Төп менюны ачу

Шакир Рәмиев, Мөхәммәтшакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (1857 елның 5 марты, РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән) — татар сәнәгатьчесе, алтын приискалары хуҗасы, хәйрияче, нашир.

Шакир Рәмиев
Туган телдә исем Мөхәммәтшакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев
Туган 5 март 1857(1857-03-05)
Җиргән, Эстәрлетамак өязе, Ырынбур губернасы, РИ
Үлгән 1912(1912)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре сәнәгатьче, җәмәгать эшлеклесе
Балалар кызы Камилә Максуди Арал (?—1970)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1857 елның 5 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге БР Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. 1912 елда вафат.

Әтисе – Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев (18291892), әнисе – Хәнифә Әлмөхәммәд кызы Дашкова (18251896). Ир туганы – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Закир Рәмиев, Дәрдмәнд, 1859-1921).

1862 елдан Ырынбур губернасы Орск өязе Юлык авылында яши.

1883 елдан 1900 елга кадәр «Солтан» һәм «Гаделшаһ» приискаларында, 1900 елдан соң Верхнеуральск өязендә «Балкан» приискасында, кышларын Ырынбурда яши.

Белемне Юлык, Муллакай авыллары, Орск мәдрәсәләрендә ала. Орск өязе Тәмәч авылында урысча укый.

Бертуган РәмиевләрХХ гасыр башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының тәрәккые, мәгарифе, мәдәнияте вә әдәбияте үсеше өчен җан аткан абруйлы, милләтпәрвәр шәхесләр.


  Шакир әфәнде табигый җумарт улып, кирәк хосусый иганәләргә вә кирәк дин вә милләт юлына кагылышлы гомуми хәйрия урыннарына үз гомерендә күп акчалар сарыф итте һәм үзеннән соң да калдырды. Ләкин ул исем вә шөһрәт чыгарудан ләззәт алмаганга күрә, боларның күбесе башкаларга мәгълүм булмый кала иде[1]
 

Ырынбур, Тозтүбә, Петербург, Троицк, Ялта хәйрия җәмгыятьләрендә даими мактаулы әгъза була. Мәчет һәм мәдрәсә төзелешләренә акча бирә, ислам һәм урыс мәктәпләрендә үз хисабыннан шәкертләр укыта, мәхәррирләрнең китапларын нәшер итәргә иганә кыла.

1900 елда Ырынбурда Гыйльман ахунның матбагасын ачарга матди ярдәм итә.

1902 елда Рәмиевләр татарча гәҗит чыгарырга рөхсәт сорыйлар, ләкин рөхсәт алынмый.

1906 елның 16 февралендә Ырынбурда «Вакыт» исемле татар гәҗитен, 1907 елның 13 декабрендә «Шура» исемле татар журналын нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Вакыт» мөхәррире Фатыйх Кәримигә һәм «Шура» мөхәррире Риза Фәхретдингә аена 130 сум хезмәт хакы түлиләр (Мәскәү, Петербургның урыс гәҗите мөхәррирләре 70-80 сум ала).

1899 елда Аурупага сәфәр кыла. Петербургта Бораганский һ. б. урыс матбагаларына кереп, матбагачылык эшен өйрәнгәне мәгълүм.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, 636нчы бит. ISBN 0-9530650-3-0(рус.)

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Шакир Рәмиев. «Гасырлар авазы», 1999 ел, 1-2 сан, 247 бит.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Ризаэтдин Фәхретдин. Мөхәммәдшакир әфәнде Рәмиев. «Шура», 1913 ел, 6 сан, 186нчы бит