Корылтай (гәҗит)
«Корылтай» (كورولتاي) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Казан мөселман комитеты, аннары Бөтенрусия мөселманнар шурасы (Милли Шура) органы. 1917 елның 2 июленнән 1918 елның 4 апреленә кадәр (1918 елның 8 апреленнән 23 маена кадәр «Алтай» исеме белән) Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 67 саны чыккан.
Тарих
үзгәртү«Корылтай» газетасы ― Казандагы татар газеталарының иң күренеклеләреннән берсе. Әлеге газета 1917 елның 2 июлендә Казан мөселман комитеты органы буларак чыга башлаган һәм тиз арада Россия күләмендә танылган татар көндәлек матбугат басмасына әверелгән. Еш кына әлеге газета сәхифәләрендә бастырылган мәгълүматлардан Казанда һәм татарлар күпләп яшәгән башка шәһәрләрдә нәшер ителүче татарча газеталар файдаланып килгән.
«Корылтай» сәяси мәсьәләләрдә үзәкчел гомумдемократик юнәлештә булган, милли бердәмлек идеясен алга сөргән. Аның һәр санында беренче сәхифә башында эре хәрефләр белән татар һәм рус телләрендә:
«Яшәсен Кушма Халык Җөмһүрияте (Федеративная Демократическая Республика)!»
«Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият (Культурно-национальная автономия)!»
дигән лозунг-шигарьләр урнаштырылып килгән.
Газета ул заманда ук Россиядә социализм төзү мөмкинлеген танымаган. Бу хакта газета битләрендә түбәндәгечә язылган:
Большевиклар дигән бер партия куәт алып китте. Боларның максатлары бу көннән үк Россиядә социализмны кертү булганга, алар хуҗалар белән эшчеләр арасындагы тартышны көчәйгәннән көчәйттеләр, кыздырдылар... Россиядә бу көннән үк социализм кертү дигән фикергә... бер гакыллы кеше дә, әлбәтә, кушыла алмый, шуның өчен большевиклар дигән халыкның максатлары барып чыкмаслыгы үзеннән үзе ачык мәгълүм.
Мөхәрият
үзгәртүНәшир ― «Корылтай» иптәшлеге һәм Гаяз Әлмәтов, мөхәррирләр – билгеле сәясәтче һәм журналист Мәхмүд-Фуат Туктаров, Гыйззетдин Сәйфелмөлеков, Габделбари Баттал, Н. Мохтаров. Гаяз Исхакый, Мәхмүд-Фуат Туктаровның (Мәхмүт-Фуат Усал) эшчәнлеген бәяләп: «ул большевик режимын катгыян танымады, алар берлә һичбер эшдә уртак эшләрне кабул итмәде, «Корылтай»да бик каты итдереп антибольшевистик пропагандасын алып барды», ― дип язган[1].
Ябылу
үзгәртүТатар телендәге газета һәм журналларның күбесе 1918 елның апрель аенда ябылып бетә. Бу хакыйкатьне Гаяз Исхакый болай дип билгеләп үтә:
1918 елның апрелендә, большевик хөкүмәтенең декреты белән бөтен Идел-Урал өлкәсендәге милли матбугат бетерелгән һәм барысының да матбагалары таланып алынган иде[2] |
«Корылтай» газетасын чыгару 1918 елның 4 апрелендә тыела. Барлыгы 67 саны чыга[3]. 1918 елның 8 апреленнән 23 маена кадәр «Алтай» исеме белән чыгуын дәвам итә. Мөхәррире ― Габделбари Баттал. «Алтай»ның барлыгы 13 саны чыккан[4] .
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Исхакый Гаяз. Солых һәйяты әгъзасы Фуад бек Туктар вафат. «Татарстан», 1993 ел, № 4, 31 нче бит
- ↑ Исхакый Гаяз. Элек сүз. «Мирас», 1992 ел, № 2, 39нчы бит
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 168нче бит
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 28. ISBN 0-9530650-3-0