Йосыф Акчура

татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе

Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.

Йосыф Акчура
Туган телдә исем Йосыф Хәсән улы Акчурин
Туган 29 ноябрь 1876(1876-11-29)
Сембер, РИ
Үлгән 11 март 1935(1935-03-11) (58 яшь)
Истанбул, Төркия
Күмү урыны Әдирнәкапы зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Төркия Төркия
Әлма-матер Күләле хәрби лицее[d] һәм Төркия хәрби академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, язучы, журналист, университет профессоры, тарихчы, публицист
Эш бирүче Истанбул университеты, Төркия тарих җәмгыяте[d] һәм Төркия Кызыл ярымае[d]
Сәяси фирка Җөмһүрият халык фиркасе һәм Иттифак әл-Мөслимин

 Йосыф Акчура Викиҗыентыкта

Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штаб офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмит IIгә каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.

1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Россиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.

1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» гәҗит-журналларында да яза.

Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдирнәкапы зиратында күмелгән.

Сылтамалар

үзгәртү