Ислам мәдәнияте музее

Ислам мәдәнияте музее — «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музей бүлекчәләренең берсе. Музей Казан Кремле территориясендә урнашкан Колшәриф мәчетенең аскы катында урнашкан[2]. Музей 2006 елның 21 февраленнән эшли. Ул Россиядә Идел буе һәм Урал буе төрки-татар халыкларының ислам тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бердәнбер музей.

Ислам мәдәнияте музее
6uj4qDaJqOI.jpg
Нигезләү датасы 2006
Урын Казан шәһәре байрагы Казан, Шейнкман үтү юлы, 13.
Директор Низамиев Ильнур Ильдарович[1]
Сайт https://kazan-kremlin.ru/museum/muzej-islamskoj-kultury/
 Ислам мәдәнияте музее Викиҗыентыкта

Тасвирлама үзгәртү

Музей эшчәнлегенең төп максаты — фәнни-агарту, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру, Урта Идел буенда Ислам һәм мөселман цивилизациясе тарихы һәм мәдәнияте буенча музей әйберләрен һәм музей коллекцияләрен ачыклау һәм тулыландыру, аларны өйрәнү һәм халыкка җиткерү. 2014 елның апрелендә яңартылган музей экспозициясе татар халкының ислам динен кабул итү үзенчәлеген һәм татарларның исламның гомуми мәдәниятенә керткән өлешен чагылдыра, ислам мәгариф, мәдәният, бай язма традиция, шулай ук татар милләтен һәм милли тәңгәллекне формалаштыруда мөһим фактор буларак күрсәтелә[3].

Музейда даими рәвештә күзәтү һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм барлык яшь категорияләре өчен исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалар үткәрелә.

Экспозиция үзгәртү

Музей экспозициясе төп өч бүлектән тора[4]:

  • «Идел буе мөселман цивилизациясе: Болгардан Казанга кадәр»;
  • «Ислам реформалашу чорыннан хәзерге заманга кадәр (XVIII гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башы)»;
  • «Татар халкының китап культурасы».

Алар арасында интерактив «Коръән», «XV—XXI гасырларда Казан Кремле» инсталляциясе (3D форматындагы «Казан Кремле»нең архитектур йөзе реконструкциясе), Иске Казан күренешләре булган «Мәгърифәтче кабинеты» интерактив тәрәзәсе, «Мәдрәсәдә дәрес» (шәкертләр азан — намазга чакыруны өйрәнә) проекциясе, «Җырлаучы шамаил» компьютер инсталляциясе бар. Экспозиция составында шулай ук дөньяның төрле телләрендәге Коръәннең бүләк басмалары да бар[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Музей исламской культуры. Низамиев Ильнур Ильдарович
  2. ГБУ "Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»
  3. Музей исламской культуры в Казани
  4. Музей исламской культуры
  5. МУЗЕЙ ИСЛАМСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Сылтамалар үзгәртү