Кәбир Бәкер
Кәбир Бәкер — мәшһүр татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе.
Кәбир Бәкер | |
---|---|
Туган телдә исем | Бәкир (Бакиров) Кәбир Кәрим улы |
Туган | 25 февраль 1885 Ырынбур губерниясе, Зобачи (Түбән Әҗүрки) авылы |
Үлгән | 15 февраль 1944 (58 яшь) Самар |
Милләт | татар |
Һөнәре | драматург, җәмәгать эшлеклесе |
Биография
үзгәртүКәбир Бәкер хәзерге Ырынбур өлкәсенә керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә 1885 елның 25 февралендә туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер Казанда 1907-1908 елларда Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ. б. белән бергә “Әлислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. 1918 елда ул Ташкәнт шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. 1917 елда “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара.[1] 1924 еллар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан Ташкәнткә килә. 1930 елларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән Самарга кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. 1944 елның февралендә Самарда вафат була.
Гаиләсе
үзгәртүӘтисе Кәрим, Ырынбур округы Нижне-Озерная (тат. Түбән Әҗүрки, Үзарнай) бистәсе мулласы, әнисе Рабига Исмәгыйльҗан Абдулкаһһар бай кызы, Ырынбурда туган. Гаиләдә унөч бала була.
Хатыны Рабига (?-1964).
Улы Тургут (1918), инженер-төзүче (Самар).
Кызы Гөлнар (1926), табиб-эндокринолог (Самар), аның кызы Диләрә, оныгы Роман.[2]
Сылтамалар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 36нчы бит.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-07-01, retrieved 2012-07-01
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 915нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9
Шулай ук карагыз
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|