Габделбари Баттал-Таймас

татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе
(Габделбари Баттал битеннән юнәлтелде)

Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал (Габделбари Баттал-Таймас яки Абдулла Таймас, рус. Габдельбари Габдуллович Саитбатталов; 1880, (Яңа Алтан), Бозаулык өязе, Самар губернасы, Россия империясе — 1969, Истанбул, Төркия) — күренекле татар язучысы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәте әгъзасы, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле, тюрколог.[1]

Габделбари Баттал

Туу датасы: 8 декабрь 1880(1880-12-08)
Туу урыны: Яңа Алтан (Яңа Биләгүр), Бозаулык өязе, Самар губернасы
Үлем датасы: 1969(1969)
Үлем урыны: Истанбул
Эшчәнлек төре: язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе
Габделбари Баттал-Таймас һәм хатыны Газизә Таймас каберләре. Истанбул

Биографиясе

үзгәртү

Ул Россия империясе Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Яңавыл) авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.[2] Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң Ырынбурдагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Ырынбур Каргалысы мәдрәсәләрендә укый, соңрак Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем алырга тели, әмма акчасы булмау сәюәпле башта казакълар арасында балалар укыта, акча туплагач кына «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга керә. Биредә ул Габдулла исемен Габделбарига алыштыра.[2]

Рус-япон сугышы башлангач ул армияга чакырыла, әмма ялган документ ясатып Мисырга дип юлга чыга, ләкин Кырымда бу документны паспортка алыштыра алмый, һәм төрек паспорты ясатып Истанбулга китә. Тик паспорт ялган булып чыга һәм төрмәгә ябыла, берничә көннән соң аны Искешәһәргә жибәрелә һәм шуннан аңа Мисырга китәргә мөмкинлек бирәләр. 1904-1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый, «Әл-жәдидә» гәзитендә эшли. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.[2][3]

1908 елда Каһирәгә килеп Бөтендөнья мәселманнары конгрессын оештыру теләге белән йөргән Исмәгыйль Гаспринский белән таныша, ул аны милләткә белемле кешеләр кирәк дип, илгә кайтырга өнди, һәм «Тәрҗеман» гәзитенең 25 еллыгы юбилеена чакыра. И. Гаспринский белән аралашу, бергә эшләү турында ул «Төрек культуру» журналында И.Гаспринскийга багышланган истәлек-язмаларын бастырып чыгара.[4] Югары курсларда укуын тәмамлагач, Одесса аркылы Бакчасарайга кайта һәм «Тәрҗеман» гәзитенең 25 еллыгы юбилее мәжлесендә катнаша, биредә Йосыф Акчура белән таныша. Аннары Кырымнан Оренбургка китә һәм «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат чараларында яза.

1910-1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, бу чорда «Төрек-татар тарихы» дигән хезмәтен яза. Биредә ул булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар 1913 елда өйләнешеп Казанга кайталар. Хатыны Газизә 1917 елда Казанда теш табиблегенә югары мәктәпне тәмамлый һәм теш врачы булып эшли башлый. Казанда Һади Максуди белән очраша һәм аның чакыруы белән «Йолдыз» гәзитенә жаваплы сәркәтиб булып эшкә килә. Казанда «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913—1917), сәркатип (1917—1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917—1918); Идел-Урал штаты җитәкчелеген таркатканда кулга алына (1918); аклар ягыннан Гражданнар сугышында катнаша; 1919 елдан соң, сәяси эшләрдән читләшеп, фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына.[3]

Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла (1920), ә лагерьдан качып 1920 елның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши.

Финляндиядә (1921—1924) татар балаларын укыта, фәнни эш белән шөгыльләнә, Финляндиядәге татар җәмгыятен оештыручыларның берсе. Биредә ул фин телен өйрәнә.[3][5] Финляндиядә татар гарәп әлифбасы өстендә эшли.[6]

Финляндиядән күчеп киткәннән соң 1961 елда хатыны белән бирегә килеп китүе билгеле.[6]

1925 елда Төркиягә күченә, анда Төрек филологиясе институты өчен русчадан фәнни әсәрләр тәрҗемә итә, Матбугат Гомум Мөдирлегендә рус теленнән тәрҗемәче була. Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре (1927—1947) булып тора, Истанбулда үткәрелгән Беренче Төрек теле корылтаенда катнаша (1932). Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хәбәрләшү әгъзасы (1947), Төрек телен өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе. Гарәп, фин, рус, француз, төрек, татар, казах һәм кыргыз телләрен иркен сөйләшкән.[7][8]

Язучы 1969 елда Истанбулда якты дөньядан китә. Кабере Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратында, Зәки Вәлиди кабере янында урнашкан.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган вакытта шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага багышланган «Акмулла» исемле беренче әсәрен яза, әсәр 1903 елда Казанда басылып чыга.

Каһирәдә яшәгән чорда ул ислам философлары Мөхәммәт Габдеһү һәм Җамалетдин Әфгани турындагы һәм «Мәгыйшәт юллары» дигән хезмәтләрен яза, алар 1908 елда Казанда басылалар.[2]

1913 елда Казанда 1910-13 елларда язылган «Төрек-татар тарихы» хезмәте бастырыла.[2]

Хезмәтләре

үзгәртү
  • Kazan Türkleri (1925)
  • Rusya’dan Ayrılan Milletler (1927)
  • İbnî Mühennâ Lügati (1934)
  • Kırgız Sözlüğü (Yudahin’den çev., 1946)
  • Rus İhtilalinden Hatıralar (1947)
  • Yeşil Rize ve İli (Yolculuk hatıraları, 1950)
  • Kazanlı Türk Meşhurları (1958-59)
  • Ben Bir Işık Arıyordum (1962)
  • Kazan Türkçesinde Atasözleri ve Deyimler (1968).

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Akpınar, Yavuz, «Taymas, Abdullah Battal», İslam Ansiklopedisi, cilt 40, İstanbul 2011, s. 194—196.
  • Aristov, N. A. Kazak-Kırgızlar, Çev. Abdullah Battal Taymas, Basılmamış çeviri metin.
  • Birinci, Ali, «Abdullah Battal Taymas: Kazanlı Bir Âlimin Hikâyesi», JTS, 30/1, 2005, s. 171—195.
  • Özcan, Ömer, «Abdullah Battal Taymas’ın Otobiyografisi», Türk Yurdu, 104(340), Aralık 2015.
  • Potanin, Grigoriy, Şimali Garbi Mogolistan’a Ait Tasvirler, c. 2, Çev. Abdullah Battal Taymas, Basılmamış çeviri metin.
  • Taymas, Abdullah Battal, «Dil Tenkitleri I-Bir Taramayı Budam: Divanı Lügat’üt Türk’ten Taranan Sözlerdeki Eksiklikler», Ulus. 19.06.1933, s. 5.
  • Yudahin, Konstantin, Kırgız Sözlüğü, Çev. Abdullah Battal Taymas, 1. cilt, Milli Eğitim Basımevi, TDK, 1. Baskı, Ankara 1945.