Габдрахман Тайсугани
Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин[1]) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат.
Габдрахман Тайсугани | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин |
Туган | 1691 Мортыштамак, Минзәлә өязе, Уфа губернасы |
Үлгән | 1764 РИ, Ырынбур губернасы, Бөгелмә өязе, Тайсуган |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | язучы, мәгърифәтче |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1691 елда (1782 елдан Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районы) Мортыштамак авылында туган. 1764 елда вафат. Абыйсы Әлмөхәммәт мулла (Әлмәтмулла) — Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) авылларына нигез салучы.
Мөселман халыкларының баш күтәрү (1755—1756 еллар) җитәкчесе Батырша хәзрәттән (Габдулла Туктаргали улы Галиев), ул Тайсуган мәдрәсәсендә укытканда[2], белем алганлыгы мәгълүм[3].
Тайсуган авылы (хәзерге Әлмәт районы) мәчетендә имам һәм мөдәррис була.
Шигырьләр[4], «Меннә шәрхе», «Бостан әл-факия», «Әл-әфетбах», «Васыятьнамә» китапларын язган. Аларны мәдрәсә шәкертләре өйрәнгән.
Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи хезмәтләрендә тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар очрый. Шәҗәрәсе бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедия сүзлегендә Габдрахман Туймөхәммәт улы Тайсугани дип бирелә.
- ↑ Золотой фонд. almetraion.narod.ru(рус.)
- ↑ Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 29 бит
- ↑ Бер шигыре Ризаэддин бине Фәхреддинның «Асар» җыентыгында басылган (Ырымбур, 1901)
Чыганаклар
үзгәртү- Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.