Төп менюны ачу

Җамал Вәлиди, тулы исеме Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов — татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Җамал Вәлиди
Җамал Вәлиди.jpg
Туган телдә исем Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов
Туган 13 октябрь 1887(1887-10-13)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Апас
Үлгән 30 ноябрь 1932(1932-11-30) (45 яшь)
Медвежьегорск, Карелия, РСФСР, ССРБ
Үлем сәбәбе пеливрит[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре әдәби тәнкыйтьче
Эш бирүче «Хөсәения» мәдрәсәсе[2], «Вакыт»[2] һәм Корылтай[2]

БиографияҮзгәртү

Җамал Вәлиди 1887 елның 13 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, шулай ук «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасына актив языша. 1918 елда Җамал Вәлиди Казанга килә. 19181923 елларда мәктәпләрдә, татар рабфагында, Көнчыгыш Академиясендә укыта. Шул ук вакытта Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында, терминология комиссиясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 19231931 елларда Казан шәрекъ педагогия институты доценты.

Җамал Вәлидинең исеме матбугатта узган гасырның унынчы еллар башында ук күренә башлый. «Вакыт» газетасы һәм «Шура», «Аң» журналларында басылган беренче мәкаләләрендә үк ул үзен әдәбиятта һәм сәнгатьтә тирән аңлаган, киң эрудицияле, сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның күренекле язучылар иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен яза. 1923 елда чыккан «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китабында татар иҗтимагый фикеренең борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр үсешенең төп этапларына сыйфатнамә бирә, XIXXX гасыр татар фәненең, мәдәниятының күп кенә вәкилләре эшчәнлегенә бәя бирә.

Җамал Вәлидинең әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләре. аерым җитешсезлекләре һәм каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовлар нигез салган егерменче йөз башы татар демократик тәнкыйтенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Тәнкыйтьченең эстетик карашлары системасында үзәк урынны биләгән әдәби осталык, тормышчанлык һәм халыкчанлык, дөнья әдәбиятының алдынгы үрнәкләре белән багланыш мәсьәләләре хәзерге заман эстетикасының да төп принципларыннан санала.

Җамал Вәлиди шулай ук күренекле тел галиме дә. Бу өлкәдә аның «Татар теленең грамматикасы» (1919), 1919-1931 елларда төрле журнал һәм җыентыкларда басылган күпсанлы мәкалә – тикшеренүләре бар. 1927-1929 елларда икешәр зур том булып басылып чыккан «Татар теленең тулы сүзлеге» аеруча зур кыйммәткә ия. Ул В.Бартольдның «Краткая история мусульманской культуры» дигән хезмәтен тәрҗемә итә.

1931 елда Җамал Вәлиди гаепсезгә репрессияләнә, 1932 елның 30 ноябрендә Беломорканал төзелешендә вафат була, аннары реабилитацияләнә.

Җамал Вәлиди исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең премиясе оештырылган.

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Җамал Вәлиди/Татар зыялылары:тарихи портретлар:Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы/төз. Р.М.Мөхәммәтшин. Русчадан Ә.М.Камалов тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2003. - 208 б.

ИскәрмәләрҮзгәртү