Безнең теләк (гәҗит)

Безнең теләкатналык иҗтимагый-сәяси гәҗит. Ырынбур мөселман хәрби комитеты органы. 1917 елның декабреннан 1918 елның 20 гыйнварына кадәр Ырынбур шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 12 саны чыга. Мөхәррире ― Сәхи Гайфи.

Безнең теләк

Нигезләнде

декабрь 1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

20 гыйнвар 1918

Төп офис

Ырынбур

Ябылу үзгәртү

1918 елның 18 (31) гыйнварында, Ырынбурдан дутовчы(рус.) ак казаклар куып чыгарылган көнне, җирле хакимият большевиклар фиркасенең Хәрби-революцион комитеты карамагына күчә. Әлеге комитет составында кызыл комиссар В. Н. Мискинов җитәкчелегендә Матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. 18 гыйнвар көнне үк комиссар Мискинов шәһәрдә чыгып килгән большевистик булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгара[1]. 1918 елның 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Ырынбурда 1917 елның октябреннән бирле нәшер ителеп килгән Ырынбур мөселман хәрби комитетының рәсми басмасы («Безнең теләк» исемле атналык газета), яңа (Советлар) хакимиятенә битарафлык позициясендә торырга тырышкан булса да, чыгудан туктатыла. Газета «Вакыт» газетасы типографиясендә, аның кәгазендә һәм аның шрифтлары белән бастырылып килгән булган. Бер атна да узмый, «Безнең теләк»нең язмышын 1906 елның 21 февраленнән башлап 2309 саны дөнья күргән «Вакыт» газетасы да, 1908 елның 20 гыйнварыннан башлап 240 саны дөнья күргән «Шура» журналы да кичерергә мәҗбүр ителә. Әлеге матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү игълан ителгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ананьев В. Оренбургский военно-революционный комитет. ― Оренбург, 1959. ― С.6