Викибирелмәләрнең буш элементы

Тайсуган мәчетеТатарстанның Әлмәт районы Тайсуган авылында урнашкан, XVIII гасырдан билгеле ислам дине гыйбадәтханәсе[1]. Мәчет каршында 1755-1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе Батырша (Габдулла Туктаргали улы Галиев, 17101762) үсмер чагында укыган һәм укыткан мәдрәсә эшләгән [2].

Мәчет
Тайсуган мәчете
Ил Россия
Авыл ТР, Әлмәт районы, Тайсуган, Г. Тукай ур., 48
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Беренче телгә алу XVIII гасыр
Төзелеш еллары 19911993 еллар
Төп даталар:
1840-еллар — яңа агач бинасы төзелә
1931 елда — ябыла
1958 елда —бинасы яна
1993 елда — яңа таш бина төзелә
Дата упразднения 1931
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Самар губернасы (1850 елга кадәр Ырымбур губернасы) Бөгелмә өязе Тайсуган авылындагы мәчетнең 300 елдан артык тарихы бар. Авылда инкыйлабка кадәр ике мәчет һәм алар каршында эшләүче ике мәдрәсә булган. Мәчетләрне, зурлыгына карап, «Олы мәчет» һәм «Бәләкәй мәчет» дип йөрткәннәр. Олы мәчеттә имамнар һәм мәдрәсә мөдәррисләре булып Мөхәммәтзариф бине Габделҗаббар, Габдрахман бине Туймөхәммәт (Габдрахман Тайсугани, Габдрахман Бикчурин, 16911764)[3], Борһанетдин бине Мөхәммәтшәриф бине Сөләйман (17671826), Габденнасыйр бине Габдрахман бине Габдрәхим бине Әхмәр (17931865), аның улы Габделгани бине Габденнасыйр, оныгы Мостафа бине Габделгани бине Габденнасыйр (Мостафа Ганиев, 18371934), Әхмәтзәки бине Ногман бине Рәхмәтулла (Әхмәтзәки Ногманов), Әхмәтҗан Габсаттаров эшләве мәгълүм. Габденнасыйр бине Габдрахман бине Габдрәхим бине Әхмәр турында Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи үз хезмәтләрендә искә ала.

Олы мәчетнең яңа бинасын, юан нарат агачыннан ике катлы итеп, авылның имам-хатыйбы һәм мөдәррисе Габденнасыйр хәзрәт (1793, Урыссу1865, Тайсуган) заманында Казан сәүдәгәре Мортаза Миңлебаев (Мортаза бине Миңлебай бине Габделрәшид бине Йосыф әл-Казани ибн Әҗмит) салдырган була.

1917 елгы Октябрь инкыйлабы алдыннан авылда ике мәчет һәм ике мәдрәсә эшләвен дәвам итә. Олы мәчеттә һәм мәдрәсәдә Мостафа Ганиев, бәләкәй мәчеттә һәм мәдрәсәдә Мөхәммәттаһир Байтукалов имам-хатип һәм мөдәррис булган. Инкыйлабтан соң Мөхәммәттаһир Байтукалов өендә дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп ачыла[4].

Олы мәчет 1931 елда ябыла. Бинасында 19311935 елларда авыл клубы эшли. Авылда яңа мәдәният йорты төзелгәч, бина күмәк хуҗалык балта осталарына остаханә итеп бирелә. 1958 елгы янгында остаханә янып бетә. Соңрак мәчет бинасы торган урында ике катлы кирпеч бина төзеп куелган.

Бәләкәй мәчет 1918 елда авылның өчтән берен яндырган утта яна. Аннары мөселманнар акчасына кечкенә генә мәчет салына. 1939 елның 13 июлендә Әлмәт район шурасы башкарма комитеты, «халык теләген искә алып», Бәләкәй мәчетне дә ябу турында карар кабул итә. Әлеге карар ТАССР Югары шурасы президиумы 1939 елның 13 августында кабул иткән карар белән ныгытыла. Тайсуган авылы ярты гасырга бөтенләй мәчетсез кала[5].

Яңа тарих үзгәртү

1991 елда Расих Яруллин авылда яңа мәчет салу эшен башлап җибәрә. Күмәк хуҗалык рәисе Самат Сирай улы Әхтәмовка, читтә яшәүче танылган авылдашларына, якташларына мөрәҗәгать итә. Беренчеләрдән булып, «Химпром» башлыгы Шәүкәт Хәсәнов 65 мең сум акча бирә. Түбән Кама шин заводы генераль директоры урынбасары Ирек Габделһади улы Иксанов кирпеч, түбә калае, манарага җитәрлек кирәк-ярак, эчке җиһаз әйберләре җибәрә. «Миңлебай ГБЗ» директоры Хәниф Салих улы Камалов, Әлмәт шәһәре газ эшләре башлыгы Виллурик Сафин, «Татнефть» АҖ генераль директорлары Ринат Гыймаделислам улы Галиев, Шәфәгать Фәхразый улы Тәхаветдинов, «Иркеннефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Миргазиян Зәки улы Таҗиев һ. б. мәчет төзелешенә (соңрак мәчет бинасын тотуда да) зур ярдәм итә. 1992 елның 5 августында беренче нигезе салына, 1993 елның 1 июлендә манарасы куела, 1993 елның 12 сентябрендә мәчет тантаналы төстә ачыла. Яңа мәчетнең беренче имамы итеп, 1995 елдан хаҗи, 1997 елда Кабан арты мәчете каршысындагы мәдрәсәне тәмамлаган Расих Зиннәтулла улы Яруллин сайлана. Р. З. Яруллин — Рәмиевләр нәселеннән.

2013 елда авылда яңа мәдрәсә ачыла[6].

Моны да карагыз үзгәртү

  1. Габдрахман Тайсугани

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тайсуган. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ(рус.)
  2. Золотой фонд. almetraion.narod.ru(рус.)
  3. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы: «Идел-Йорт», 2000 ел, 29нчы бит
  4. Тайсуган авылы тарихы 2019 елның 31 март көнендә архивланган.. Тайсуган авыл җирлеге сайты
  5. Тайсуган авылы тарихы. «Чикләрсез татарлар» порталы(рус.)
  6. Энҗе Хәсәншина. Пусть травою не зарастет и снегом не заметет тропинку, ведущую в мечеть села Тайсуганово 2019 елның 31 март көнендә архивланган.. Әлмәт районы сайты, 14.09.2013(рус.)

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Ризаэтдин Фәхретдин. Асар. 2нче китап, 13нче кисәк. Казан, 1907 ел,
  3. Морад Рәмзи. «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) . Ике томда. Ырынбур, 1908.
  4. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992. ISBN 5-298-01052-0
  5. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт: «Татнефть» АҖ «ТатАСУнефть» типографиясе, 2001 ел, 47-48нче бит.
  6. Ренат Газизов. Тайсуганым — яшел бишек. Әлмәт, 2013 ел.

Сылтамалар үзгәртү