Казбек Баймөхәммәтов

Казбек Баймөхәммәтов (31.03.1931-4.06.2014), галим-нефтьче-инженер-геолог. Һәвәскәр җырчы. 1973-2007 елларда Башкортстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының бүлек мөдире. Геология-минералогия фәннәре докторы (1989). Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1996), Башкорт АССР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982), ССРБ-ның нефть чыгару сәнәгате отличнигы (1981) һәм мактаулы нефтьчесе (1991). Октябрь Революциясе (1986) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1971) орденнары кавалеры.

Казбек Баймөхәммәтов
Туган 31 март 1931(1931-03-31)[1]
Югары Кыйгы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 июнь 2014(2014-06-04) (83 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре Нефтяник (стадион, Ишимбай), җирбелгеч, инженер

Биографиясе үзгәртү

Казбек Сәгыйт улы Баймөхәммәтов 1931 елның 31 мартында БАССР‑ның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында туган. Үрге Кыйгы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,1948 елда Уфа нефтьинститутына укырга керә, аннары академик И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының геологоразведка факультетында укуын дәвам итә[2].

Тормыш һәм хезмәт юлы үзгәртү

1953 елда И. М. Губкин исемендәге нефть институтын тәмамлаганнан соң, инженер-геолог һөнәрен алган яшь белгеч «Башнефть» берләшмәсенең «Туймазанефть» нефть-газ чыгару идарәсенең (НГДУ) 5 нче һәм 6 нчы скважиналарында эшли башлый.

19531966  елларда — скважиналарны тикшерү мастеры, Туймазанефть нефть промыселларының һәм нефть-газ чыгару идарәсенең өлкән геологы. Кызыксынучан яшь белгеч нефть-газ чыгару буенча махсус китаплар, басмалар укый.

1966 елдан «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең бүлек начальнигы, баш геологы, бер үк вакытта начальник урынбасары вазифасын башкара.

19722007 елларда Башкортстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының нефть-промысел геологиясе бүлеге мөдире. Фәнни тикшеренүләре нефть геологиясе, нефть һәм газ запасларын исәпләү, нефть яткылыкларын эшкәртү объектларын геологик нигездә аеру, нефть һәм газның яңа яткылыкларын үзләштерү һәм куллану, аларны эшкәртү тәҗрибәсен гомумиләштерү проблемаларына багышланган. Казбек Баймөхәммәтов геология промысел яткылыклары параметрларын үзенчәлекле билгеләүнең яңа ысулын тәкъдим итә. Тармакта беренчеләрдән булып Россия Федерациясендәге, Башкортостандагы Туймазы һәм башка яткылыкларны үзләштерү, аларны эксплуатацияләү тәҗрибәсенә анализ ясый[3].

Соңыннан, 2011 елга кадәр, баш гыйльми хезмәткәр булып эшли.

Аның җитәкчелеге астында 22 нефть һәм газ яткылыгы (Борай, Раевка,Сатай яткылыклары һ.б.) ачыла.

Баймөхәммәтов Казбек Сәгыйт улы 200‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Казбек Сәгыйт улы 1989 елда геология-минералогия фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия була[4].

Казбек Сәгыйт улы — киң карашлы һәм эрудицияле кеше була. Тарих белән кызыксынучы шәхес, Василий Ключевский һәм Лев Гумилев әсәрләрен яратып укыган. Башкорт нефте буенча бай архив туплаган, коллегалары, нефтьчеләр турында күп язган.

Башкортстан Республикасының Инженер Академиясе әгъзасы (1992), Россия Табигый Фәннәр Академиясенең (РАЕН) мактаулы әгъзасы(2000) була[5].

Казбек Сәгыйт улы Баймөхәммәтов 2014 елның 4 июнендә Уфа шәһәрендә вафат булган, Көньяк зыяратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

  • Геология и разработка крупнейших уникальных нефтяных и нефтегазовых месторождений России. М., 1996(автордаш)
  • Геологическое строение и разработка нефтяных и газовых месторождений Башкортостана. Уфа, 1997 (автордаш)
  • Геологическое строение и разработка Арланского нефтяного месторождения. Уфа 1997 (автордаш)
    • книга «Геологическое строение и разработка Туймазинского нефтяного месторождения» (Уфа, 1993).
    • Одна из его монографий переведена на китайский язык и издана в Китайской Народной Республике.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/bajmukhametov-kazbek-sagitovich.htm
  2. Центр военно-политических исследований. БАЙМУХАМЕТОВ КАЗБЕК САГИТОВИЧ
  3. 3,0 3,1 Казбек Баймухаметов — первооткрыватель подземных кладовых (К 85-летию со дня рождения видного геолога-нефтяника), 2016 год
  4. ЭНЦИКЛОПЕДИЯ БАШКИРИИ. Баймухаметов Казбек Сагитович
  5. Свободная энциклопедия Урала. Баймухаметов Казбек Сагитович, archived from the original on 2022-07-03, retrieved 2022-05-25