Симон Петер Паллас

(Петер Паллас битеннән юнәлтелде)

Пе́тер Симо́н (Пётр-Симо́н) Палла́с (алман. Peter Simon Pallas, 1741-1811)– күренекле сәяхәтче, табигатьне өйрәнүче һәм атаклы географ, медицина докторы, тарих һәм табигать фәннәре профессоры, Римның һәм Петербургның император академияләре әгъзасы.

Пе́тер Симо́н (Пётр-Симо́н) Палла́с
Туган телдә исем алман. Peter Simon Pallas
Туган 22 сентябрь 1741(1741-09-22)
Пруссия, Берлин
Үлгән 8 сентябрь 1811(1811-09-08) (69 яшь)
Пруссия, Берлин
Күмү урыны Берлин
Яшәгән урын Берлин
Һааг
Санкт-Петербург
Акмәсҗит
Милләт алман
Ватандашлыгы Пруссия корольлеге
Әлма-матер Лейден университеты[d], Һалле-Виттенберг үнивирситите[d] һәм Гөттинген үнивирситите[d]
Һөнәре галим, сәяхәтче, энциклопедияче
Эш бирүче Россия, Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d] һәм Рәсәй фәннәр әкәдимиясе
Балалар Альбертина Паллас[d]
Ата-ана

 Пе́тер Симо́н (Пётр-Симо́н) Палла́с Викиҗыентыкта

Петер Симон Паллас 1741 елның 22 сентябрендә Берлинда туган. Алманиянең, Голландиянең, Бөекбританиянең иң мәгълүм уку йортларында белем алган. Голландиянең Лейден университетында эшли. Зоолог буларак таныла. Бик иртә докторлык хезмәтен яклый, профессор исеменә ирешә. 1766 елда Петербург академиясенең гамәли әгъзасы итеп сайлана, ләкин ул исемнән баш тарта. 1767 елны, 26 яшендә кабул итеп, гаиләсе белән Русиягә күчеп килә.

1768-1774 елларда П.С. Паллас Петербург Фәннәр академиясенең Рәсәйнең үзәк өлкәләренә, Урта һәм Көньяк Идел буе районнарына, Каспий буе түбәнлегенә, Урта һәм Көньяк Урал, Көньяк Себер киңлекләренә, Алтай, Байкал якларына оештырылган экспедициянең җитәкчесе була. Әстерхан өлкәсендә була. Алтын Урда ханлыгының башкаласы Сарай-Бәркә хәрабәләрен тамаша кыла. Аның күз алдында татарлар каберлегеннән көмештән эшләнгән берничә табут казып алалар. Ырынбур экспедициясенә И.И. Лепёхин, И.П. Фальк белән бергә җитәкчелек итә.

Петр Симон Паллас Русиянең төрле провинцияләренә 1772-1773 еллардагы сәяхәте вакытында Кама аръягына да чыга һәм Бөгелмәгә бара. Язмаларында төбәктәге торак пунктлар тасвирламасы, җирле халыклардан татар, мордва, чуаш, башкортларның гореф-гадәтләренә караган язмалар урын алган.

Паллас «...Татары по землепашеству превосходят русских и черемис», дип язып калдыра.

Аның китабы шактый татар авылларының чорлар оныттырган тарихи сәхифәләрен ачарга мөмкинлек бирә, шуның өчен тирән хөрмәткә ия булырга бик хаклы бу алман галиме.

Әдип 70 яше туларга 13 көн кала, 1811 елның 8 сентябрендә Берлинда вафат була.

Әсәрләр

үзгәртү

Паллас П.С. Путешествие по разным провинциям Российской империи. СПб., 1773. Ч. 1.

Истәлек

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү