Рәмиевләр — татар тарихында зур урын тоткан нәсел.

Рәмиевләрнең әби-бабаларының Байлар вулысы (хәзерге Сарман районы), Әлмәтмулла һәм Әлмәт вулысы (хәзерге Әлмәт районы), Тайсуган авылларында яшәп, XVIII гасырда Стәрлетамак өязенә күчеп китәләр, ә соңрак Орски һәм Ырынбур шәһәрләрендә төпләнәләр.

Бабалары Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев сабын ясау фабрикалары ачып җибәреп, зур мөлкәт туплаган, алтын приискалары сатып алып, алтын чыгару белән шөгыльләнә башлаган һәм бу эшкә күп көч куйган, шактый акча керткән. Уллары Мөхәммәтшакир (1857-1914) белән Мөхәммәтзакир (1858-1921) аталары башлаган эшне тагын да үстергәннәр, алтын чыгаруны оештырып, зур байлык туплап, беренче гилдия сәүдәгәрләр югарылыгына ирешеп, чит илләр белән дә сәүдә иткәннәр.

Зур капиталга ия булган Рәмиевләр Ырынбур губернасында татар мохитен, мәдәниятен үстерүгә күп акча тотканнар һәм хезмәт куйганнар. Губернада дистәләгән мәчет, мәдрәсә ачканнар. Мөхәммәтзакир үзенең басмаханәсен ачуга ирешеп, татар телендә «Вакыт» газетасын һәм «Шура» («Берлек») журналын бастырып чыгаруга ирешкән. Шулай ук бу басмаханәдә Коръән, мөселман динендә укыту китаплары, Европа иле язучыларының китапларын рус һәм татар теленә тәрҗемә итеп, күп данәдә чыгара башлаганнар. Мөхәммәтзакир үзенең улы Искәндәрне Европаның танылган Фрайберг тау эшләре академиясендә укыткан. Укуын тәмамлагач, ул әтисе янында эшли башлаган, соңрак бакыр эретү заводының баш инженеры итеп билгеләгәннәр үзен.

Искәндәр Октябрь инкыйлабыннан соң да, ата-бабаларының шөгылен дәвам итеп, “Башкирзолото” трестында эшләгән, әмма 1938 елда кулга алынган һәм “халык дошманы” ярлыгы тагылып, мәҗбүри хезмәт лагерена озатылган һәм шунда вафат булган. 1957 елда гына акланган.

Улы Бәшир Рәмиев, “халык дошманының” улы булганга, мәктәптә укырга ирек бирмәгәннәр, ләкин ул Уфада 10 классны тәмамлау турындагы шәһадәтнамәне үзлегеннән укып алган һәм Мәскәүгә барып, Энергетика институтына укырга кергән. “халык дошманы улы” икәнен белеп, аны моннан да икенче курстан куып чыгарганнар. Бәшир туган ягына кайтып, ничектер Башкорт радиосына радиотехник булып урнашып, ипи-тозлык акча юнәтергә мөмкинлек тапкан, соңрак хыялына барыбер ирешкән, мәшһүр уйлап табучы (кәшефче) булып күтәрелгән, Сталин премиясенә лаек булган (ул бүләк соңрак Дәүләт премиясе дип аталган).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү