.
Мәгариф
үзгәртү2010/11 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар бакчаларында тәрбияләнә. 15 урта мәктәп, 10 филиал, 1 төп мәктәп. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.
№151 һөнәри училище яшьләрне 5 һөнәргә өйрәтә (авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист, умартачы, аш-су остасы, кондитер, автомеханик).
Вузларда 675 студент укый.
Матбугат
үзгәртүРайон газетасы ике телдә чыгарыла: “Тәтешле хәбәрләре” (татарча), “Татышлинский вестник” (русча)(үле сылтама).
Айга ике тапкыр башк. «Аҡ тирмә» кушымта - гәҗите чыга.
Әдәбият
үзгәртү- Клара Байгазина. «Записки краеведа». ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004[23].
Сылтамалар
үзгәртү- Эшләре уң булгач, бәйрәмнәре дә матур(үле сылтама)
- Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Татышлинский район Республики Башкортостан на 2011-2015 годы 2016 елның 4 март көнендә архивланган. (рус.)
- Рәсми сайт. Гомуми мәгълүмат 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 2010 ел җанисәп алу базасы(үле сылтама)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Клара Байгазина. «Записки краеведа». 2017 елның 3 март көнендә архивланган. ГУП «Татышлинская районная типография РБ», 2004
- ↑ Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан на 2011-2015 годы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-07-07
- ↑ Т. Нигъмәтҗанов. Шаккатмалы тарихлар.(үле сылтама) Татар электрон китапханәсе (рус.)