Төп менюны ачу

Морад Рәмзи, Морадулла (Мәрдәншаһ[1]) Баһадиршаһ улы Рәмзи — татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә.

Морад Рәмзи
Морад Рәмзи.JPG
Туган телдә исем Морадулла Батырша улы Рәмзи
(Мәрдәншаһ Баһадиршаһ улы Рәмзи)
Туган 25 декабрь 1855(1855-12-25)
Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла авылы
Үлгән 2 апрель 1934(1934-04-02) (78 яшь)
Кытай, Чөчәк
Күмү урыны Кытай[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия
Һөнәре мәгърифәтче
Җефет Әсма Шаһмөхәммәт кызы
Ата-ана
  • Баһадиршаһ Габдулла улы (әти)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1855 елның 25 декабрендә Ырынбур губернасы (1865 елдан Уфа губернасы) Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Әлмәтмулла вулысы Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында туган[2]. Әтисе ягыннан нәселе Бикчура ханга, әнисе ягыннан Ризаэддин Фәхретдингә барып тоташа. Башта белемне Әлмәт мәдрәсәсендә әнисенең туганнан туган энесе Хәсәнетдин Габдукаевтан ала. Ике ел Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни мәдрәсәсендә укый. Җаек мәдрәсәсендә Мөхәммәтҗан хәзрәттә ике ел белем ала. Соңрак Ташкәнтта күренекле дин галимнәреннән өйрәнә, суфичылык белән кызыксына. 1870-1878 елларда Ташкәнт мәдрәсәләрендә укыта. 1878 елда Согуд Гарәбстанына хаҗга китә. Байтак вакыт бәдәлче була. Мәдинә мәдрәсәсендә белем ала. 25 яше тулганда Коръәнне яттан белә. Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә. 1889-1890 елларда Мәккәдә Морад Рәмзинең суфичылык турында (фарсычадан гарәпчәгә тәрҗемәдә) берничә китабы нәшер ителә.

РусиядәҮзгәртү

1895 елда сәүдәгәр Габдрахман Җәдинең сеңлесе Әсма Шаһмөхәммәт кызына өйләнә.
1896, 1902, 1904, 1907, 1914 елларда туган авылы Иске Әлмәткә кайтканы мәгълүм. Бераз вакыт Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Бәйрәкә авылында яши.
Русиягә кайтуының төп максаты — Питырбур архивларында татарлар тарихы буенча мәгълүмат җыю була. Урта Азия мәдрәсәләрендә тупланган кулъязма мирасны да өйрәнә.
1908 елда Русиянең патша хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләп, өстеннән мәхкәмә эше кузгаталар. 1911 елда Төркия ватандашлыгы алырга мәҗбүр була. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Төркия ватандашы буларак, качып яшәргә мәҗбүр була. Урта Азия һәм Иран аркылы Төркиягә кайтырга исәпләгәндә, кулга алына һәм Себергә сөрергә хөкем ителә. Акчуриннар нәселеннән М. Акчурин, Питырбурга барып, Русия эчке эшләр министрына кереп, үтенгәч, «пүлисә күзәтүе астында» калдыралар.

Көнчыгыш ТөркистандаҮзгәртү

Октябрь инкыйлабы, Ватандашлар сугышыннан соң, Морад Рәмзи Урта Азия аркылы Көнчыгыш Төркистанга китә. Шеңҗан-Уйгыр мөхтәри районы Чөчәк (Чүгүчәк) каласында уйгур, татар балаларын укыта. Уйгурлар, ислам динендәге кытайлар (дуңганнар) өчен Коръәнне тәрҗемә итүе, аңа тәфсир язуы билгеле. Чүгүчәк каласының Базар мәчетендә хөтбә укыганда, халык бинага сыеп бетмәгәч, ишек-тәрәзәләрне ачып куеп, ишегалдында җыелганнар да ишетерлек иткәннәр. Көнчыгыш Төркистанда сыену тапкан акгвардиячеләр Морад Рәмзине кулга алгач, халык, бердәм күтәрелеп, аны яклап чыга.

ӘсәрләреҮзгәртү

Унбиш ел буена «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) исемле тарихи эзләнүләр китабы яза. Ул ике томлык булып, 1908 елда Ырынбурда басылып чыга[3], ләкин цензура тыюы нәтиҗәсендә, барлык тиражы конфискацияләнә.


  Морад Рәмзи ике сыйфаты белән бөек шәхес. Беренчедән, ул татар тарихын язган, татарның милли үзаңын үстергән шәхес. Икенчедән, дин тарихы юнәлешендә өзелгән җепләрне ялгаган. Ягъни, урта гасыр суфыйчылыгын хәзерге заман кешеләренә аңлата алган, шул өлкәдәге әһәмиятле хезмәтләрне тәрҗемә иткән. Ә инде милләтенә килгәндә, язуларга караганда, ул башкорт кабиләсе кешесе дип санала. Шәҗәрәсенә караганда, ул Бикчура хан нәселеннән, ә Бикчура Арча кенәзләре нәселеннән, кыпчаклардан, Казан ханлыгыннан чыккан шәхес. Һәм бу төркемгә караган кешеләр хәзерге Киров өлкәсенең нократ ягыннан 16 гасырда Әгерҗе ягына күчә башлаганнар һәм Байлар кабиләсе җирләрендә төпләнгәннәр. Аннан соң Минзәлә якларына чыкканнар. Шуңа күрә, бу мәсьәләне тикшерергә кирәк. Минемчә, ул шушы нәселдән. Чын башкорт түгел[4]
Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы
 

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррир Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Әлмәтем-гүзәл бишегем (мөхәррире Р.М. Гыймадиев). Казан: «ТР президенты эшләр идарәсе мәгълүмати-нәшрият үзәге» ДУП, 2008.
  3. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт, 2001.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Ата-анасы кушкан исеме — Мәрдәншаһ.
  2. «Әлмәтем - гүзәл бишегем», 38- биттә.
  3. «Мәшһүр исеме Тайсуган», 23- биттә.
  4. Морадулла Рәмзи әл-Минзәләви татарның тәүге тарихын язган. Азатлык радиосы, 4.11.2018