Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин

Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин (1817 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай1868 ел, шунда ук) — ахун, XVIII гасыр ахырында – XIX гасырда Минзәлә өязендәге иң билгеле Шыгай мәдрәсәсе мөдәррисе. Минзәлә өязендә беренче халык китапханәсен ачучы.

Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин
Туган 1817(1817)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай
Үлгән 1868(1868)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Шыгай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре ахун, имам-хатыйп, мәдрәсә мөдәррисе
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Һиҗри белән 1817 ел 10 шәгъбанда Минзәлә өязенең (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Шыгай авылында мулла гаиләсендә туган. Башта Шыгайда, соңыннан (хәзерге Әлмәт районы) Тайсуган мәдрәсәсендә укыган. Мөгаллимнәре — үз заманының укымышлы затлары Габделгаффар бине Сәгыйд әш-Шырдани, Габделхалик бине Ибраһим әл-Курсави.

18401868 елларда имам-хатыйп һәм Шыгай мәдрәсәсе мөдәррисе. Ахун дәрәҗәсенә ирешә. Аның турында Ризаэтдин Фәхретдин (18591936), Мөхәммәтсәлим Өметбаев (18411907), Морад Рәмзи (18551934) кебек галимнәрнең әсәрләрендә хәбәрләр бар.

  Мәүләви Җәләлетдин бине Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман — Минзәлә төбәгендә булган имамнарның күпчелегенә остаз
 

Өяздә беренче халык китапханәсе ачкан шәхес.

Өч мәртәбә хаҗда була (соңгы мәртәбә 1864 елда).

1868 елда вафат. Шыгай авылы зиратында җирләнгән. Кабер ташы сакланмаган.

Гаиләсе үзгәртү

Мәүләви Җәләлетдинның Мәрфуга исемле кызы (1831-1915) — шагыйрь, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков, 18261889) хатыны. Алар әледән-әле Тайсуган авылында кунакта булганнар. Гали Чокрыйның Тайсуган авылына багышланган шигырьләре бар.

Мәүләви Җәләлетдинның Гарифә исемле кызы — Бигеш авылыннан Солтанбәк Сагындык улына кияүгә чыга. Тарихчы, публицист Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков (1928) һәм җәмәгать эшлеклесе - сәясәтче Фәйзрахман Фәйзелхак улы Солтанбәков (18921940)[1] — шул нәселне дәвам итүчеләр.

Әдәбият үзгәртү

  1. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ басмаханәсе, 2001.
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 30нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 221нче бит