Иске КүрдемБашкортстанның Тәтешле районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1095 кешенең яшәве мәгълүм.

Күрдем
Халык саны 1095 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 56°15'7"тн, 55°29'12"кнч
Почта индексы 452842 Edit this on Wikidata
Карта

Почта индексы — 452842, ГАТОБК коды — 80250845000.

География үзгәртү

Уфадан 171 километр еракта, Әри елгасы буенда урнашкан. Административ яктан Тәтешле муниципаль районына карый.

Иске Күрдем (рус. Старый Курдым) буларак та билгеле, ләкин Яңа Күрдем авылы Искесе белән кушылганлыктан, икесенә бер исем генә калдырылган. 2009 елда 994 кеше яшәве билгеле. Рәсми рәвештә чиста башкорт авылы (97% - 2002 ел).

Мәгариф үзгәртү

Инкыйлабка кадәр Күрдем мәдрәсәсе бик билгеле булган. Мәдрәсәне Иске Чокырдан Гали Чокрый улы Гарифулла Киеков 1889 елда килеп җитәкчелек итә. 1894 елда ул биредә мәчет төзетә. Аның кабере дә Күрдем зиратында. Күрдем урта мәктәбендә заманында шәркыятьче галим Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005) һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев укытканнар.

Авылдашлары Әнгам Атнабаевка багышланган мәдәни чаралар оештыралар. Берничә ел рәттән Күрдемдә «Күрдем чишмәләре» дип аталган район шигърият фестиваль-бәйгесе үткәрелә.

2014 елда Күрдем урта мәктәбендә 258 укучы белем алган. Мәктәптә 35 педагог бар, шуларның 29ы – югары, 8е – махсус урта белемле.[1]

Күрдемннән күренекле татар режиссеры Байрас Ибраһимов чыккан. Туймазы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкчесе (2007 елдан).

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
1095

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү