Гарифулла Киеков
Гарифулла Киеков (псевдонимы Гарифулла Чокрый), Гарифулла Гали (Мөхәммәтгали) улы Киеков, баш. Ғарифулла Мөхәмәтғәли улы Кейеков — галим, мәгърифәтче, тарихчы, дин эшлеклесе, мөдәррис. Мәгърифәтче шагыйрь Гали Чокрыйның улы.
Гарифулла Киеков Ғарифулла Кейеков | |
---|---|
Туган телдә исем | Гарифулла Мөхәммәтгали улы Киеков |
Туган | 4 апрель 1861 Уфа губернасы Бөре өязе Күрдем авылы |
Үлгән | 19 сентябрь 1918 (57 яшь) Бөре өязе Күрдем авылы |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР |
Һөнәре | язучы, мөгаллим |
Җефет | Нуриәсма |
Балалар | уллары Әхнәф, ?? |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1861 елның 4 апрелендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мәгърифәтче шагыйрь Гали Чокрый гаиләсендә туган.
Шәҗәрәсе
үзгәртүМулла Габулла бине мулла Мөхәммәтгали бине мулла Габдессалих бине Габдулла бине Шәриф бине Киек бине Бырак бине Исәнхан бине Дәүләтбай бине Дәүләтъяр бине Ходаяр бине Ходайгол бине Дөрмәнби бине Чулманби бине Абдалби бине Әхмәтшәех бине Каратабын (Кара Газиз) бине Майкыби[1][2] |
Бәләкәй чакта гаять тере, чая малай була. Күзәтүчән, күргәнен хәтердә калдыручан булуы белән аерылып торган.
Башлангыч белемне Иске Чокыр авылындагы мәдрәсәдә ала. 16 яшенә кадәр әнисенең туган авылы Шыгай мәдрәсәсендә укыган. Белем алуын Казанда дәвам иткән.
1879 елда, әткәмнең (Гали Чокрый) өченче мәртәбә хаҗ сәфәрендә, актык мәртәбә пароход белән Казангача озатып килеп, Шыгай мәдрәсәсенә кайта алмый калдым. Казан шәһәрендә булган мәдрәсәләрне әткәй белән йөреп, күреп беткәч, Насыйрига кердек[3] |
.
Г. Киеков Казанда 5 ел яшәгән. Шул биш ел дәвамында авылына кайткан саен Каюм Насыйриның китапларын алып кайтып сатып бирә торган була. Мәдрәсәләрдә гыйлем эстәүдән тыш, Казан университетында дәресләр тыңлаганы мәгълүм.
1882 елда хәрби хезмәткә алына. Гарифулла солдат хезмәтен Курск һәм Харковь губерналарында үтә. 1888 елда Иске Чокырга кайта һәм Иске Чокырдан аерылып чыкан Күрдем (Күрдем-чишмә) авылында төпләнә, өйләнә. 1889 елда әлеге авылда фәннәр җәдитчә укытыла торган мәдрәсә ача. Өяз ахуны булып тора. Күрше Йосыф авылы мәдрәсәсендә дә укыткан[4].
Гаиләсе
үзгәртүБубый һәм Троицк мәдрәсәләрендә белем алган, рус һәм фарсы телләрен белгән Нуриәсма исемле кызга өйләнә. Икесе дә мәдрәсәдә мөгаллимлек иткәннәр: иртәнге якта ир балалар, өйләдән соң кыз балалар укыган. Гарифулла һәм Нуриәсманың дөньяга 12 баласы туа. Хәнифә һәм Зөһрә исемле кызлары, үсеп җиткәч, кызлар мәдрәсәсендә белем биргән, соңрак мөгаллимә буларак, совет мәктәпләрендә озак еллар укытканнар.
Уллары, оныклары, «халык дошманы» нәселен дәвам итүчеләр буларак, сәяси золымга эләгәләр.
Күрдемдә Гарифулла Киековның бер һәм ике катлы дүрт йорты була. Берсендә мәдрәсә урнаша. Йортының бер бүлмәсендә даруханә (аптека) эшләгән. Төрле үләннәрдән ясалган даруларны авыруларга бушлай да биргәннәр.
1911 елдагы ачлыкта хәер сорашып йөрүче теләнчеләр һәм башка мосафирлар өчен, Күрдемнең ике олы урамы кисешкән урында, Гарифулла Киеков махсус мосафирханә салдыра. Анда керүчеләр түләүсез җылы аш ашап, кунып чыга торган була.
Октябрь инкыйлабы
үзгәртүОктябрь инкыйлабын, галим һәм әдип буларак, Гарифулла Чокрый чит-ят итми. Ул аңа зур өметләр баглый. Шагыйрь җанлы авыл мулласы үзенең шәкертләрен солдатлар кебек тезеп, җыр җырлатып урамнан уздыра торган була.
Үлеме
үзгәртү1918 елның эссе көзендә дүрт җайдак Гарифулла Киековның ике катлы йортының капка төбенә килеп туктый. Галимҗан, Сабирҗан дигәннәре алдан керә. Дүртесе бергә Гарифулла хәзрәтне чакырып чыгаралар. Хатыны Нуриәсма абыстай өске каттан шашардай булып күзәтеп тора: менә мал абзарыннан тегеләрнең дүртесе дә чыгып килә.Берсе кылычын шинел итәгенә сөртеп кынына тыга. Ыңгырашкан Гарифулла абзар тупсасына егыла.
-Ул үлмәгән, яр башын!
Әмер үтәүче озак тормый, абзардан тиз әйләнеп чыга. Нуриәсма абыстай канга баткан Гарифулла янына йөгереп килә.
-Мине болай гына калдырмаслар, Сәйтәк ягына алып кит, — ди ире. Таңда шаккаталар: Гарифулланың баш сөяге ватылган, чәй тәлинкәсе кадәр урыннан мие селкенгәләп куюы күренә. 53 сәгатьтән соң ми эшләүдән туктый, олуг галим җан бирә. Авылда 45 ел буена имам-хатип вә мөдәррис булган олуг галимнең гомере өзелә.
Әсәрләре
үзгәртү- Чокрый Гарифулла. Гайнер-риза, яки мәрхүм карт хәзрәт чишмәсе янында. Казан, 1900. (Ризалык чыганагы. Шагыйрь улының истәлекләре).
- Диван- и сыбъян, йәки Кафияте сыбъян (балалар өчен шигырьләр (рифмалар) җыентыгы). Казан, 1903.
- «Ирәкте ыруының тарихы» (кулъязма)[5]
- «Башкортлар турында. Русчадан тәрҗемә» (кулъязма) (П.И. Рычков, И.И. Лепехин, П.С. Паллас, М.П. Красильников, С.И. Куренков, Ш. Мәрҗани хезмәтләрен файдаланып язылган)[6].
Хәтер
үзгәртү2001 Иске Чокыр авылында мәчет белән бер бинада ачылган Гали Чокрый музеенда Гарифулла Киековка багышланган күргәзмә дә бар[7] .
Әдәбият
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Чукурово
- ↑ Гали Чокрыйның «Тәзкирәти әл-әхуан вә әл-әхбаб» (Туганнар һәм дус-ишләр истәлеге) хезмәтендә
- ↑ Р. Нуртдинов, Д. Гарифуллин. Гали Чокрый, 16 бит
- ↑ Язучы Риза Ишморат истәлегеннән
- ↑ Башкорт белешмәлегендә(үле сылтама)(башк.)
- ↑ …Г. Киековның кулъязма мирасы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Башинформ сайтында