«Вакыт» газетасы1906 елның 21 февраленнән 1918 елның 26 гыйнварына чаклы Ырынбур шәһәрендә билгеле татар миллионерлары ― алтын приискалар хуҗалары, агалы-энеле Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр наширлегендә, 2309 саны дөнья күргән татар милли-либерал газетасы. Башта газета атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыга.

Вакыт
Tөр

милли-либерал газета


Гамәлгә куючы

Бертуган Рәмиевләр

Нәшер итүче

Бертуган Рәмиевләр

Баш мөхәрир

Фатих Кәрими (1906-1917);
Ярулла Вәли (1917-1918)

Нигезләнгән

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

26.01.1918

Төп офис

Ырынбур


Веб-сайт: https://wakyt.com

Тарих үзгәртү

 
«Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә. Утырып торучылар (сулдан): Габдрахман Фәхретдин, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Борһан Шәрәф; басып торучылар: Ракыйб Ракыйби, Госман Нурый Акчакраклы, Ярулла Вәли. Ырынбур, 1909 ел

Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Иң беренче һәм 1917 елның ноябренә чаклы өзлексез баш мөхәрире булып Фатих Кәрими, шул елның 9 ноябреннән ябылганчыга кадәр (26.01.1918) баш мөхәррир булып татар язучысы һәм драматургы Ярулла Вәли эшли.

«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язган, дини һәм милли мәсьәләләрдә үз артыннан ияргән башка милли газеталарга юнәлеш биреп бара, үрнәк булып тора. Уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын биргән, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәткән, дәүләт мәктәпләренә кереп укуны эзлекле яклаган. Милли сәүдә һәм сатыла торган җирләрнең мөселманнарга алырга кирәк икәнлеге турында күп язган. Эчтәлеге, техникасы, мәкаләләрнең теле һәм тематик киңлеге ягыннан татар газеталарының иң дәрәҗәлесе була, ул гомум Россия буенча алдынгы урында була[1].

Ябылу үзгәртү

1918 елның 18 (31) гыйнварында, Ырынбурдан дутовчы(рус.) ак казаклар куып чыгарылган көнне, җирле хакимият большевиклар фиркасенең Хәрби-революцион комитеты карамагына күчә. Әлеге комитет составында кызыл комиссар В. Н. Мискинов җитәкчелегендә Матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. 18 гыйнвар көнне үк комиссар Мискинов шәһәрдә чыгып килгән большевистик булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгара[2]. 1918 елның 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Ырынбурда 1917 елның октябреннән бирле нәшер ителеп килгән Ырынбур мөселман хәрби комитетының рәсми басмасы ― «Безнең теләк» исемле атналык газета чыгудан туктатыла. Бер атна да узмый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән, «Вакыт» газетасы да, 240 саны чыккан «Шура» журналы да ябыла. Әлеге матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү игълан ителгән:

«Вакыт» мөштәриләренә!
1918 ел 26 гыйнвары иртән сәгать унда Ырынбур Мөселман военный революционный комитет тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» гәзитәсенең матбагасы, кәгазе конфисковать (мөсадәрә) ителде вә гәзитә туктатылды, вә банкыдагы акчасы, ярты миллионнан артык торган бу мөэәссә мәзкүр комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» мөштәриләре каршында мәсьүлдер. Бу хәлнең вөҗүдкә килүенә итәк астыннан һәм ачыктан-ачык хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле мөкяфәтне бирер. Наширләр тарафыннан вәкил ― Ярулла Вәли.

1918 елның 6 (19) февралендә совет органнары тарафыннан тартып алынган «Вакыт» газетасының матбагасын һәм кәгазен файдаланып,большевиклар үзләренең «Оренбург мөселманнарының хәрби-инкыйлаби комитетының мөхбире» исемле газетасын чыгара башлый. 9 саны чыккач, әлеге газетаның исеме «Оренбург вилаяте мөселман эшләре комиссариаты мөхбире» итеп үзгәртелгән. Бу басмаларны чыгаруны Уфадан Ырынбурга килгән, Уфада 1917 елда нәшир ителгән социал-демократик юнәлештәге «Алга» газетасы мөхәррире Әхмәтсолтан Хәбиби һәм аның актив хезмәткәре Б. Нуриманов оештырган.

Мөхәрият һәм язышучылар үзгәртү

«Вакыт» газетасының редакция составында чорның танылган журналистлары һәм әдипләре Ризаэтдин Фәхретдин, аның улы Габдрахман Фәхретдинов, Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Кәбир Бәкер, Рәкыйп Рәкыйби, Ярулла Вәли, кырым татары шагыйрь Госман Акчокраклы эшләгән. Газета битләрендә читтән торып Һади Атласи, Зариф Бәшири, Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Муса Бигиев, Һади Сәгъди, Зәки Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Кәрим Сәгыйд, Хәйрулла Госман, Ибраһим Башмаков һ. б. күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр актив катнашкан.

«Әдәбият капчыгы» сериясе үзгәртү

«Вакыт» газетасы 1906-1907 елларда газетага кушымта итеп, әдәби китапчыклар, урнаштырылмый калган әдәби парча, шигырь, мәкаләләр җыентыгы. Һәр кисәге 16 яки 32 битле булып чыга. Соңгы – 14 нче кисәге цензура тарафыннан конфискацияләнә һәм шуннан соң серия бөтенләй чыгудан туктый.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157―175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 165нче бит
  2. Ананьев В. Оренбургский военно-революционный комитет. ― Оренбург, 1959. ― С.6